Заря
  • Рус Тат
  • Бала чагым инеше

    Габбас Әхмәтшинның үзенең авылдашларына, бала чагына һәм яшьлек елларына багышлап язган "Бала чагым инеше" исемле мәкаләсен татарчалаштырып бирүне дәвам иттерәбез.

    1963 елның җәй уртасы иде. Без, үзебезнең урам малайлары, ат арбасында атлар өчен үстерелгән берьеллык терлек азыгы арасыннан табып, яшь яшел борчак ашап утырабыз. Безнең янга Әсхәт Исхаков килеп, безгә "Люминал" дигән матур исем белән аталучы ап-ак кечкенә таблеткаларны татып карарга тәкъдим итте. Ул: "Бу даруны әби эчә, ул тегенди-мондыйны гына эчмәс", - диде. Ышандыру өчен аларның берсен үзе дә кабып җибәрде. Шуңа да карамастан, башка малайлар һәм кызлар аның үрнәгенә иярергә ашыкмадылар. Шунда Әсхәтне энем Наил коткарды, ул таблеткаларны: "Дару файдалы ул", - дип бер-бер артлы йота башлады. Былтыр ул керосинкадагы кайнар ашлы кәстрүлне үз өстенә актарып, битен һәм тәнен пешергән һәм айдан артык хастаханәдә яткан иде. Ачы даруларны эчәргә ул анда өйрәнгән. Бөтен борчакны һәм таблеткаларны ашап бетергәч, без качышлы уены уйный башладык. Көн сүрән, болытлы, хәтта җәй өчен бераз салкынча да иде. Безне эзләячәк кешене билгеләп, төрлебез-төрле якка йөгерде. Күпмедер вакыттан соң Наилнең ничектер сәер качуын сизеп алдык. Ул ап-ачык урында йомарланып, үзенең пиджагына төренеп ята башлады. Соңрак ул, йоклыйсым килә, дип, үзен бөтенләй борчымауны сорады. Сыйныфташым Руфия Мусина хастаханәбездә акушерка булып эшләүче әнисе янына йөгерде. Сара апа эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз аңлап алды. Наилгә сөт эчерде дә, аның авызына каз каурые тыгып, ашказанын чистарту өчен бөтен ашаганын косып чыгарырга мәҗбүр итте. Ул бу процедураны энемнең агарып киткән йөзе алсу төскә кергәнче берничә тапкыр кабатлады. Әгәр вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, Наил бөтенләй уяна алмаган булыр иде.


    1963 елның ноябрендә инештә боз катты, ә аның ярлары җиңелчә генә беренче кар белән капланды. Бу чакта чаналарда җилләнеп алудан кайсы гына малай тыелып кала алсын икән?! Без унлап җыелдык. Бер ярдан шуып китеп, боз буйлап икенче ярга кадәр бара идек. Миндә шул ук иренемне ярган чана иде. Әле күптән түгел генә бабам, менә дигән тимерче, аны бик әйбәт ремонтлаган - сынган һәм өзелгән табаннарын ябыштырып биргән иде. Мин чананың яхшы шууын, каршы як ярга бик тиз барып җитәчәген, әле моннан соң да аның белән шуарга мөмкин булуын белә идем.
    Инешне башка малайлар кебек аркылыга түгел, ә буйга чыгарга булдым. Чынлыкта мин шактый еракка шуып киттем. Бу миңа ошады. Мин үземнең тырышлыкларымны үҗәтләнеп кат-кат кабатлый башладым. Инешнең карлы урынына җиткәч, малайлар миңа, тизрәк аннан кит, дип кычкырырга тотындылар. Туктап калган чанамны этәргә маташып, кулым белән карга тыгылган идем, аның астында боз булмавын абайлап алдым. Бу нибары бераз катып киткән кар кабыгы гына иде. Мин соңыннан боз катмаган ачык урынны бер өер йорт казлары ясаганын белдем. Тагын берничә җайсыз хәрәкәт, һәм мин инде бер кулыма чанамны тотып (шундый яхшы әйберне батырырга ярыймыни), икенчесе белән ярга чыгу өчен бозны вата-вата суда тыпырчына идем. Боз, дөресрәге, туңган нәзек кар катламы ярга кадәр 6-7 метр калгач, ватылмый башлады, бу урында тирәнлек 3 метр иде. "Коену өчен" шактый гына урын ясап, баштарак су өстендә торырга булышкан кышкы мамык пальтомның авырайганнан-авырая барганын сизеп алдым. Иң баштан боз өстенә чанамны, аннары маңгаема төшеп, күземне каплап җәфалый торган бүрегемне ташладым. Гел эшләп торганга аягымнан резин итекләрем шуып төшә башлады. Аларны да салып, боз өстенә ыргыттым. Нәҗмиев Хамис кайдандыр таяк табып, аны миңа сузды. Мин таякның бер башын эләктереп алдым, ләкин мине инде тартып чыгару мөмкин булмаган хәлгә әйләнде. Пальтом суны үзенә сеңдереп бетерде. Малайлар минем тирәмдә ыгы-зыгы килде, ләкин беркем дә ярдәм күрсәтә алмады. Курьерларга рәхмәт, алар фәрештәләр кебек, кирәкле вакытта кирәкле урында булып чыктылар. Беренче очрактан аермалы буларак, коткаручымның исемен яхшы хәтерлим. Ул сыйныфташым Фәссахова Ханиянең әнисе Бибиҗамал апа булып чыкты. Ләкин ул вакытта, бөтен дөньяга тавыш куптарды, дип, аңа ачуым чыккан иде. Аның чакыруына беренче булып яр буена күршебез Сафин Рәмис йөгереп төште. Күптән түгел генә өч ел хезмәт итеп кайткан Рәмис әле һаман да солдат киемендә йөри иде. Бакчаның якындагы киртәсен каерып алып, ул аны миңа таба сузды һәм үзенә тартты. Ләкин минем авырлыгым инде алай гына тартып чыгарырлык түгел иде. Шул чакта ул минем янга шуышып килде дә, куллары белән тартырга тотынды. Болай да килеп чыкмады. Мине тартып чыгару өчен аягына торып баскач, үзе суга чумды. Бу вакытта инде ярдәмгә күп ирләр йөгереп килде. Рәмис мине бозга этеп чыгарды, мин янәшә ятучы киртәне эләктереп алдым да, берничә кеше аны ярга таба тарта башлады. Яр буенда безнең янга йөгерүче әтине күреп алдым һәм минем беренче теләгем кире бәкегә чуму иде. Рәмис белән мине тиз генә якындагы өйгә алып киттеләр һәм анадан тума чишендерделәр. Кемдер кибеттән ике шешә аракы алып кайтып, тәннәребезне уа башлады, ә Рәмискә әле бер стакан салыпта бирделәр. Мич почмагыннан хуҗаның кызлары көлеп, безгә карап торалар иде. Битем шул чакта ояттанмы, әллә салкыннанмы янды икән - белмим.
    Шунысы гаҗәп, салкын суда 20 минутлап торганда мин аның салкынлыгын тоймадым. Тагын да гаҗәбрәге шул, мин хәтта батып үләрмен, дип тә уйларга өлгермәдем. Мине барыннан да күбрәк әти-әниемнең күзенә ничек карармын икән? дигән сорау борчыды. Ләкин әни дә, башка очракларда бик кырыс әти дә орышмадылар да, битәрләмәделәр дә. Миннән аермалы буларак, бу маҗараның нәрсә белән бетәргә мөмкин булуын бик әйбәт аңлыйлар иде.
    Алар миңа сатып алырга рөхсәт итмәгән бердәнбер нәрсә - һәр икенче яшьтәшемнең берсендә булган тимераяклар. Озакламый алар безнең кибеткә дә кайта башладылар.Тагын шунысы да сәер, мин өшүдән авырып китмәдем, ләкин әллә шок булды инде, әллә башка нәрсә - ике көн калтырандым. Икенче көнне мәктәпкә әнинең калошларын һәм энемнең пальтосын киеп киттем. Мәктәптә адәм мәсхәрәсенә (шулай булыр дип уйлаган да идем) калдым. Барысы да миннән көлделәр, мине "водолаз", "балыкчы" дип үртәделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: