Заря
  • Рус Тат
  • Бала чагым инеше

    Якташыбыз, Урта Тигәнәле авылында туып-үскән Габбас Әхмәтшин Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң Башкортстан Республикасы башкаласы - Уфа шәһәрендә пенсиягә чыкканчы банкир булып эшли. Хатыны Фәния белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, ике игезәк оныклары бар. Габбас Хәмзә улы үзенең авылдашларына, бала чакларына һәм яшьлек елларына багышлап язган хатирәләрен безгә җибәргән. Без...

    - Элек тормышта кечкенә генә инеш белән күпме вакыйгалар бәйләнергә мөмкин булуын хәтта уйлап та караганым булмады. Әлбәттә, бөтен авыллар су чыганагы булган урыннарда барлыкка килә. Туган авылым Урта Тигәнәле дә искәрмә түгел, ул да Тигәнәле елгасы буенда урнашкан һәм исемен дә шуннан алган. Әлеге инеш буенда шулай ук Зур һәм Түбән Тигәнәле авыллары да урын алган. Әшнәк урманнарындагы чишмәләрдән башланып, инешебез, ярты юлында Шунталка елгасы белән кушылып, үзенең суларын 46 километрга кадәр Камага алып китә.


    Авылыбызга 300 елдан артык, кайбер елларда халыкның исәбен алу мәгълүматлары буенча анда яшәүче кешеләр саны 2500 гә кадәр җитә. Ул яши башланганнан бирле күпме сулар ага, төрле елларда нинди генә вакыйгалар булып узмый, төрле буын кешеләре күпме бәхетле һәм бәхетсез гомер кичерәләр.


    Урта Тигәнәледә 1879 ның кышында аеруча киң яңгыраш тапкан, дөньяны шаулаткан вакыйга була. Бу вакытта Казан губернаторы Скарятин үзе хәлдән килмәслек салымнарга һәм иминият кертемнәренә каршы баш күтәргән крестьяннар чуалышларын бастыру өчен 500 солдат алып килеп, ике ай буена халыктан ясак җыя.
    Гамәлдәге хакимият сәясәте белән бәйләнгән икенче зур вакыйга инде Совет заманында, "хәрби коммунизм" чорында була. Крестьяннар артып калган икмәкләрен ирекле сату хокукыннан мәхрүм иткән продразверсткага каршы чыгалар. Чистайдан килгән хәрби отряд, 19 кешене атып һәм 20 кешене яралап, җыенны куып тарата. Әбием сөйләгәнчә, атканнан соң авылның ир-атлары тирә-юньдәге чокырларга һәм урманнарга качып китәләр.


    30 нчы елларда чын кулаклар булмау сәбәпле таза тормышлы крестьяннарны раскулачить итү Тигәнәле елгасындагы авылны да читләтеп үтми, татар авылларында - мәчетләрне, урыс авылларында чиркәүләрне җимерәләр. Зур Кызылъяр авылында чиркәү бинасы калдыклары, ул авыл инде күптән булмаса да, һаман ул елларны каһәрләгән сыман торалар.
    Мин үз алдыма тарихи вакыйгаларны сурәтләү бурычын куймадым, моның белән галимнәр һәм язучыларның икмәген тартып аласым килми. Бу хакта шактый язылды инде, әле тагын да язарлар. Мин бары тик үзем турында, үз тормышымда әлеге елга белән бәйләнгән хәлләр турында гына язарга телим.


    Минем авылым Тигәнәле елгасы буйлап бер чакрымнан артыкка сузылган, ә елга аны ике тигез өлешкә бүлә. Елганың уң ягында, авылның үзәгендә административ биналар - авыл Советы һәм "Алга" колхозы идарәсе, шулай ук авылда бердәнбер райпо кибете урнашкан. Сул ягында, елганың өске өлешендә, участок хастаханәсе иде, анда халык стационарда дәваланды, һәм бирегә авырулар тирә-як авыллардан да килделәр. Сул якның үзәгендәге авыл клубында колхозчылар җыелышлары, гомумсоюз бәйрәмнәре үткәрелде, көн аралаш кино күрсәтелде. Кайчак Казаннан татар филармониясе һәм күчмә театр артистлары гастрольгә килде. Клуб артында ындыр табагы һәм ашлык саклагычлар урнашкан иде. Алардан ерак түгел зур зират булып, аның уртасы буш булып күренде. Бары тик зур булмаган калку җирләр һәм кайбер урыннарда очраучы язулары булмаган ташлар гына биредә кешеләр җирләнгәнен искә төшереп торалар. Зиратның уртасында чардуганлы һәм сүзләр язылган плитәләре булган бердәнбер каберләр безнең туганнарыбыз, шул исәптән минем карт бабам Әхмәтша һәм карт әбием Әминәнеке булып чыкты. Безнең фамилиябез дә карт бабамның исеменнән килә. Язулар гарәп телендә язылган, һәм без аларны озак вакытлар укый алмадык, бары тик күптән түгел генә бабабызның 1923 елның 22 гыйнварында 93 яшендә вафат булуын белә алдык. Ул каберләрдән ерак та түгел вакыт узу белән үлән үскән һәм зират мәйданы зурайтылу сәбәпле уртада калган өч колеяле (ике пар тәгәрмәч һәм ат эзеннән) юл хасил булган. Юл белән туганнарыбыз каберләре арасында табигый булмаган зур чокыр бар. "Монда ул ничек барлыкка килгән?" - дигән соравыма әтием: "1921-22 еллар кышында ачлыктан бик күп кеше үлгән, күпләр гаиләләре-гаиләләре белән вафат булган, ә аларны җирләргә көч тә, мөмкинлек тә булмаган. Шуңа күрә аларны яз көне, кар эрегәч кенә бер кабергә күмгәннәр, вакыт узу белән ул утырган һәм чокыр хасил булган", - дип җавап бирде.


    Елганың түбәнрәк өлешендә сул якта урта мәктәп, аннан соң терлекчелек фермалары, машина-трактор паркы һәм мастерскойлар урнашкан. Мәктәпне авылның ул кырыена 5 нче сыйныфтан бирегә алтышар чакрым (килгәндә - 3 һәм киткәндә - 3 чакрым) юл үтеп, Түбән Тигәнәледән укучылар килеп укыганга күрә махсус салганнар. Илленче һәм алтмышынчы елларда мәктәптә укулар ике сменада оештырылган, икешәр параллель сыйныфта 25-30 ар укучы укыган.
    Берникадәр ара ераклыгына да карамастан, авылның сул һәм уң ягында яшәүчеләр бер-берсенә тыгыз бәйләнгән иделәр. Уң яктагылар фермаларга һәм мастерскойларга, хастаханәгә, клубка, мәктәпкә, ә сул яктагылар колхоз идарәсенә, кибеткә йөрделәр, шәхси эшләре турында сөйләп торасы да юк. Елганың бер ярыннан икенче ярына нибары дүрт урыннан: буа буйлап мәктәп янында, үзәктә -төп күпердән, тагын да югарырак агач күпердән һәм хастаханә яныннан чыгып була иде.


    Язын елга урманнардан һәм кырлардан агып төшкән кар сулары белән тула, яшелчә бакчаларын басып китә һәм кыш көне хасил булган бозны агым буйлап аска агызып, юлында очраган бар нәрсәне: агач күперләрне, басмаларны, шактый биек туфрак буаларны һәм күперләрне җимереп алып китә иде. Нәкъ менә язгы ташкын вакытында елга үзенең көч-куәтен күрсәтеп, җир кибә башлагач, кечкенә генә инешкә әйләнеп кала иде. Бу вакытта инештә кечкенә балыклар йөзеп йөрде һәм без, малайлар һәм кызлар, кул-аякларыбыз белән аларны тота идек. Дөрес, без аларны кире җибәрә яки сулы банкаларга сала идек, ә кулда яңа тоткан балык исе генә кала иде, җил һәм су тәэсирендә куллар ярылып, канлы "чеби"ләр чыга иде. Аннары әниләребез аларны глицерин белән дәвалый иделәр. Шул вакытта колхоз җимерелгән күперләрне төзәтә, ә түбәнге якта инешне буып куя иде. 3-4 метрлы бу буа һәр йорт өчен үтә дә кирәкле суны бөтен авыл буенча күтәрә иде. Авылның уртасындагы күпер калын-калын бүрәнәләрдән төзелгән иде. Кыш көне мәктәпкә бару юлы шушы күпер астыннан үтә һәм мин, башлангыч сыйныф укучысына, ул шулкадәр зур капиталь корылма булып тоелды ки, мин аның аралары һәм терәкләренә карап соклана идем. Ләкин бервакыт ул да агып килгән бозларның басымына чыдый алмады - җимерелде, шуннан соң колхозга яңа тимер-бетон күпер төзергә туры килде. Бу күпер эре техника өчен бердәнбер чыгу урыны булганлыктан, яз һәм көз көннәрендә аның яннары тоташ баткаклыкка әйләнә һәм машиналар еш кына аннан чыга алмыйча, озак вакытлар буксовать итеп, җәфаланып бетәләр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: