Заря
  • Рус Тат
  • Авылларыбызда мәчетләр эшләп торсын

    Күптән түгел Түбән Тигәнәле авылында мәчет ачылуга 25 ел тулу уңаеннан зур чара булып узды. Анда мөхтәсибебез хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков, күрше районнар: Балык Бистәсеннән Рамазан хәзрәт, Сандыхан хәзрәт, Әлки районыннан Ирек хәзрәт, районыбызның барлык имам-хатыйблары чакырылды.

    Шул хакта безгә авыл мәдәният йорты директоры Наилә Арсланова язып җибәргән.... Бәйрәм азан тавышы белән башланып китте. Имам-хатыйб Әсхәт абый авылдашларын, бәйрәмгә килгән кунакларны мәчет ачылуның 25 еллык юбилее белән котлады. Аннары сүз авылның киләчәк буынына бирелде. Илһам Хәлилов, Камил Сәхәбетдинов кечкенә-кечкенә сүрәләр укыдылар.
    Еллар агымына ияреп, иман йортыбыз ачылуга 25 ел үтеп киткән. Имам-хатыйбыбыз Әсхәт абый Сәхәбетдинов нияте белән бәйрәм чарасына әзерлек эшләре башланды. Аны хуплап, колхозыбыз рәисе Тәлгат Хамматов белән аның хатыны Алия ярдәм кулы суздылар.
    Районыбыз мөхтәсибе Рөстәм Нәбиулла улы да хәер-фатыйхасын бирде. Бәйрәмне алып бару безгә, мәдәният хезмәткәрләренә, йөкләнде. Без тәкъдимнән бераз куркып та калдык. Ни дисәң дә, бу бәйрәм үзенә башкачарак бит. Бергә очрашып сөйләшкәннән соң, чарага әзерлек эшләренә керештек. Сценарийны язар алдыннан Әсхәт абый, бәлки, кирәге чыгар, дип, кулыбызга дәфтәр бирде.
    Бу дәфтәрне укып чыккач, үткән тарихка әйләнеп кайткандай булдык. Анда авылдашыбыз Сәет ага Тукмаков үзенең истәлекләре белән уртаклаша һәм шулар хакында язып калдыра. Аның истәлекләре безгә бик ярдәм итте. Чыннан да, Сәет ага үзенең белгәннәрен язып калдырып, саваплы эш кылган, шәхсән минем үземә дә бик кызыклы язмалар булып чыкты алар.
    "Авылыбызда элек тә шактый гына бай, чын мәгънәсендә дини халык яшәгән, - дип язган Сәет ага истәлекләрендә. - Бүгенге көндә дә авылыбыз кечкенә генә булса да, анда тырыш, эш сөючән, гореф-гадәтләрне үтәп, Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанган халык яши".
    Без дә бер кешедәй дус булыйк. Эрелек, төче теллелекне ташлыйк. Авылның ике ягында да ике мәчет эшләп килгән. Ни кызганыч, болгавыр заманнарда бер як мәчетнең манарасын - 1935 елда, ә аргы якныкын 1938 елда кисеп аударалар.
    Иске мәчетләрнең манараларын төшереп кенә, халыкны барыбер диннән аера алмыйлар. Халык уразасын да тотты, җомга һәм гает намазларын, кеше өйләрендә булса да, укыдылар (Галимә әбинең өендә). Аллага шөкер, үзгәреш җилләре безгә дә килеп җитте.
    1991 елда Мансур Хәлилов башлангычында, ул чордагы районыбыз башлыгы Алексей Иванович Демидовның ярдәме белән мәчетебезгә нигез ташы салына. 1992 елның 14 декабрендә иман йортының ишекләре ачыла. Шул көннән бирле ул һәркем өчен ачык. Түбәтәйле бабайларыбыз һәр көнне намазга киләләр.
    Рамазан уразасында тәравих намазлары укыла. Ураза һәм Корбан гаетләренә авылдашлар бик теләп кайталар. Ишегалды халык белән шыгрым тула, алар әти-әниләренең, туганнарының каберләрен зиярәт кылалар.
    Авылымның тау
    башында
    Мәгърүр ап-ак мәчет
    тора.
    Дөньяга иминлек теләп,
    Ак бабайлар дога кыла,
    -дип язган авылдашыбыз, язучы-тарихчы Бәдертдин абый Шәйхетдинов.
    Мин бәхетлемен, шөкер,
    Аллаһыга,
    Бүгенгем рәхәт, рәхмәт
    язмышыма.
    Бер мизгеллек шушы
    тормыш юлында
    Иң зур бәхет - якыннарым булу
    янымда,
    - дип сүзне Сания апа Сәхәбетдиновага бирдек. Ул шушы мәчетнең манарасын куйганда язган мөнәҗәтен әйтте.
    Килгән кунакларыбыз да чыгыш ясады, алар да бәйрәм белән котладылар. Ә мөнәҗәтләр әйтү дәвам итте. Рәисә апа Хәлилова, Гөлнур апа Сабирова да бик матур итеп мөнәҗәтләр әйттеләр.
    Ислам Хәлилов шигырь сөйләде. Колхоз рәисе Тәлгат Хамматов үзенең чыгышында эчтәлекле итеп авылдашларын котлады һәм, мәчетнең ишекләре гел ачык булсын, ябылмасын иде, дигән теләкләрен теләде.
    Ә элеккеге рәисебез Мансур Хәлилов мәчетнең кыскача гына салыну тарихын сөйләп китте. Шушы мәчетне төзүдә матди ярдәм күрсәткән һәм кул көчләре белән дә булышкан бөтен кешегә Аллаһының олы рәхмәтләре ирешсен.
    Котлауларга җирле үзидарә башлыгы Әлхәт Зәйнуллин да, Ринат абый Сөниев та, Зәмзәмия апа Сәхауова да кушылды. Читтә гомер итүче авылдашларга да сүз бирелде. Урта Тигәнәледән Рәмис хәзрәт тә үзенең җылы сүзләрен җиткерде.
    Ахырдан сүз Рөстәм хәзрәткә бирелде. Ул да бәйрәм белән котлады, үзенең теләкләрен теләде, рәхмәтләрен ирештерде.
    Бәйрәмне үткәрүдә Габделхәй Сабиров хатыны Гөлнур белән зур ярдәм күрсәттеләр. Хәйриячеләргә, ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтебез чиксез, эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән кире кайтсын, авылыбыз өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын, иман нуры өстәлеп торсын, дип сүзебезне тәмамлап, авылдашларны чәй табыны янына чакырдык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: