Заря
  • Рус Тат
  • Авылыбызның тагын бер данлы солдаты

    - Бөек Ватан сугышы башлану белән 17 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге 1891-1924 елларда туган ир-атлар Ватанны саклауга, сугышка озатыла. Немец гаскәрләренең иң көчле чагында басып алу нияте белән ажгырып алга барганда, илебезне дошманнардан саклап, ут эченә барып керүчеләр дә шулар була. "Хәтер" китабына карасаң, үлүчеләр дә, хәбәрсез югалучылар да,...

    - Минем туган авылым Зур Тигәнәлене батырлар, шагыйрьләр үстерүче авыл, дип йөртәләр. Әйе, чын мәгънәсендә Зур Тигәнәледән батырлар, язучылар чыккан. Күбесе Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Көн үткән саен дәһшәтле сугыш еллары тәмамлануга 72 нче мәртәбә Җиңү көненә якынлашып барабыз. Бу сугыш минем туган авылыма да зур югалтулар китерә. Никадәр ир-егетләребез сугыш кырларында һәлак була, ягъни 157 авылдашыбыз сугыштан әйләнеп кайтмый. Кайтканнары да үлеп бетте. Авылыбызда күптән инде Бөек Ватан сугышы ветераны юк. Үлгәннәрнең каберен бел, дисәләр дә, без күбесенең каберләрен дә белә алмыйбыз. Урыннары оҗмахта булсын инде. Алар барысы да хөрмәткә лаек.
    Мин 40 елдан артык укытучы булып эшләдем. Шуның тугыз елын туган авылымда балалар укыттым. Һәр елны Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпкә сугыш ветераннарын балаларга Бөек Ватан сугышы, үзләре кичергән, хәтердә калган вакыйгалар турында сөйләргә чакыра идек. Аларның һәрберсенең күкрәкләрендә орден-медальләр була торган иде. Димәк, алар һәрберсе Бөек Җиңүгә өлеш керткән. Ветераннар сөйләгәндә балалар тын да алмый тыңлап утыралар, сораулар бирәләр иде. Шундый очрашуларның берсен Җиңү көне алдыннан сөйләп үтәсем килә.
    Ул авылдашыбыз Бөек Ватан сугышы яраларыннан арына алмыйча, 1967 елда вафат булган Зарипов Нигъмәтулла абый һәм аның гаиләсе турында булыр. Аның турында тулы мәгълүматлар авыл музеенда булмаса да, Нигъмәтулла абыйның иң төпчек кызы Минабетдинова Фидария, күз карасы кебек, әти-әнисенең барлык булган документларын өй архивында саклаган. Мин шул документларга таянып язам.
    Зарипов Нигъмәтулла Һидият улы Зур Тигәнәле авылында 1912 елда ишле гаиләдә туа. Ишле гаилә булганлыктан, әти- әнисенә бик иртә булыша башлый. Шуңа күрә кечкенә булуына карамастан, төрле һөнәрләргә өйрәнеп, чыныгып үсә. Егет булып җиткәч, 1923 елда туган авылларында үзе кебек уңган, кечкенә генә буйлы Нурулла кызы Маһирә исемле кызга өйләнә. Тату гаиләдә аллы-артлы өч кыз дөньяга килә - Кадрия, Флюра, Энҗе. Шуның өстенә, авыл Советына чакырып, өч ятим баланы приюттан алып тәрбияләргә тәкъдим итәләр. Олысына - 8, уртанчысына - 7, кечесенә 4 яшь була. Каршы килмиләр, бу ятимнәрне дә үзләренә тәрбиягә алалар. Нигъмәтулла абый гаиләм тук булсын, дип, киез итек басу һөнәрен үзләштерә. Балаларны ач итмим, дип, бераз акча юнәлтү нияте белән авылдашларына, күрше авыл кешеләренә көне-төне киез итек баса башлый, колхоз эшен дә тырышып эшли. Шулай матур гына эшләп торганда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул әнисен, өч кызын, тәрбиягә алган өч ятимне хатыны Маһирә апага калдырып, сугышка китә.
    Нигъмәтулла абыйның ил азатлыгы, безнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен үз-үзен аямыйча көрәшүе турында сугышта алган күп кенә бүләкләре ачык дәлилли.
    Ул 1942 елда Сталинград шәһәре янындагы аяусыз бәрелешләрдә катнашкан өчен СССР Верховный Советы Указы белән "Сталинград оборонасы өчен" медале, "Германияне җиңгән өчен" медале, СССР Верховный Советы Указы нигезендә икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Менә нинди уллар үстергән бит безнең Зур Тигәнәле, дип куясың.
    Нигъмәтулла абый, күп яралар алып, сугыштан 1947 елда гына кайта. Сугыштан соң ул 20 ел гына яши, 55 яшендә вафат була, чөнки сугышта исәнлеге бик какшаган була. Шулай булуына карамастан, үзенең исәнлеген сакларга мөмкинлек тә булмый. Чөнки сугыштан соң да авылга хуҗалыкны күтәрү өчен ир-ат көче бик кирәк була. Сугыштан соң аларның тагын өч кызлары туа, шулай итеп, алты кызны тәрбияләргә, аларны тормышлы итәргә, мул гаиләдә яшәсеннәр дип, гаиләсен тәэмин итәр өчен авыр эшләрдә эшләргә туры килә: көтүен дә көтә, терлекчелектә тә төрле эшләр башкара, киез итеген дә баса.
    Хатыны Маһирә апа да бик уңган хатын иде. Ире сугышта вакытта, балаларым ач булмасын, дип бөтен авырлыклар белән көрәште. Ирләр белән беррәттән авыр эшләрдә эшләде. Сыер асрау өчен бөтен көчен куйды. Үзе исән чакта: "Ачлыктан безне сыер саклап калды, - ди торган иде. - Ул безне ашатты да, кыш көннәрендә сыерны җигеп утын да әзерләдек, башка эшләргә дә куллана идек. Ә сыерны асрар өчен төннәрен печән чаптык, кышка ризык әзерләдек. Маһирә апа колхоз эшендә дә алдынгылардан булган, дигән дәлилләр дә саклана кызының өй архивында.
    Нигъмәтулла абый белән Маһирә апа алты кыз үстергәннәр, барысы да тормышта үз урынын тапкан. Алар хәзер дә үзара аралышып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, тату яшиләр, ярдәм итешәләр. Тик арада ике кызлары авырып, вакытсыз вафат булды.
    Маһирә апа картлык көнен кече кызлары гаиләсендә - Фидария белән Равил киявендә бәхетле карчык булып яшәде. Соңгы юлга да үзен матур итеп озаттылар. Шунысы кызганыч, бик акыллы, эшчән, уңган кияүләре Равил гына кыска гомерле булды, фаҗигале үлемгә очрап, вакытсыз якты дөньядан китте.
    Хатыны Фидария авырлыкларга бирешмәскә тырыша, балаларына да булыша, ятим бала да үстерә.
    Сугыш чоры елдан-ел ерагая бара. Без быел аның 72 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Үзебезнең, балаларыбызның, киләчәк буыннарның тормышы хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт, аларның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: