Заря
  • Рус Тат
  • Бала чагым инеше

    Габбас Әхмәтшинның үзенең авылдашларына, бала чагына һәм яшьлек елларына багышлап язган "Бала чагым инеше" исемле мәкаләсен татарчалаштырып бирүне дәвам иттерәбез.

    Өебез каршында яз көне ел саен инеш ярларын кузлаларда торучы җиңел агач басма белән тоташтырдылар. Бу җәяүлеләр өчен уңайлы кичү юлы гына түгел, ә авыл балаларына суга сикерү өчен менә дигән трамплин да иде. Шушы урында инешнең киңлеге - 12-15 метр, тирәнлеге 1,5-2 метр тәшкил итте, бу яңа гына йөзәргә өйрәнүчеләр өчен бик әйбәт шартлар иде. Инеш ярлары ике яктан да үзенә күрә бер пляжга, ярышлар үткәрү урынына әйләнә иде. Кайбер малайлар инешне 5-6 мәртәбә йөзеп чыгалар иде, ә дустым Хамис Нәҗмиев су өстендә бер хәрәкәтсез биш минуттан артыграк тора һәм аның "фокус"ын беркем дә кабатлый алмый иде. Авыл малайлары көненә күп тапкырлар, зәңгәрләнеп беткәнче коена алсалар, безгә әти-әни чик куйды - көнгә ике тапкыр гына коенырга ярый иде. Без энем белән моны катгый үтәдек. Шуңа күрәдер дә, мөгаен, йөзүдә күпләрдән калыша идем мин, шунлыктан су астында коенуда махсуслаша башладым һәм уңышка ирештем. Мин су астында бер ярдан икенчесенә бер сулышта йөзеп чыга идем һәм бу мине сөендерә иде.


    1960 елның августында әтиемне Кыр Шунталысына колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Бу авыл елганың Камага агып төшә торган тамагына тагын да якынрак урнашкан. Безнең яңа бакча артында ага торган елга мул сулы, киң һәм тирән иде. Монда хәтта балыклар да эрерәк иде. Авыл яныннан Чистай-Казан шоссе юлы уза, электр уты үткәрелгән иде инде, шуңа күрә Кыр Шунталысында тормыш Урта Тигәнәледәгедән аерылып торды. Кыр Шунталысында бер ел гына яшәвебезгә дә карамастан, тормышыбызның бу чоры тулаем илебез буенча да (1961 елның гыйнварында акча алмашыну һәм Гагаринның 12 апрельдә галәмгә очуы гына да ни тора), колхозда да (ни дисәң дә, әтиебез колхоз рәисе иде бит) төрле вакыйгаларга бай булды. Мин үсә төштем, дөньяны танып-белә башладым, миңа барысы да кызык иде, үзем өчен күп кенә ачышлар ясадым, көз көне мәктәпкә барырга әзерләндем. Шуңа да карамастан, мин Тигәнәле-Шунталка елгасы белән бәйләнгән хәлләргә тукталып үтәргә телим. Урта Тигәнәледән аермалы буларак, инеш Кыр Шунталысын ике өлешкә бүлми. Уң якта - авыл үзе, ә инешнең икенче ягында терлекчелек фермалары урнашкан. Ә аларга ел саен боз агымы алып китә торган бердәнбер күпер аша гына чыгарга мөмкин иде. Яңа күпер төзегәнче колхоз вакытлы кичү ясап куйды. Бу яраксызга чыгарылган, яр буйларында металл трослар белән тоташтырылган йөк машинасы кузовыннан ясап куелган паром иде. Кирәкле ярга чыгу өчен берничә кеше үзләренә махсус бауны тарта иделәр. Бервакыт бу паромга зур гына бер боз кисәге килеп бәрелде һәм ул, трослардан ычкынып, сыер савучылар белән агым буйлап аска агып китте. Бары тик очраклылык аркасында гына беркем дә зыян күрмәде. Ә көз көне инеш, үз суларын Кама елгасына ипле генә агызып, үзен бик тыныч тота иде.


    Ул елны көз бик озын килде: я туңдырды, я янәдән эретте. Инештә су үтә күренмәле боз белән капланды, һәм су астында балыкларның ничек ашыкмыйча гына йөзүләрен, боз астында күбекләнеп саз газы - метан җыелуын (бозны тишеп, без шырпы белән аны кабызып җибәрә идек) карарга була иде. Хәтта киез итекләр белән дә аяк астында сыгылып торучы тигез боз буйлап шуу аерым бер рәхәтлек бирә иде. Металл пластинкалы кулдан ясалган агач тимераяклар күрше малае Коляның гына бар иде. Көннәрдән бер көнне инеш буйлап узыша- узыша шуганда күпер астына килеп керүебезне сизми дә калганбыз, анда җылырак һәм шуңа күрә бозы да нәзегрәк булып чыкты, мин күкрәгемнән суга төшеп киттем. Аннан-моннан гына киемнәремне сыгып, итекләрем эчендәге суны түгеп, киемнәремне үз тәнем белән киптерергә тырышып урамда йөри башладым, ләкин кибәсе урынга киемнәрем шакыраеп катты гына. Бу вакытта безгә кунакка килгән әбиемнән эләгүен бик яхшы белмәсәм, тизрәк өемә йөгерәсе генә иде дә бит. Әбием энем белән мине генә түгел, ә бәлки ике туган абыйларыбызны һәм апаларыбызны да диярлек тәрбияләде. Ул бик тә акыллы, хезмәт сөючән һәм чиста, гадел һәм бер үк вакытта бик кырыс та кеше иде. Биш баланы берүзе үстереп, үз гомерендә бик күпне күргән, күп белә һәм, иң мөһиме, хәтере яхшы булу өстенә, бөтен нәрсә турында кызыклы итеп сөйли дә белә иде.


    Суга батканыма инде өченче сәгать китте, салкын үзәгемә үтте. Миңа колхоз курьеры игътибар итеп, миннән, нишләп өеңә кайтмыйсың? дип сорады. Туры җавап алгач, кулымнан тотып, мине өебезгә илтеп куйды. Әни белән әбигә безнең сөйләшүебез турында сөйләде. Миңа шулкадәр уңайсыз һәм оят булып китте. Гаҗәпкә, мине беркем дә орышмады, киресенчә, ни өчен шундук өйгә кайтмадың, дип шелтәләп кенә алдылар һәм миңа чиста коры кием кигезделәр. Тормыш көйләнде, рәхәт һәм күңелле булып китте.
    Күпер астындагы шушы күңелсез хәлдән соң берничә көннән миңа тагын бозның ныклыгын сынап карарга туры килде. Бу юлы инде инештә түгел, ә кечкенә күлләвектә. Өебез каршында кайчандыр мәчет булган. Манараларын алып ташлагач, аннан мәктәп интернаты ясадылар. Бина иске иде инде һәм идәне җылы булсын өчен авылларда аның нигезенә эргә салалар иде. Туфракны алган урында тирән булмаган, ләкин шактый озын чокыр хасил була, ә аңа яңгыр суы тула иде. Яхшылап туңып та өлгермәгән сыгылмалы боздан ул ватылганчы шуып калу авыл балаларының яраткан шөгыле иде. Берничә тапкыр уңышлы гына шуганнан соң җиргә сеңеп туңган таякка абынып, шушы чокырга йөзтүбән барып төштем. Боз күтәрә алмады, һәм мин баштанаяк боз ваннасына чумдым. Озын- озак уйлап тормастан, әле күптән түгел генә үземне җылы кабул итүләрен искә төшереп, өйгә йөгердем. Ләкин бу юлы инде бик нык ялгышканмын булып чыкты, миңа әбидән бик каты эләкте. Орышудан да битәр, бер атна буена ул мине урамга да чыгармады.


    Без бала чакта авылларда салкыннар җиткәч, инешнең бөтен җирендә су алу һәм кер чайкау (зуррагын) өчен бәкеләр уялар иде. Ул чакта автоматлар түгел, гади кер юу машиналары да юк иде, электрның әле үткәрелеп кенә килгән чагы, ул да кичләрен генә бирелә. Кер юу порошогы урынына - кер сабыны, машина урынына - кытыршы кер юу тактасы, су кайнату өчен газ урынына керосинка иде. Кер юу җыелмасы менә шулар иде. Керләрне юып бетергәч, теләсә нинди һава торышында, кышын һәм җәен хатын-кызлар керләрен чайкарга инешкә төшәләр иде. Бәкедәге су плюс булса да, нульгә якын иде. Суыктан әниемнең каз тәпиләре кебек кызарган куллары һаман да күз алдымда тора. Гомумән, әниебез һәр нәрсәдә пөхтәлек ярата. Берәр нәрсә эшли башласа, ул эшне җиренә җиткереп башкара, өй җыештырса, тел тидермәслек, чип-чиста итеп җыештыра. Күп еллар узгач, 2000 еллар башында әнигә инсульт булды, һәм аны авыр хәлендә район хастаханәсенә илттек. Безнең белән кайгыбызны уртаклашырга күршебез Чибинев Фатыйх абый керде һәм: "Галия апа бик тә пөхтә кеше иде, аның юган керләре дә кар кебек ап-ак булуы белән башкаларныкыннан үзгә бер аерылып тора иде, Аллаһы Тәгалә аңа терелергә насыйп итсен", - диде. Мондый бәяне ишетү рәхәт тә, моңсу да булды.


    Урта Тигәнәлегә кайткач, мин генә мондый маҗараларга юлыкмыйм икәнлекне аңладым. Күрше малае Исхаков Наил ничектер кер юа торган бәкегә төшеп китә. Апалары аңа аннан чыгарга булышалар, аннары аны тимер чанага утыртып, еламасын өчен боз буйлап чаптырып йөртәләр. Ул туңып, күшегеп бетә, ләкин шундый игътибар күрсәтелгәнлектән, бик канәгать була. Өйгә кайтырга куркалар, аларны да өйләрендә әбиләре көтә бит.


    1961 елның 1 нче сентябрендә, бездән нәкъ бер чакрым ераклыкта урнашкан Урта Тигәнәле урта мәктәбенең беренче сыйныфына барган көн шыксыз -ничәнче көн тоташ яңгыр ява, салкын һәм болытлы иде. Юл начар, һәр адымны зур тырышлык белән атларга туры килде, саз резин итекләрне үзенә суырды. Ун ел дәвамында һәр көнне диярлек теләсә нинди шартларда һәм теләсә нинди көндә шул араны үтәргә кирәк булды. Мондый авырлыкларны исәпкә алып, балаларга язгы каникулларны махсус юл өзеклегендә бирәләр иде. Кыш көне инеш коткара, юл боз өстеннән салынды. Ә боз ныгыгач, аннан җигүле атларга һәм хәтта тракторларга утырып бара идек.


    Яңа елдан соң, бозның калынлыгы 40-50 сантиметрга кадәр җиткәч, колхозның сөт саклагычы өчен инештә боз әзерли иделәр. Ул чакта көнкүреш суыткычлары юк иде, зур сәнәгать суыткычлары турында сөйләп торасы да юк. Ә бу болай эшләнде. Колхоз 5-6 кешелек бригада бирә, ул бозны уеп алып, аны 1х1 метрлы кубларга вата иде. Аны чылбырларга чорнап, озын саплы тимер ыргаклар (багор) белән судан тартып чыгаралар иде дә, атлар белән (соңрак, техника күбәйгәч, Беларусь тракторы ярдәмендә) саклагычка сөйрәп киләләр иде. Әзерләнгән боз җәй азагына кадәр диярлек җитә иде, ә су катмаган урын (бозын алганнан соң барлыкка килгән) еш кына мәктәпкә барганда яки кайтканда яңа боз өстеннән шуарга яратучы малайлар өчен "саф һавада бассейн"га әйләнә иде. Бәхеткә, батып үлүче-нитүче булмады.


    Язмыш шул арада энем белән икебезне ныклыкка сынавын дәвам иттерде. Җәйге каникуллар - мәктәп балалары өчен иң яраткан вакыт. Ничек инде шулай булмасын, ди, өйдәге кайбер эшләрне исәпләмәгәндә, өч ай ял итү бит ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: