Заря
  • Рус Тат
  • Бахта авылында – Питрау бәйрәме

    Питрау ул - җыр, моң, табигать,чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең, дигән гыйбарәләр яши.

    Шуңа күрә дә керәшен халкының бәйрәме - Питрау зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Кр.Баран авылының "Бәрәнҗәр", "Айбагар" керәшен фольклор коллективлары да Мамадыш районының Җөри авылында ел саен үткәрелә торган Питрау бәйрәмендә катнашып килделәр,ә менә быел Чистай районының Бахта авылына барып кайттылар. Шул хактагы тәэсирләрен авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ирина ЯКОВЛЕВА уртаклаша.
    - Питрау бәйрәме үткәрелә торган алан бик матур җиргә урнашкан. Безне анда ачык йөз белән, кунакчыл каршыладылар. Бәйрәм бик үзенчәлекле, шәп оештырылган иде. Баштан безне балык шулпасы, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйладылар.
    Шуннан соң, бәйрәм башланганчы без, керәшен халкын, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, аннары Чистай районы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Чурин котлады.
    Бәйрәмдә авылның бөтен кешесе катнашты. Бирегә Яңа Чишмә районыннан керәшен Кондратасы авылы, без, Кр.Бараннар һәм үзләренең йолаларын, бәйрәмнәрен, бигрәк тә Питрау бәйрәмен яратучылар килгән иде.
    Изге апостоллар, ягъни Гайсә пәйгамбәрнең шәкертләре Петр һәм Павел көне керәшеннәрдә иң изге, зур бәйрәм булып санала. Без, керәшеннәр, Питрау бәйрәменә өйләр юып, ураза тотып әзерләнә, бигрәк тә иң соңгы җиләк бөккәне өстәлебезне бизәп тора. Питрау иртәсендә иң беренче булып яфраклар, төрле үләннәр җыйганнар, төрле чәчәк-үләннәр белән йорт-җирне бизәгәннәр.
    Әби-бабаларыбыз әйтүенчә, Питрау көнне җыелган үләннәрдән кайнатып чәй эчсәң, барлык авыруларың да үтә икән. Шул көнне туган сабыйларга Петр һәм Павел исеме кушканнар.
    Питрау көнне яшь парлар үзләренең парын тапса, бик бәхетле була, дигәннәр. Керәшендә әйтем дә бар әле: Питрау көнне кәләш сайласалар, Покрау көнне туй үткәргәннәр. Яшь парлар да нык, тату яшәгәннәр.
    Менә без, Кр.Баран керәшеннәре дә, Мамадыш районының Җөри авылына түгел, быел үзебезнең "Бәрәнҗә", "Айбагар" фольклор коллективларыбыз белән 15 июль көнне Чистай районының Бахта авылы керәшен кардәшләребезгә юл тоттык. Керәшен кардәшләребез бергәләп "Безнең ил" җырына "Дуслык хороводы"нда әйләндек.
    Бахта "Карендәшләр" ансамбле үзенең "Бахта тарихы" турындагы җыры белән бәйрәмне ачып җибәрде. Аннан соң "Керәшен чибәрләре"конкурсы булды. Безнең керәшен чибәребез Ксения Александрова икенче урынны яулады.
    Аңа бүләкләр һәм диплом тапшырдылар. Сәхнә гөрләп торды, фольклор ансамбльләр үз якларында җырлана торган җырлары, биюләре белән тамашачыларда әйбәт тәэсирләр калдырдылар.
    "Бәрәнҗәр" - өлкәннәр, "Айбагар" балалар коллективлары белән ун номер әзерләп барган идек, бик яратып калдылар, коллективларыбызга мактау хаты һәм дипломнар тапшырдылар, сый-хөрмәт белән, үзләренә концерт белән тагын килүебезне сорап, озатып калдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: