Заря
  • Рус Тат
  • Авылда яшэүче купкырлы талант иясе

    "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", - ди безнең халык. Сүзем Түбән Тигәнәле авылында гомер кичерүче күпкырлы талант иясе Галимулла Вәлиуллин хакында.

    1947 елның июнендә Түбән Тигәнәле авылында Гарифулла абый белән Фирүзә апа гаиләсендә төпчек малай булып Галимулла абый дөньяга килә. Аның бала чагы, яшьлеге дә шул авылда үтә.
    Мәктәптә сигез сыйныф белем алгач, колхозда төрле эшләрдә эшли. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. 1969 елда киномеханиклыкка укырга китә. Кино күрсәтү челтәрләре беткәнче утыз ел авылда кино күрсәтүче булып эшли. 1971 елда күз атып йөргән кызы Тәнзилә апага өйләнеп, тыйнак кына туй уздырып, гаилә тормышын башлап җибәрәләр.
    Булмаганын булдырып, булганына шөкер итеп яши алар. Тырыш хезмәтләре, үз көчләре белән көн күреп, тел-теш тидермәслек итеп гомер итәләр. Тәнзилә апа сатучы һөнәренә укып кайткан була. Авыл кибетендә ире белән икәү биш ел кибетче булып эшлиләр. Тормыш матур гына дәвам итә.
    Мәхәббәт җимешләре булып ике уллары Газинур белән Илшат, кызлары Альбина туа. Гаилә тулыланып китә. Тәнзилә апа декрет ялыннан соң фермага сыер савучы булып эшкә күчә, шуннан пенсиягә чыга.
    Гали абыйны колхозга заправщик итеп куялар. Ә менә пенсиягә ул клуб мөдире һәм спорт комплексы котельныенда эшләп чыкты. Кайда гына эшләсә дә, аны хөрмәт итәләр.
    Балаларын үстереп, укытып, олы тормыш юлына озаттылар алар. Хәзерге вакытта уллары - бистәбездә, кызлары авылда үз гаиләләре белән яшиләр. Биш оныклары үсеп шатландыра. Ял, бәйрәм саен кайтып, булышып китәләр.
    Галимулла абый белән Тәнзилә апа 46 ел бер сукмактан атлап, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Авылыбызны нурга күмеп зур, матур өй салып куйдылар. Өйләрендә бөтен уңайлыклары бар.
    Яшь вакытларында күп итеп мал-туар асраганнар алар, хәзер тавыклар гына тоталар. Бакча тутырып, яшелчәләр үстерәләр. Кабаклары бөтен авылга җитәрлек булып үсә. Хәтта 40-50 килограммлылары да була.
    Әниләрен, авыру апаларын тәрбияләп, ризалыкларын алып, соңгы юлга озаттылар алар. Кияү-киленнәреннән дә бик канәгатьләр.
    -Яшь вакытта мәдәният йорты сәхнәсеннән төшмәдем, - ди Галимулла абый. - Нинди бәйрәм булмасын, авылларга йөреп, концерт куюлар берсе дә калмады. Хәния апаң Фәйзуллина белән "Ике аккош" җырын яратып башкара идек. "Тамчылар тамар чаклар" җыры белән бистәбездә җиңеп, Казанга җибәрделәр. Аның белән анда барып та җырлап кайттык.
    -Тормышыгыздан канәгатьме сез, Галимулла абый?
    -Аллага шөкер, дип яшибез. Пенсияне өйгә китереп бирәләр. Исәнлегебез, Аллага шөкер, утырып торырга бер дә яратмыйбыз. Үз йортың белән яшәгәч, кагасы-сугасы эшләре дә бар бит әле. Дөньялар тыныч булып, бала хәсрәтләре бирмәсен, дибез. Туганнар-дуслар белән аралашып торабыз, кунакларга йөрешәбез.
    Сүзебезгә кызлары Альбина да кушылды:
    -"Ата-аналы - алтын канатлы" дигән әйтем бар. Бер авылда яшәүче әти- әниебез исән-сау булганга без бик шат. Тигез, матур яшәгез. Шушы көннәрдә әтиебезгә 70 яшь тула. Кадерле, яраткан әтиебезне олы юбилее белән тәбрик итәбез.
    Аңа сәламәтлек, тигез-тыныч тормыш, гаилә бәхете, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бергә-бергә пар канатлар булып яшәвегезне телибез. Без барыбыз да сезне яратабыз һәм горурланабыз. Сез - безнең киңәшчебез, ышанычыбыз, алтын канатларыбыз. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә.
    Теләкләргә гаилә дуслары да кушыла:
    - Һәр көн иртән сәгать уннар тирәсендә вак-вак атлап кибеткә чыгасың. Туганнарыңа, дусларыңа, күршеләреңә ярдәмгә ашыгасың. Тагын күп еллар шулай исән-сау йөр әле.
    Шушы изге теләкләргә мин дә кушылам. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гел шулай көләч йөзле, ярдәмчел булып кал, Галимулла абый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: