Заря
  • Рус Тат
  • Барыннан да элек тәртип

    Яз үз хокукларына керә. Кар эри, кояш кардан арчылган җирне һәм асфальтны җылыта. Ләкин кар эрү белән чүп-чар да калкып чыга. Шул уңайдан Алексеевск районында санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт ала.

    Бистәне һәм районны чистарту - бер көнлек кенә эш түгел. Шуңа күрә ике ай дәвамында оешма һәм предприятие җитәкчеләре үзләренең хезмәт коллективлары белән бергә атна саен шимбә өмәләре оештырырга тиешләр. Узган шимбәдә районың һәр эре оешмасына билгеле бер участок билгеләнде, аны даими төстә чиста һәм тәртиптә тотарга кирәк булачак.
    Районны тәртиптә тотуга контрольлек итү өчен инициатив күзәтү төркемнәре булдырылды. Сүз уңаеннан, бу елдан башлап андый төркемнәр административ беркетмәләр төзү һәм штрафлар салу буенча вәкаләтләргә ия булачаклар. Мондый җитди чаралар шәхси сектордагы пычрак хуҗаларга карата да кулланылачак. Шакшы йортларның хуҗалары ике мең сумнан алып биш мең сумга кадәр штрафка тартылачаклар. Бу гаиләнең кесәсенә бик нык китереп сугачак, шуңа күрә тәртип урнаштырырга кирәк булачак. Чистартылырга тиешле мәйданга килгәндә, ул - өйтүр бакчадан алып юлга кадәрге территория. Чаралар сизелерлек катыланды. Ләкин асылда үз участогыңны чистартуда кеше башкара алмаслык берни юк. Ишегалды хуҗаның йөзе бит.
    Тәртип урнаштыру буенча бөтен таләпләр күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләргә дә тарала. Аларга бөтен подъезд белән җыелып, чираттагы шимбә өмәсенә чыгуның бер авырлыгы да юк. Буш вакытыңны чиста ишегалдында үткәрү нинди рәхәт бит, куркынычсыз да.
    Коммуналчыларга гына өметләнеп ятарга кирәкми, район зур бит ул. Коммуналь хезмәт әшчәннәре болай да үз вазыйфаларын тулысынча үтиләр. Алар җәмәгать урыннарын: паркларны, скверларны, урамнарны җыештыралар. Район үзәген Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләү бара. Бүгенге көндә Оренбург юлы буйлары чистартылды. Кар эрү белән паркларны җыештыру оештырылачак.
    Үзебез яши торган урынның чисталыгы турында сөйләгәндә бер хакыйкатьне истә тотарга кирәк: чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә була. Үз-үзеңне тоту культурасы - нигезләрнең дә нигезе. Кешеләр чүп-чарны азрак ташласалар, яз көне азрак җыештырырга туры киләчәк. Ә бу эшне һәрчак үзеңнән башларга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: