Заря
  • Рус Тат
  • Айнырга булышырмы?

    Кайсыдыр газетадан Россиядә кичке алтыдан иртәнге тугызга кадәр аракы, сыра, гомумән, спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр, дип укыган идем. Имештер, әгәр әлеге кагыйдә гамәлгә керсә, бездә эчкечеләр саны кимиячәк. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, ничек уйлыйсыз: хәмер сату вакытын чикләү эчкечеләр санын киметә алырмы? Әлфинур Галиева, Урманасты Шунталысы ФАПы мөдире: -...

    Кайсыдыр газетадан Россиядә кичке алтыдан иртәнге тугызга кадәр аракы, сыра, гомумән, спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр, дип укыган идем. Имештер, әгәр әлеге кагыйдә гамәлгә керсә, бездә эчкечеләр саны кимиячәк. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, ничек уйлыйсыз: хәмер сату вакытын чикләү эчкечеләр санын киметә алырмы? Әлфинур Галиева, Урманасты Шунталысы ФАПы мөдире: - 2000 ел башлары белән чагыштырганда эчүчелек күпкә кимеде. Шулай да эчеп йөрүче эшкә сәләтле, ягъни 60 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар әле һаман да очраштыргалый. Эчкечелек. Шушы бер генә сүзнең мәгънәсенә никадәр зарарлы һәм кирәксез күренешләр яшеренгән. Бу хезмәт дисциплинасының начараюы, авария һәм бәхетсезлеккә юлыгу, әхлакка сыймый торган хәлләр һәм җинаятьләр, гаиләләрнең таркалуы һәм балаларга зыян китерү, дигән сүз. Ә какшаган, кайчакта бөтенләй төзәлмәс хәлдә начарайган сәламәтлек?! Шуның аркасында зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен күпме вакыт, күпме көч китүен күз алдына китерү кыен түгел! Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү эшен тәртипкә салу һәм бу турыдагы кагыйдәләрне катгый үтәү зур әһәмияткә ия булыр һәм эчкечелекне бераз гына булса да киметер иде, дигән фикердә калам. Илдар хәзрәт, Коры Көрнәле мәчете имам-хатыйбы: - Исерткечкә ниятләп үстерелгән ашлык та, җимеш тә харам. Аны эшкәртү дә, сату да, эчү дә харам. Аллаһы Тәгаләдән курку булмаса, алай гына тыюның әллә ни нәтиҗәсе булмаячак. Аның көмешкә сатучылары, төнге кибетләре, "шәхси эшмәкәрләр"е бар. Хәзер бит аны дозалап та, ягъни акчасына карап та салып бирәләр. Кеше бит үз-үзенә дошман, алай булмаса, ул андый юлга басмый. Без, адәм балаларын, Аллаһы Тәгалә гыйбадәт максаты белән яраткан. "Зәрият" сүрәсенең 56 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Бисмиллә. Кеше илә җенне халык кылмаган, мәгәр миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым", - ди. Менә шуннан тора инде кешенең дәрәҗәсе, көче, бәхете. Бу дөньяда да, ахирәттә дә чынлыкта без Раббыбызга мохтаҗбыз һәм без Раббыбызның рәхмәтеннән башка бер генә мизгел дә тора алмыйбыз, ә ул Раббыбыз безгә мохтаҗ түгел, безнең гыйбадәтебезгә дә. Шуның өчен үзе иҗат иткән мәхлүкатның гыйбадәте Аллаһы Тәгаләгә генә тиешле. Ул аның хакы. Шушы гыйбадәттән шул мәхлүкат үзе файда күрә, әгәр кеше гыйбадәттән баш тарта икән, ул тәкәбберләнде. Кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан нәрсә боерылды, нәрсәдән тыелырга кушылды? Хәмер эчү, отышлы уеннар уйнау ул - шайтан эше. Шул коткыга бирелгән кеше, әлбәттә, шайтан юлын сайлый. Ул гыйбадәттән ерагая һәм ул шайтан пышылдавына иярә. Шайтан безгә дөнья ләззәтләрен гүзәл иттереп күрсәтә, кешеләреңне юлдан яздырырмын, дип, шуны Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә итә. Хәмер эчү - тыелган гамәл. Әйткәнемчә, Аллаһы Тәгаләдән курку булмаса, аны сатуны чикләп кенә уңышка ирешеп булмаячак. Безнең гыйбадәтебездә Аллаһны ярату, аның газабыннан курку һәм аның рәхмәтен өмет итү чагылырга тиеш. Йосыф бабай Әхмәтҗанов, Кыр Шунталысы авылы: - Аракы сатуны кичке 6дан иртәнге 9га кадәр чикләүнең файдасы аз гына булса да бардыр инде ул. Мин инде олы яшьтә, шуңа күрә мине ул мәсьәлә борчымый. Менә типсә тимер өзәрдәй ирләрнең, бала тәрбияләүче хатыннарның эчеп йөрүе бер дә матур күренеш түгел, шул мәсьәләгә мин битараф кала алмыйм. Аракы, начардан кала, яхшыга илтми инде ул. Хәмер кайда, иблис шунда, диләр. Эчәргә яратучылар һәр авылда бар. Ярый ла, ирләр генә эчсә, кайбер авылларда хатын-кызлар да баш күтәрми эчә бит. Менә шунысы аяныч. Эчкән кешегә бернәрсә дә кирәкми, аның башында бер генә уй - аракыны кайдан табып эчәргә. Алар өчен диңгез тубыктан. Әле генә тормыш юлына аяк баскан яшьләргә дә, урта яшьтәгеләргә дә киңәшем шул: вакытларын бушка сарыф итмәсеннәр, файдалы эш белән шөгыльләнсеннәр иде. Акчалары күп булса, диңгез буена яки чит илгә барып ял итеп кайтсыннар.Эчкән кешенең гаиләсендә дә тәртип булмый. Балалары тәртипле, бәхетле тату гаиләдә үссен. Яшәү ямен аракыдан тапмасыннар. Тормыш бит исерткечтән башка да бик матур, кадерен генә белергә кирәк. Аракы бит ул бөтен усаллыкларның анасыдыр, ягъни һәр төрле усаллык һәм начарлык исерткеч эчемлекләрдән туа. Дөньяда эшләнгән бик күп явызлык һәм усаллыклар, юл казалары, янгыннар, кеше үтерүләр, һәртөрле ямьсез бәхәсләр, җәнҗаллар һәм әхлаксызлыкларның күбесе исерек кеше тарафыннан эшләнә. Разия ханым, сәүдә хезмәткәре: - Эчмәгән кеше чикләү бармы-юкмы, эчми инде ул. Ә эчкән кеше бернәрсәгә карамый, эчмичә тора алмый. Ялган аракымы, суррогатмы - барыбер табып эчәчәк. Әнә 80 нче еллар уртасында "коры закон" кертелгән инде, виноград агачларын кистеләр, спирт заводлары ябылды. Эчүчелек кимеде? дип уйлыйсызмы? Юк, киресенчә, көмешкә, төрле суррогат сатучылар, бензин, ацетон ише нәрсәләрне иснәүче токсикоманнар саны артты. Эчкән кеше нәрсәләр генә эчеп бетермәде. Күпме кеше шуларны эчеп теге дөньяга китте. Тәрбиясез һәм тәртипсез кешеләр күп. Алар нинди генә чикләүләр куйсаң да, әллә кайдан табып та, нәрсә туры килсә, шуны эчәчәк. Икенче яктан караганда, әзрәк оятлары калганнар өчен бу закон бик яхшы булачак. Бәлки, эчүчеләр саны кимер. Бүгенге бурыч - эчә башламаган кешеләрне, шул ук яшьләрне эчкечелектән саклау. "Эчкечелек - авыру ул. Халык арасында аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Бу эштә гаилә, мәктәпнең роле зур. Һәр ата-ана үз баласына үрнәк күрсәтергә тиеш. Бу проблемага битараф калырга ярамый. Муниципалитетларда да аерым эш алып барылырга тиеш. Һәр эштә дә тәртип булсын иде. Көрәшне без максатчан алып барырга бурычлыбыз", - дигән иде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер чыгышында. Лилия Зарипова, С.Баттал исемендәге Зур Тигәнәле музее директоры: - Файдасы булыр инде аның. Яшьләр арасында эчкечеләр саны кимер иде, бәлки. Үзебезнең авылда эчүчеләр алай бик күп түгел, ә менә читтән килгәннәр үзләре дә баш күтәрми эчәләр, авылыбыз кешеләренә дә тискәре йогынты ясыйлар. Өйдәге җәнҗаллар, юл һәлакәтләре (күбесенчә төнлә) булмас, гаилә бюджетына да файда булыр иде. Аракы аз сатылса, халык күбрәк дин юлына басар иде. Мин мондый законны яклыйм. Безнең авыл урамында аракы теләнеп йөрүче ир-атлар һәм хатын-кызлар бар әле, шуларны күреп йөрәк әрни, ә берничек тә ярдәм итеп булмый, бигрәк тә хатын-кызлар арасында андыйлар күп. Ләкин аларга бу чикләүләр генә булышмас шул. * * * Әйе, без сораштыруда төрле фикерләр ишеттек. Ләкин нинди генә чикләүләр кертсәң дә, эчкән кеше эчүен ташламас инде. Эчкечелек проблемасын хәл итү теләге һәр кешенең үзендә булырга тиеш. Төп бурыч - яшьләргә дөрес ял итү формаларын күрсәтү, аларны спорт белән шөгыльләнүгә тарту. Фото:http://2ussr.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: