Заря
  • Рус Тат
  • “Апельсин” кафесында мастер-класс үткәрелде

    7 июльдә "Апельсин" кафесында беренче тапкыр татар халкының милли ашларыннан берсе, күп катламлы татлы бөккән - гөбәдия пешерү буенча мастер-класс булды, аны нәфис әйберләр туку фабрикасының элеккеге директоры Фирая Сергеева күрсәтте. Чараны районның "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе, шагыйрә, берничә китап авторы, район үзәгенең беренче мәктәбе укытучысы Алсу Нәҗметдинова оештырып...

    -Моңа кадәрге мәҗлесләребездә татар халкының гореф-гадәтләрен, киемнәрен, борынгы бизәнү әйберләрен, шагыйрьләрен яктыртсак, бүген без татар халкының милли ашларына тукталырга булдык, - дип кичәне ачып җибәрде Алсу ханым. - Иң танылган татар ашларының берсе - гөбәдия. Бу бәлештән башка бернинди аш та, бәйрәм дә узмыйдыр, мөгаен.

    Аны һәркем үз рецепты буенча әзерли. Тәм буенча да төрлесе була. Кемдер эчлеккә кирәкле бар әйберне болгатып сала, ә кемдер һәрберсен рәтләп тезә. Әлеге бәйрәмебез өч өлештән торыр. Апрель аенда Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында "Ак калфак" җәмгыяте Казан шәһәрендә Татар халык ашлары буенча мастер-класслар бәйгеләре оештырды.

    Районыбыздан бу чарага җәмгыятебезнең иң актив әгъзасы Фирая Мирзаян кызы барып кайтты. Бүген ул безгә шунда өйрәнеп кайткан бик күп милли ашлардан гөбәдия пешерергә өйрәтер. Без үз өстәлләребездә әзерләнеп куелган ингредиентлардан гөбәдия әзерләрбез. Бу бәйрәмебезнең беренче өлеше булыр, диде ул.

    Узган чаралардан аермалы буларак, бүгенге кичәгә мәктәптә укучы кызлар да чакырылган иде. Ни өченме, чөнки гореф-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне яшьләргә дә тапшырырга кирәк. Шул вакытта гына телебез, гореф-гадәтләребез югалмас, буыннан- буынга күчеп барыр.

    Шулай итеп, мастер-класс башланып китте. Фирая Мирзаян кызы гөбәдиянең ничек әзерләнүе, аңа нинди һәм күпме продукт салырга кирәклеге турында сөйләде. Ясап бетергәннән соң иң матур, иң тәмле һәм иң шәп гөбәдиягә конкурс булачагы һәм иң-иңенә беренче урын биреләчәге турында әйтте.

    Барлыгы җиде өстәл әзерләп куелган (берсендә Фирая Мирзаян кызы гөбәдияне, янындагы ярдәмче кызларны өйрәтеп, үзе әзерләде) иде. Һәр өстәл янында аны 8-9 кеше ясады. Катнашучыларның барысына да аның рецепты өләшенде һәм рецепт буенча төп-төгәл итеп үлчәнгән продуктлар бирелде. Барлыгы җиде бөккән ясалды.

    Ни өчен җидеме? Чөнки җиде - могҗизалы сан. Мәсәлән, өстә җиде кат күк, аста җиде кат җир, күктә җиде йолдыз, ә Мәккәгә хаҗ кылучылар кара таш тирәле җиде тапкыр әйләнәләр һ.б.лар.

    Чараның икенче өлешендә гөбәдия пешеп чыкканчы, ә ул 160-170 градуслы мичтә 25-30 минутта әзер була, бирегә килгән фольклор коллективларының концерты башланды. Иң беренче булып Кыр Шунталысыннан "Ләйсән" җыр төркеменең гүзәл ханымнары (җитәкчеләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлим Миндубаев) ике җыр башкарды.

    Алар быел районыбызда татар халкының милли баш киеме - калфак киеп чыккан беренче төркем иде. Алардан соң кулларына ромашка чәчәкләре, зәңгәр төстәге чиләкләр тотып, Урта Тигәнәленең милли киемнәр кигән "Ак калфак" төркеме "Җиләкләр пешкән икән" җырына кушылып, биибии җиләк җыю күренешен күрсәтте. Бу тамаша искиткеч матур, сокландыргыч, карап туймаслык иде. Ә Энҗе

    Камалованың шундый килешле елмаеп, чүгә-чүгә җиләк җыюлары бар кешене әсир итте, таң калдырды. Аны тел белән генә тасвирлап булмый, ә күрергә кирәк иде. Фәния Гайнуллова "Туган көнең белән, әнием" дигән мөнәҗәтен моңлы итеп укыды. Люция Мостафина шигырь сөйләде.

    Салих Баттал исемендәге туган як музее директоры Лилия Зарипова сәнгатьле итеп гөбәдия турында үзе язган шигырен сөйләде, "Хыял" ансамбле җитәкчесе Гөлсирә апа Хәмитшина мөнәҗәтләр әйтте. Район үзәгенең бар яктан да талантлы, иҗат җанлы татар теле укытучысы Илсөяр Җамалиеваның күп кенә олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаган укучысы, бик чибәр, бик уңган-булган, тырыш, гүзәл кыз Гөлшат Гатина "Ачы тау" җырын, шулай ук Алсу ханымның укучысы, күп кенә конкурсларда катнашып, олимпиадаларда җиңгән, әле кичә генә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган "Татар кызы" бәйгесендә катнашып кайткан Зәринә Хәлилова "Каз канаты" җырын үзәккә үтәрлек, моңлы итеп башкардылар.

    Илсөяр Хәниф кызы һәм әнисе, шул ук мәктәп укытучысы Лилия ханым ярдәме белән үсеш алган талантлы кыз Назлыгөл Чибинова бик матур биеде. Концертта катнашучыларның барысына да нәфис әйберләр туку фабрикасы осталары әзерләгән чигүле тастымаллар тапшырылды.

    Алсу ханым башкаруында "Утыр әле, яннарыма" җыры күңелләрне күтәреп җибәрде. Урманасты Шунталысы авылының иң уңган, иң булган, чибәр егете Ранил Вәлиев татар халык биюен чын артистларча башкарды. Ә районыбызның иң милли, иң күркәм, иң матур татар гаиләләреннән берсе Земфира ханым белән Рамил әфәнде гаиләсенең чыгышы да күңелләргә хуш килде. Бөтен җыр-биюләргә дә кунаклар гөрләтеп кул чаптылар.

    Менә гөбәдияләр дә пешеп чыкты. Алар барысы да искиткеч тәмле һәм матур булып кызарып пешкәннәр иде. Беренче урын бер генә гөбәдиягә бирелергә тиеш булганлыктан, ул Урта Тигәнәленең "Ак калфак" фольклор коллективына (җитәкчесе Рәисә Исхакова) бирелде.

    Гөбәдия турында шигырь язуга конкурс та үткәрелде. Роза Кутуева белән Лилия Чибинова "Татар халык ашларына мәдхия" шигырен тиз арада, өстәл янында ук уйлап чыгарган булып чыктылар. Ул шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез.

    Татар халык ашларына мәдхия

    Татар халык ашларының

    Иң затлысы ул - гөбәдия;

    Барлык милләт халыклары

    Аның алдында баш ия.

    Камыры да, дөгесе дә,

    Корты, йөзем һәм дә май -

    Авызга алсаң, эреп китә,

    Эчлеге бит шундый бай!

    Америка, Алманда да

    Көтеп алган тәмле сый,

    Татар булсаң, горурланып

    Табының түренә куй!

    Чәк-чәге, кош теле, бавырсагы,

    Коймак, бәлеш, пәрәмәчләре -

    Мең яшәгез халкым белән бергә,

    Татарымның милли ашлары!

    Ә менә Бәдертдин Шәйхетдин язган "Фирая гөбәдиясе" шигырен Галия апа Шәйхетдинова белән Энҗе Камалова укыды.

    Гөбәдиясез татарда

    Үтмидер һич бер бәйрәм.

    Ә инде бүген кичәдә

    Аңа урын иң түрдән.

    Дөге, йөзем, турасы

    Яхшы камыр эчендә.

    Гөбәдия уртлый уртлый

    Татар тәмле чәй эчә.

    Гөбәдиядә генә

    Кунакларның күз явы.

    Буыннан-буынга җитсен

    Милли ризыкның тәме.

    Фирая гөбәдиясен

    Авыз итәбез бүген.

    Хуҗабикәләр сакласын

    Милли ризыкның йөзен.

    Конкурска йомгак ясалгач, беренче урын берсүзсез Роза Кутуева белән Лилия Чибиновага бирелде.

    Чара гөбәдия һәм кунаклар, чарада катнашучылар өйләрендә пешереп алып килгән бөккәннәр, җиләк-җимеш,

    конфетлар белән чәй эчеп, тәмле-тәмле салатлар ашап, төрле уеннар уйнау белән тәмамланды.

    Чара азагында Алсу Нәҗметдинова район башлыгы Владимир Козонковка әлеге чараны оештыруга ярдәм иткәне һәм аккалфаклыларның инициативасын хуплаганы, Фирая Мирзаян кызына мастер-классны искиткеч шәп оештырганы, барыбызны да бөтен шартын китереп гөбәдия пешерергә өйрәткәне өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтте. Катнашучылар кичәдән бик канәгать калдылар.

    Фикер

    Фалия Хәсәншина:

    - Мин бирегә килгән кызларның әниләре, дәү әниләре исеменнән әлеге күркәм чарага чакырган укытучылары Алсу Мидхәт кызына һәм янәшәсенә сабыйларны бастырып, җитәкләп диярлек гөбәдия пешерү серләренә төшендергән Фирая апаларына рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки яшь кызлар кечкенәдән милли ашларыбызны пешерү серләрен белсә, бу алар тормышында зур файда булачак.

    Әйтәләр бит сабый чакта өйрәнгән ташка чокып куйган кебек, дип. Кызларның бистә мәктәпләребездәге татар теле укытучылары Роза Кутуева, Илсөяр Җамалиева, Алсу Нәҗметдинова, Лилия Чибиновалар да биредә иде, телебез, милли ашларыбыз, гореф-гадәтләребез, динебез - болар барысы да бәйләнгән бит.

    Гөбәдия рецепты

    (30 см лы табага)

    Камыр өчен:

    1 данә йомырка, 110 г сөт, 20 г шикәр комы, 10 г чүпрә, 1 чеметем тоз, 230 г үсемлек мае.

    Эчлек:

    200 г йөзем, 3 данә йомырка, 200 г дөге, 100 г шикәр комы, 200 г корт, 200 г сыер мае.

    Гөбәдия өстенә сибү өчен валчык:

    20 г сыер мае, 20 г шикәр комы, 60 г он.

    Эш барышы: камыр басу өчен җылымса сөткә йомырка, шикәр комы, чүпрә, тоз салып болгаталар. Азрак он сибеп, җиңелчә камыр басалар. Шушы катнашмага үсемлек мае өстиләр. Камырны яхшылап басып бетерәләр һәм өлгереп җитсен өчен 20 минутка өстенә каплап куеп торалар. Өлгергән камырны ике кисәккә бүләләр. Аслык өчен - 270 г, өсте өчен 150 г камыр кирәк.

    Гөбәдиянең эчлеген ясау өчен тоз салынган суда дөгене бүрттерәләр, салкын су белән юалар, кипшертәләр. Йомырканы пешерәләр, йөземне чүбеннән чистартып юалар.

    Майланган таба төбенә әзер җәемне җәяләр һәм эчлеген катлап салалар. Беренче катына корт җәяләр, аның өстенә 30 г шикәр комы сибәләр, икенче катына 2/3 өлеш дөге белән йөзем катнашмасын салалар һәм 50 г шикәр комы сибелә. Өченче катына эре угычтан уылган йомырканы җәяләр.

    Дүртенче катка калган дөге, йөзем, 20 г шикәр комы салына. Бишенче катка сыер маен кискәләп тигезләп салабыз. Гөбәдиянең өстенә дигән камырны җәеп, өслек өстенә куябыз һәм кырыен бөгеп чыгабыз. Уртасында тишек калдырып, берничә урыннан чәнечке белән тишкәләп алабыз Бәлешнең өстен майлагач, әзер валчыкны сибәбез һәм 160-170 градус температурада 25-30 минут пешерәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: