Заря
  • Рус Тат
  • Авыл мәктәбенең кечкенә тарихы

    Шәүкәт абый Камаловның "Авыл мәктәбенең кечкенә тарихы" исемле мәкаләсен бирүне дәвам иттерәбез. Эзләп таптык кешебезне. Сорашып та тормады, бүреген, фуфайкасын киде дә, әйдәгез, диде. Бухгалтерия дәшми.

    Ярдәмчебез шкафлардагы документларны алды. Ярты сәгать тә үтмәде, кәгазьләр арасыннан без тапшырган чөгендернең көнен табып бирде. Бухгалтериянең алдарга тырышуларын фаш итте. Рәхмәт кенә әйтеп өлгердек үзенә.

    Безгә ничә процент чыгыш белән писук бирәчәкләрен белешәбез. Бухгалтерия 9,5 процент белән саный. Без риза түгел. Директорга да кердек. Ул да бухгалтерияне яклый. Кайтып киттек.

    Районның элеккеге башлыгы Алексей Иванович янына бардым. Бик игътибар белән тыңлады. Чөгендернең писук күләме, яңа елга кадәр эшкәртсәң, күбрәк чыгуын әйтте. Соңга калсаң, писук "яна", диде. Нурлатка яңадан бардык.

    Бухгалтериягә кердек. Бездән котылып булмасын аңладылар, аны 11,5 процент белән алырга документ бирделәр. Алексей Ивановичның сүзе барып җиткән булды.

    ХХII партсъезд исемендәге колхоз рәисе Илгиз Тукмаковтан машина алып, писук алырга бардык. Чират булыр, дип, иртүк барып җиттек. Чиратта өч кенә машина. Озак көтәсе булмас, дибез. Көтәбез, төш тә узып китте, писук җибәрүне сорап, берничә нәчәлникка (зам. директорга да) кердек. Исләре китүче юк.
    Сере бар икән бит җибәрмәүнең. Эш болай икән: кич җиткәнне, эш сәгате бетә башлаганны көтәләр, писук алуда ыгы-зыгы тудыралар. Барысы да ашыга, кунарга калуың да ихтимал. Монда да мафия икән бит. Шәп алдыйлар. Капкада сакта торучы безгә, сезне барыбер алдыйлар (үзе эшләп чыккан), ничек икәнен әйтмим генә, диде. Капчык саны белән түгел, башкача алдыйлар, ди.
    Эңгер-меңгер җиткәч, эш сәгате беткәндә ашык-пошык безгә писук җибәрәләр. Раниф белән капчыкларны саныйбыз. Алдатмадык, капчык саны дөрес чыга. Кайтып капчыклардагы писукны үлчәп бушата башлагач, сакчының, барыбер алдыйлар, дигән сүзе искә төште. Кайбер капчыкларда писук биш-ун килограммга кадәр кимрәк.
    Шул алдауда 2,5 ц писук мафиягә калды. Унар тонна алган кондитер фабрикаларыннан урлауны күз алдына китереп була. Бәлки, алар да шул оешмададыр. Җитмәгән писук кая китә? Без ашаган прәннек, кәнфиткә.
    Уңышларыбызны җыеп бетердек. Мәктәп ашханәсе базына (укучылар, укытучылар өчен) биш тонна бәрәңге салып куйдык. Писук җитәрлек, тәмле, чәйне теләсәң күпме эчәргә була. Бушлай бит, үз хезмәтләре.
    Ул елларда ашау өчен балаларга акча бирә иделәр. Акча директорга кайта. Директорга: "Бәрәңге, писук бар, акча чыгарасы юк, калган акчага ашханәгә җиләк-җимеш, башка ашамлыклар (алма, кәбестә, груша) алыйк", - дидек.
    Ашатмады продуктларыбызны Миңнеханов. Биш тонна бәрәңге череп, юкка чыкты. Писукны да кибеттән сатып алды. Бу җинаять турында район газетасына да яздык. Чыкты ул мәкалә. Укучылар, укытучыларның хезмәтләре шулай бәяләнде.
    Ләкин кооператив эше юкка чыкмады. Аның нәтиҗәсе - диктатор режимына каршы революция, икенче яктан, мәктәптә крепостное право бетте. Эшләре белән укытучылар үзләренә дәрәҗә, чын мәгънәсендә хокук яулап алдылар. Укытучылар башка иде инде.
    Без, үз чиратыбызда чыгарылыш кичәсендә (Раниф сыйныфы) ашханәдә очрашу үткәрдек. Зур булмаган бүләкләр, сувенирлар бирдек. Дөрес, директор бу кичәдә катнашуны кирәк дип санамады.
    Икенче елны "Тельман" совхозыннан җир алып, шикәр чөгендере генә чәчтек. Хезмәтебез турында язу кабатлау булыр иде. Шулай да ике очракны язу кирәктер.
    Беренче очрак - чөгендеребезне урлыйлар. Ике көн рәттән җыйган чөгендеребез юкка чыга. Кырда арба, машина эзләре дә юк. Күктән төшеп алалар сыман. Тоттык каракларны. Гөнаһтан курыкмаган мөселман кешеләре иде. Файда итәбез, дип, кешенекен урлап, нинди гөнаһка батканнарын уйламыйлар. Бусы җиңел очрак иде.
    Икенчесе - иртәгә машинага төяргә дип күтәртеп куелган чөгендеребезгә 300 сыер (авыл көтүе) керде. Чөгендер җире, чөгендерләре тапталып, кара җиргә әйләнгән иде. Моны күреп, артыма утырдым, сүз әйтерлек хәлдә түгел идем.
    Исән калу турында Аллаһы Тәгаләдән генә сорадым. Бераздан көтүчеләр дә килде. Алар Җаббаров Муса белән Равилов Әсхәт иделәр. "Алыгыз сыерларны!" - дип кенә әйтә алдым. Бу вакытта күземә ничек күренгәннәрдер, дошман кебекме, әллә иблис кебекме - әйтә алмыйм.
    Бу җинаятькә хас хәлнең сәбәбе гади генә: көтү көтә белмәү. Көтүче хайваннарга ияреп йөрергә тиеш түгел. Алдан җитәкләп барырга кирәк. Авыл көтүенә чыкканда: "Сыерларның койрык астына түгел, башларына, күзләренә карагыз, кая таба барасы билгеле була", - дип әйтә идем. Көтүче эше дә осталык сорый шул. Көтүче эше дә бер һөнәр...
    Безгә МТЗ тракторы алырга кирәк иде. Аптыраттык без Алексей Иванович белән Владимир Константиновичны (ул чакта сельхозтехника управляющие иде). Алексей Иванович, районның мөмкинлеге булмагач (фонд юк), республика сельхозтехникасы җитәкчесе Әнвәр Мәхмүт улы Залаков янына җибәрде.
    Бардым Залаков янына. Күрәсең, Алексей Ивановичның сүзе монда да килеп җиткән. Т-4А тракторын (вездеход) Аксубайдан алырга документ бирде. Акча булмагач, ала алмадык. Кредитка алырга башыбыз җитмәде шул.
    Соңгы сүз. Колхозлар бетәсен белсәк, бәлки, эшебезне фермерлар булып дәвам иттергән булыр идек. Уйлавымча, беренче булып Марс фермер булган булыр иде (ул арабыздан яшьли китте. Урыны җәннәттә булсын). Мәктәп бүлмәсе генә аңа тар иде. Язмыш башкача хәл итте шул.
    Кооператив эшен туктатуның да сәбәпләре булды. Кооператив оештырганда, мәктәпкә салым булмый, дигән иделәр. Икенче ел эшли башлагач, салым килә башлады. Салымы кадәр штрафлар да килә. Түләргә акчабыз юк. Кесәдән түлибез. Писук бар-барын, бәясе артмасмы, дип, сатмыйбыз. Бәя артмады, ә, киресенчә, төште.
    Әлегә колхозлар, совхозлар эшләп тора, аларны бетерү турында сүз дә юк. Ничек инде колхоз кадәр колхоз бетәргә мөмкин? Кемнәргәдер җир бүлү, колхозны тарату була бит. Аерылып, җир алып эшләү элеккеге кулак була түгелме? Моны җитәкчеләр дә, колхозчылар да хупламаячак иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: