Заря
  • Рус Тат
  • Балалары, оныкчыклары, авылдашлары янәшәсендә узган юбилей

    10 ноябрьдә Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылында яшәүче тыл ветераны, күп балалы ана Җаббарова Оркыя әбигә 90 яшь тулды.

    Җаббарова Оркыя Закир кызы Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы вакытында балачактан ук аңа төрле авыр эшләрдә эшләргә туры килә. «Родина» колхозында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга, ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Оркыя әби улы белән туган авылында яши. Бүгенге көндә аның 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Юбилее уңаеннан ул РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль район башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы кабул итеп алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: