Заря
  • Рус Тат
  • Бала чагым инеше

    Габбас Әхмәтшинның үзенең авылдашларына, бала чагына һәм яшьлек елларына багышлап язган "Бала чагым инеше" исемле мәкаләсен татарчалаштырып бирүне дәвам иттерәбез.

    Күпер уңаеннан Кызылъяр авылы тракторчылары белән бәйләнгән бер хәл исемә төште. Белмим, тракторчылары исерек булган, белмим, тракторы начар яктырткан, күпергә керәсе урынга алар аннан 30 метрлар ераклыктагы суга иң текә урыннан төшеп киткәннәр. Иртә белән су өстендә ДТ-54 нең түбәсе генә тырпаеп тора. Мескен тракторчы тракторын тартып чыгару өчен тросны тоташтырырга, дип, октябрьдә бер трусиктан салкын суга чумарга мәҗбүр була. Беренче тапкырдан тоташтыра алмый, шуңа күрә моны тракторны тартып чыгарганчы берничә тапкыр кабатлый. Аны ваемсызлыгы өчен хөкемгә тартырга тиеш булалар, ләкин күп тә үтмәде, авылга аның үпкә ялкынсынуыннан үлүе турында кайгылы хәбәр килде.


    Мин туган һәм 4 нче сыйныфка кадәр укыган өебез елганың сул ягының беренче урамында урнашкан иде. Өебезнең тәрәзәләре көнчыгышка, каршы як ярга карыйлар, шуннан кояш күтәрелә иде. Кышын һәм язын без кояш чыкканчы торып, аяз көнне еш кына аның күтәрелүен карап хозурлана, ә әниебез шул вакытта утын белән мич ягып, ипи һәм кабартма пешерү өчен камыр куя, коймаклар, кайвакыт бөккәннәр пешерә иде. Гаиләбезнең төп ризыгы камыр ризыкларыннан һәм бәрәңгедән торды. Ит, тәм-томнар һәм җиләк-җимеш зур бәйрәмнәрдә генә эләгә иде. Туклануыбыз бертөрле генә булса да, бәхеткә, безнең буын ачлыкның ни икәнен белмәде. Әти- әниемә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре буларак, Хрущев заманнарында билгеле бер нормалар буенча кукуруз оны белән бергә икенче сортлы бодай оны бирәләр иде. Ә колхозчыларга хезмәт көненә бөртекле ашлык, нигездә терлекләренә дә ашату өчен арыш бирделәр. Ул елларда авылда пекарнялар булмаганлыктан, һәр хуҗабикә ипине өендә пешерә иде. Кыш көне аңлашыла әле, мич һәр көнне ягыла, ә җәен бу чыгымлы эш иде, чөнки утын кыйммәт торды. Терлекләре булган йортларның күбесе тиресләрен ашлама итеп бакчага чыгарып түкмәделәр, аннан кизәки ясыйлар иде. Нигездә бу эшне хатын-кызлар һәм балалар башкарды. Һәр өй каршында җәй көннәрендә кизәкидән киптерү өчен өеп куелган "чыршы"лар хасил була иде. Мин үзләре пешергән арыш ипиен ашаучы яшьтәшләремә көнләшеп карый идем (мөгаен, минем организмыма сөякләрне ныгыту өчен кальций җитмәгәндер), ә аларның бик тә ак ипи ашыйсылары килде. Һәр уңайлы очракта без клубта яки урамда ипи кисәкләрен алмаштырып ашый идек. Тоз яки шикәр комы, ахыр чиге кар сибелгән яңа пешкән ипидән дә тәмлерәк нәрсә булырга мөмкин? Күршеләребез Гөлчирә апа белән Бари абый Галиуллиннар безне сыйлаган май һәм бал ягылган ипи тәмлерәк булса гына инде. Аларның үз балалары булмады һәм моның өчен үзәкләре өзелүе сизелеп тора иде.


    Бари абый колхозда умартачы булып эшләде, үзенең инешкә терәлеп торган бакчасында да берничә умарта тота иде. Ул бал кортларыннан җәй көне алар бакчасы яныннан күпердән чыгучыларга, бигрәк тә коенырга килгән бала-чагага шактый ук эләгә иде. Бал корты ике күз арасын чакса, өч көн шешкән күз белән йөри идең. Безнең газапларыбызны күршеләребез бөтен баланы беренче алынган бал белән сыйлап җиңеләйтә иделәр.


    Гаиләбез сыер асрамады, һәм без сөтне күршеләрдән сатып ала идек. Беренче сыерыбызны бары тик 1962 елда гына сатып алдык. Миңа ул вакытта сигез яшь иде инде. Киләсе елда сыерыбыз бозаулагач, бозавыбызга Мишка дигән исем бирдек, һәм озакламый ул безнең уенчыгыбызга да, дустыбызга да, кайчак баш бәласенә дә әйләнде. Озакламый партия һәм Хөкүмәтнең колхоз-совхозларда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне үзәкләштерү турында карары чыкты, ләкин колхозчылар терлекләрен колхоз көтүенә тапшырырга ашыкмады. Әтием, колхозның партия оешмасы секретаре буларак, башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш иде. Мишкага соңгы тапкыр он болгатып, су кушылган сөт эчергәннән соң без аны әни белән колхоз фермасына алып киттек. Әни, үгезнең муеныннан бау белән бәйләп, алдан бара, ә мин нәзек чыбык белән аны куып, арттан атлыйм. Ә үземнең күзләремнән бертуктаусыз яшь ага. Мишканы тапшырганнан соң энем белән аның янына еш барып йөрдек. Ул безне таный, безнең янга килә һәм, аны моннан алып китүебезне сорагандай, күзләрен мөлдерәтеп безгә карап тора иде.


    Гаиләбез дүрт кешедән: әти, әни, мин һәм миннән яшь ярымга кечерәк энем Наилдән тора иде. Бала чагымда мин әтиемне хәтерләмим диярлек. Гәрчә аның барлыгы яхшы сизелеп торса да. Без җитеш тормышта яшәдек, ә өйдәге һәм ишегалдындагы күп кенә әйберләрне әти үз куллары белән ясады. Аның остаханәсе һәм әйбәт эш кораллары бар иде, үзенең буш вакытында ул нәрсә дә булса әмәлләп куя иде. Әтиебез һәр көнне диярлек өйдән иртүк чыгып китә, без йоклап кала, ә ул кайтканда без инде йоклаган була идек. Ул елларда Бөек Ватан сугышының элеккеге фронтовикларына аерым хөрмәт иде, аларга җаваплы постларны ышанып тапшырдылар. Ул чакта авылларда ял көннәренең нәрсә икәнен белмәделәр, бигрәк тә җәен.


    Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әти белән боз буйлап әнине мәктәпкә алырга барганыбызны яхшы хәтерлим. Ул югары партия мәктәбендә укый һәм Мәскәүдән кайткан гына чагы иде, анда ул дәүләт имтиханнарын тапшырырга барды. Аяк астында энҗе бөртегедәй яңа яуган кар шыгырдый, клуб янында динамикадан бөтен авылга бәйрәм музыкасы яңгырый, комсомоллар чыршы бизәгән. Ике яктан да әтиебезнең җылы кулларына тотынган килеш, менә безнең әтиебез нинди бит, дип мактану өчен безне күбрәк яшьтәшебез күрмәсме дип, тирә-якка карап барабыз. Әтиебез төз гәүдәле, озын буйлы кеше иде. Өстендәге соры каракүл якалы драп пальтосы, башындагы шундый ук мехтан тегелгән бүреге, фетр киез итеге бездә аерым бер горурлык тудыра иде.


    Безне тәрбияләүнең төп авырлыгы әниебез өстенә төште. Аңа да көн саен авылның икенче очына мәктәпкә йөрергә, ә кичләрен керосин лампасы яктысында укучыларының бер кочак дәфтәрләрен тикшерергә кирәк иде. Миңа аның янында дәреслекләр карап, бигрәк тә рәсемле китаплар - әлифба, тарих, әдәбият китапларын карап утыру ошый иде... Аларда ниндидер бер серлелек, хәтта үзенә бертөрле тәм бар сыман тоела иде. Аларны тизрәк укырга өйрәнәсе килде.
    Миңа әни беркайчан да йокламый кебек тоела иде, ул гел аяк өстендә булып, гел ни белән булса да мәшгуль иде - өйне җыештырды, ашарга пешерде, кер юды, чигә һәм ямый иде, ә җәен бакчада һәм ишегалдында эшләде, ул безнең белән хәтта утын да кисә иде. Мин әнинең бөтен нәрсәне эшли алуына ышана идем. Аның белән эшләргә җиңел һәм рәхәт иде, яхшы сүзе белән һәрчак күңелебезне күтәреп торды, шуңа күрә без арыганлыкның нәрсә икәнен дә белмәдек. Ә без аңа күпме күңелсезлекләр китердек, кайберләре хәтта гомерне дә куркыныч астына куйды.


    Миңа биш яшьләр чамасы иде, энем белән инеш янында уйнаганда безгә нәрсәгәдер су алырга кирәк булды. Бу эшкә энем кереште, ул тигезлеген саклый алмыйча, суга егылып төште. Мин аңа булышырга теләп, кулымны суздым, ләкин ул миңа кул белән җитә алмады, суда тыпырчына: я бата, я калка башлады. Ярый әле ярдәмгә әнине чакырырга башым җитте. Наил бик күп су йоткан һәм аңын югалткан иде. Өлкәннәр массаж ясый, суны костыра башлады. Күзен ачкач, аның беренче сүзе: "Әни, мин үлмәдемме?" - дигән булды.


    Ә икенче тапкыр инешебез кыш көне минем белән күңелсез шаяртты. Бик салкын гыйнвар көнендә без чана шуу өчен яр буена чыктык. Безнең сугыштан соң үзгәртү программасы кысаларында авиация заводлары чыгарган аркасы алынмалы чүкеп беркетелгән алюминий чанабыз бар иде. Югарыдан шуып төшеп, тагын тауга менәргә кирәк иде. Юк, чананы бавыннан тартасы урынга мин аны артыннан утыргыч аркасыннан этеп менәргә булдым һәм таеп киттем. Таеп егылып китүем булды, битем белән утыргыч аркасының нәзек өске тимеренә туры килеп, тешләрем күренерлек итеп аскы иренемне ярдым. Ярамны тектеләр, ул төзәлгәнче мин сыек манный боткасы гына ашап тордым.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: