Авыр булса да, үткәннәр сагындыра
(Шәүкәт абый язмаларының дәвамы) Алда язганымча, Низамов Әсхәт машинасын миңа тапшырып, җиңел генә (гаугасыз) колхоздан Чистайга китте.
Дөресен әйтим, колхозны “таратуда” (колхоз колын ирекле итүдә) алдагы елларда тагын «гөнаһларым» булды.
Шәйхетдинов Вәзих 1963-64 елларда авылда оештырган механизаторлар курсында укыды, МТЗ-50 тракторында эшләде. Май шлангасы тишелеп, май кереп, күзен имгәтте. Инвалид та, чын эшче дә түгел. 1972 ел, авыл советы рәисе идем. Беркөнне авыл советына килде. Зары да бар икән. Кызы янына Яр Чаллыга китәргә уйлаганнар (хатыны Зәйтүнә белән), колхоз җибәрми, белешмә бирмиләр ди. Совет системасының ялгышын (законсызлыгын) төзәттем. Авыл
советыннан кызы янына дәваланырга бара дип (күзе имгәнгән) белешмә язып бирдем. Вәзихны эзләүче булмады. Шунталыга кайтса, мине күреп, чын күңеле белән рәхмәт әйтә иде. Тормышлары рәхәттә үтте, үкенмәделәр китүләренә.
Эшләгән урынымнан файдаланып, Совет властена, колхозда тагын бер “аяк чалуымны” да таныйм инде. 2009 елның февраль-март айларында (10 мартка кадәр) Казан үзәк хастаханәсендә пычак ремонтында булырга туры килде. Беркөнне, палатага бер хатын кереп, туп-туры минем янга килде. Исемем белән әйтеп, гадәттәгечә исәнлек-саулык турында, ничек (ни сәбәпле) монда килүемне дә сораша, миңа рәхмәт әйтә. Иптәше Якуб турында сөйләп алды. Таныш та кебек, ләкин исемен әйтә алмыйм. Сизде минем танымаганны. Үзе әйткәч, искә төште. Әүхадиев Якуб хатыны Гөлчәчәк икән. Иптәше Якуб белән хастаханәдә эшлиләр. Ире Якуб сак хезмәтендә. Без сөйләшкән арада Якуб та керде. Хастаханә булса да авылдашлар белән очрашу күңелле булды. 1972 елдан бирле очрашкан юк иде. 37 ел үткән икән. Үзләре искә төшермәсәләр, очрашуга сәбәп килеп чыкмаса (хастаханәдә булу) Якуб, Гөлчәчәк истә булмас иделәр. Шул исәптән Шәйхетдинов Вәзих, Зәйтүнә дә.
Гөлчәчәк, Якубның миңа хөрмәтләре, рәхмәт әйтүләренең сәбәбе болай булды. Якуб, хатыны белән авылдан китәргә ниятләде. Якуб алдынгы комбайнчы, Гөлчәчәк сыерлар сава. Аларны авылдан җибәрү заманы өчен “ЧП” булыр иде. Авылдагы артык кеше, арзанлы, мәшәкать тудырмаучы (хокуксыз) эш кешеләре. Бу вакытта колхоз рәисе Әхмәтов Нургали абый иде (1961-1977). Беркөнне авыл советына Якуб хатыны Гөлчәчәк керде. Мин авыл советы рәисе (1971-1973). Гозере – авылдан китү теләге. Гөлчәчәк Казан тирәсендәге Столбище авылыннан. Алар бәхетенә булсын, Гөлчәчәкне сыер савудан коткаруга җай да килеп чыкты. Элек авылларда иминият агентлары бар иде. Бу вакытта ни сәбәпледер, бу урында кеше юк иде. Кадрны авыл советы рәисе тәкъдим итәргә тиеш. Дөрес, колхоз рәисе белән дә уртак тел табу кирәк. Нургали абый белән киңәшеп Әүхадиева Гөлчәчәкне агент вазыйфасына тәкъдим иттем. Гөлчәчәкне чакырып, белешмә язып биргәч, район штатына урнашты. Билгеле инде, ирекле гражданка документы - паспортлы булды. Өч ай эшләгәч, эшеннән китеп, Столбище совхозына урнашты. Хатыны киткәч ире Якубны да җибәрмичә булмый, гаилә таркала. Ходай биргән саулык-сәламәтлекләре, уңганлыклары, сәләтле булулары аркасында Якуб алдынгы комбайнчы, Гөлчәчәк мактаулы сыер савучы булып эшләделәр. Бүгенге көндә (2019 ел) җиләк-җимеш, яшелчәләр үстереп сату итәләр (пенсионерлар хоббие).
Алда булган вакыйгалар беркая да язылмаган, хәтта аларны белүче, аларны искә алучы да юк. Ләкин болар бар, Шунталы авылы, аның кешеләренең үткәне, тарихлары.
Авыр булса да, үткәннәр сагындыра дип башлаган идем. Язмамның алдагы өлеше, төп әйтәсе сүзләрем колхоз тормышы турында.
Колхозлар чорын белгәннәр әлегә бар. Бригадта эшләүче хатын-кызлар кул көче белән (көрәк, сәнәк) берәр гектар бәрәңге алдылар. Көзге салкында, кышкы кием белән, чөгендерен дә алдылар. Сарыкларны кардадан өстерәп килеп (берне генә түгел бит) кырыктылар. Бу эштә һәркем эшли дә алмый. Кайбер хатын-кызларның исемнәрен язып китсәм дә артык булмас. Әхмәтова Рәшидә, Нәҗипова Рузалия, Хисамиева Мауа, Хәммәдиева Рафига, Камалова Галия, Әхмәтҗанова Сания, Зәйнетдинова Заһирә, Җәлалова Рәсиха 20-25әр сарык кырка иделәр. Колхозның иң авыр эшләрендә эшләмәүче хатын-кызлар да бар иде. Хәзәр, еллар үткәч, мин аларны хаклы булганнар дип әйтә алам. Ни оттык ат хезмәте башкарып: бөкереләр чыкты, күп хатын-кыз имгәнеп, инвалид булдылар. Әхмәтҗанова Сания апа аяксыз, кулсыз калды (йөри, үзе кашык тотып ашый алмады). Дөрес, эшләмәсәң китереп бирмиләр. Үземнең инанган юлым да (яшәү девизы) беренчесе хезмәт, икенчесе туклану (ашауны кысмау), өченчесе ял итү (мөмкин булганча кешеләр белән аралашу), кунак булулар, бәйрәм итүләр.
Шуны да язып үтим, алда язасы сүзләрем колхоз тормышының терлекчелектәге авыр кул хезмәтен җиңеләйтү, навоз (тирес) чыгаруны, сыерлар савуны, су белән тәэмин итүне, механик юл белән (механизацияләү) башкару турында булачак.
(Дәвамы бар).
Шәүкәт КАМАЛОВ,
Кыр Шунталысы авылы.
ФОТОДА: ШӘҮКӘТ КАМАЛОВНЫҢ АВЫЛ СОВЕТЫНДА РӘИСЛЕК ЧОРЫ, 1971 ел, июнь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев