Заря
  • Рус Тат
  • Авылларда кич утырулар

    – Татар авылларында элек-электән көзләр җиткәч, туйлар гөрләгән, өмәләр, аулак өйләргә йөрүләр башланган

     Татар халкының тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган, буыннан- буынга күчеп бара торган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. Тирән эзләр булып халкым үткән юл, аның яшәеше тарихта урын алган. Ләкин аларның кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. Без тарихлы, йолалы халык, тик бер-беребез белән очрашып күрешүләр, кич утырулар сирәгәя бара хәзер. Шуңа күрә дә изге сәхифәләрне барлау эшен без, Урманасты Шунталасы мәдәният хезмәткәрләре үз өстебезгә алып, авылыбызның иң күркәм, изге күңелле, уңган-булган, бар эшкә дә кулы ятып тора торган Галия апа Халиковаларга юл алдык, – дип башлап җибәргән безгә юллаган хатын шушы авыл мәдәният йорты җитәкчесе Земфира ВӘЛИЕВА.

    – Көзге эшләр бетеп, көннәр кыскаргач, хатын -кызлар аулак өйләрдә кул эшләре башкарганнар. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган.

    Бүген без әнә шул онытылып бара торган бәйрәмнәребезнең берсе булган «Орчык өмәсе!» бәйрәмен хәтердә яңарту уңаеннан бирегә җыйналдык. Без барганда инде алдан ук чакырылган кунакларыбыз җыелып та беткән иде.

    Безнең авылыбыз бай тарихлы. Уңган-булган егет- кызларга, ир-ат һәм хатын-кызларга, абый-апаларга бай авыл ул. Шунталым җирлегендә телгә алырлык осталар да бик күп, шул шәхесләрне яңарту өчен без бик күп сораулар белән авылыбызда шактый гомер итүче Халикова Галия апа, Җиһаншина Валентина апа, Медвежонкова Люция апа, Гобәйдуллина Алсу апа, Вәлиева Рәшидә апаларга чиратлап үзебезне кызыксындырган сорауларны яудырып кына тордык.

    Иң элек сорауны агачка, тимергә җан өреп, төрле эшләнмәләр ясаучы ир-атларыбызны искә төшердек. Әхмәдиев Гаваз, Хисамов Сабирҗан, Сафин Әхәт, Исламов Сирач абыйларның кулларыннан килмәгән эш булмаган. Бала сиртмәләре ясаучы Гаяз, Касыйм, Хаҗиев Таһир бабайлар булса, мич чыгаручы Мәхмүтов Рәхим абый булган, талдан үрелгән кәрзиннәр, читәннәр, көянтә бөгүче, рәссам, чабата үрүче, кубыз ясаучы абыйларыбыз да аз булмаган.

    Орчык ясауга килгәндә, бу эшне һәрбер йортта әтиләр башкарган.

    Элек-электән авылыбызда оста куллы хатын-кызларыбыз бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән үзләренә һәм туганнарына өс киемнәре теккәннәр, алъяпкыч, өстәл япмалары, мендәр тышлары чиккәннәр. Бүген дә кул эшләрен авылыбызда яратып башкаручы оста куллы Рабига апа, Галия апа, Альбина апалар, Дамирә апаларның эшләре мәдәният йортыбызда зур урын алып тора. Табигатьнең матурлыгын барлык чынбарлыгы белән ак тукымага төшергәннәре өчен рәхмәт аларга. Рабига апабыз бик күп төрле бәйгеләрдә катнашып, мактаулы урыннарга лаек булды. Ул әле дә тиктормый, гел эзләнүдә. Галия апаның теккән күлмәкләре, алъяпкычлары безнең күп кенә чыгышларыбызда күренә.

    «Орчык өмәсе» нәрсә соң ул? Аны кайчан бәйрәм итәләр? Яшьләр бу бәйрәмнәрне чын мәгънәсендә аңлап бетермиләр бит әле. Болар турында безгә кич утырганда Галия апа, Люция апа, Алсу апа бик үтемле итеп сөйләделәр. Хәзер бит заманалар башка, кибетләрдән җаның ни тели – шуны сатып алырга була. Яшьләр йонны кайдан алуларын да, ничек эшкәртүләрен дә белмиләр. «Орчык өмәсе» – безгә әби-бабаларыбыздан калган мирас. Ул кара көз җитеп, жиргә кар төшкәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куйган иде. Ә инде хуҗабикә тәм-томнар көйләгән. Өмәгә күрше-күлән, дус -ишләр җыелды. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башланды, кызларыбыз: Рушания, Айгөл, Аида, Талия йон язды. Люция апа, Рәшидә апалар, яшь кенә булса да Исламова Альбина оста итеп йон эрләделәр. Җиһаншина Валентина апа йон катты. Гобәйдуллина Алсу апа һәм Денисова Халия оекбаш бәйләделәр. Өмәдә кечкенә ярдәмчеләребез Азамат һәм Айбулат йонны киләпкә салыштылар. Ә инде өмә күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды. Люция апа «Ачы тау» җырын, Рабига апа «Хатирә» җырын, Рәшидә апа «Һәр көнне керәсең төшемә» җырын бик матур итеп башкардылар. Рәзил Вәлиевның «Яшьлегем хатирәсе» шигырен Галия апа сөйләгәндә күзләр яшьләнде. Кызык-мызык юморлар сөйләп, Рушания ханым күңелне күтәрде.

    «Башы – телемдә, ахыры– төендә» дип аталган мәкальләр, табышмаклар әйтелде. «Орчык бөтерү» уены барыбызның да күңеленә хуш килде.

    Бәйрәм бик күңелле булды, ярый әле килгәнбез, никадәр мәгьлүмат алдык, онытылып барган уен, җырларны белдек, дип һәммәбез сөенде. Эшен дә эшләдек, күңелне дә ачтык, дип көлештек.

    Эшләр тәмамлангач, хуҗа апабыз өмәчеләрне тәмле ит бәлеше, тәмле ризыклар белән сыйлады.

    Агач юынам, орчык ясыйм

    Зыр-зыр әйләнсен диеп,

    Кышка җылы оекбашлар

    Тизрәк бәйләнсен!– диеп шушы өйдәге хуҗаларга –Рәшит абый белән Галия апага кунак итүләре, тәмле ризыклары белән сыйлаганнары өчен, безгә бәйрәмне оештыруда ярдәм итүче барлык апаларыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм.

    Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Үткәннәребезгә ихтирам – киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрен дә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылыбызның даны булсын, һөнәр ияләренең юлларын яктыртсын.

    Ил-көннәребез имин, күгебез аяз, бәхетләребез тулы, уңышларыбыз мул булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: