Заря
  • Рус Тат
  • «Астына салган оекбаш»

    Укытучылар хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә халык теленнән төшкәне юк. Авылда да, шәһәрдә дә алар күз өстендәге каш кебек: гел игътибар һәм күзәтү астында торалар. Соңгы елларда мәктәп үзе бер тәҗрибә үткәрү үзәгенә әйләнеп бара бугай. БДИ, укытучыларга яңача түләү һ.б. даими кертелә, шул шартларда укытучы үзенең дәрәҗәсен югары саклап кала алырга тиеш. Кыр Шунталысы авылыннан Фидания ГАФИЯТУЛЛИНАның фикерләрен дә укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

    - Авыл урамына чыксам, еш кына Фаика апаны очратам. Гел бертөрле адым белән я каядыр бара, я кайта торган була ул. Мин белә башлаганнан бирле тавышы да, сөйләшүе дә бер дә үзгәрми кебек аның. Хәтере генә әзрәк чуала башлады кебек, алай да минем укытучы булып эшләвемне (эшләгәнемне) бер дә онытмый – очраган саен мәктәп турында, балалар турында нәрсә булса да сорап куя. Соңгы күрүемдә дә кисәк кенә сорау бирде: 
     – Фидания, хәзер мәктәптә фәкыйрь балалар юктыр бит инде? 
    Аптырап, күңелем белән җавап эзләгән арада, уйларым әллә каян урап кайта. Җәмгыятьнең кычкырып торган фәкыйрьлек түгел, тигезсезлектән, кешеләрнең гаделсезлектән гаҗизләнүен сөйләшеп тора торган урын түгел.   Әңгәмәдәшем дә «Таяну ноктасы»на фикер алышырга килмәгән. Ераккарак киткән фикерләремне җыештырып, Фаика апа янына кайтам. 
    – Хәзер алай мохтаҗлыкта яши торган замана түгел инде, Фаика апа. Балалар бер нәрсәгә дә аптырамый. Миңа сорау бирүе болай гына, сүз башы гына булгандыр, Фаика апа тагын да сискәндереп сөйләп китте. 
    – Без фәкыйрьләр идек... И-и , күрдек тә инде ул фәкыйрьлекне. 
    Фаика апаның үз гаиләсе булмаса да, ул яшәгән гаиләнең, туганнарының барлык белән яшәгән вакытын гына хәтерлим. Аның тиктомалдан әллә кайчаннарга китүе башта сәеррәк тоелса да, тора-бара гап-гади бер хатирәсе искиткеч бер мәгънәгә ия булып чыкты. 
     – Ничәнче еллар булгандыр инде, хәтерләп бетермим. Мәктәпкә укырга кергән җирдән бөтенләй туктарга туры килде. Өскә генә түгел, аякка да юк. Нәрсә эләкте шуны киеп барабыз да,  мәктәптә дә йөрергә кирәк бит әле. Ул мәктәп идәннәренең салкынлыгы сөякләргә үтә. Көзге салкыннар җиткәч, бөтенләй бармас булдым. Ничә көнләп үткәндер, укытучыбыз Зәйнәп апа мине кеше артыннан чакырып җибәргән, килсен әле Фаика дигән. Уңайсызланып та киттем. Мин бит укырга иренгәннән, Зәйнәп апаны яратмаганнан ташламадым мәктәпне. Аягыма кияргә юк иде. Уңайсызланып кына бардым икенче көнне. Зәйнәп апа аркамнан кага-кага каршы алды да, үз янына алып китеп, сумкасыннан бер төргәк чыгарды. Сүтеп җибәрсәм – йом-йомшак оекбашлар. Астына салган! Бик җылыдыр инде болар, дип уйларга өлгермәдем, Зәйнәп апа, мич  артына күрсәтте дә, шундарак китеп киеп тә куйдым. Аның җылылыклары! Фидания, йөрәгемә үтте җылысы. Шундый кешеләр бар иде, шундый укытучылар бар иде. Гомердә дә онытасым юк, дип төгәлләп куйды Фаика апа сүзен. 
    Фаика апаның яшьләнеп киткән күзләренә карыйм да, аптырап куям: « Күпме вакыйгалар башыннан узгандыр бу кешенең, ә хәтере шул мизгелне күңел сандыгында гомер буе саклаган». Күңелем белән үземнең бала чакка, үземне укыткан укытучыларга әйләнеп кайтам. Һәркайсының бала йөрәген җылыткан үз «оекбашы» булгандыр, һәркайсының урыны бүген дә йөрәктә. Берсен атасаң, икенчесе калыр, аталмаганының хәтере калыр  шикелле. Укытучы исеме, укытучы абруе югары булган заманга туры килгән безнең балачак... Хатирәләрдән арына- арына бүгенге көнгә кайтам. Кайтам да сорау бирәм: “Укытучы, бүген абруең бармы синең?”. Хөкүмәтебез синең абруйны ныгытыр өчен күп эшли кебек: категорияләр уйлап чыгара, грантлар бүлеп бирә, конкурслар оештыра. Меңләгән укытучыны төп эшеннән аерып, вакытын, энергиясен сарыф иткән ул конкурста республика буенча да бары өч кеше җиңүче була ала (чөнки призлы урын 3 кенә). Ә шул контингенттан калганы, бәлки, дәресенә, укучысына игътибарны күбрәк бирә торгандыр. Синең бала өчен җаныңны биргәнне укучы белә, бәлки, яхшырак очракта, директоры, ата-аналар беләдер. Тик моның өчен кәгазь бирмиләр. Сертификат дигән исем белән йөри ул кәгазь. Шулар саны сине күренекле итә, шулар саны грант иясе ясый, категорияңне күтәрә... 
    Фаика апа хикәятен тыңлаганда туган уйлар түгел болар – алар гел минем белән. Үземнең бик күп коллегаларым белән фикерем уртак – укытучы хезмәтенә бәяне грантлар түгел, укучылары куя.  
    …Мөгаллимнең урыны халык күңелендә гел аерым урын биләгән. Бу язмам бүген арабыздан киткән мөгаллимнәребез рухына дога, барлык укытучыларыбызга рәхмәт булып ирешсен. Бүген сафта булган коллегаларыма фидакарь хезмәтләрендә уңышлар  телим.

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: