Заря
  • Рус Тат
  • Барысы да өлкәннәр өчен

    Алда өлкәннәр ункөнлеге. Шул форсаттан өченче яшь вәкилләре өчен төрле хәйрия чаралары оештырыла.

    1 октябрьдә район мәдәният йортында сәгать 2дә үзешчән сәнгать артистлары катнашында коцерт булачак, шулай ук балалар иҗаты һәм кулланма сәнгате күргәзмәсе дә булачак. Моннан тыш, концерт программасына алтын парларны бүләкләү һәм чәй эчү дә кертелә.

    Якшәмбе көнне, 4 октябрьдә, Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне кысаларында правослау концерты булачак. Аның беренче өлеше сәгать 1дә башланып, - чиркәүдә, икенчесе үтәчәк сәгать 2дә район мәдәният йортында үтәчәк. Бәйрәм программасында правослау җырлары, әни, укытучы һәм ватан турында җырлар яңгыраячак.

    Шимбә көнне, 3 октябрьдә, үзәк мунчага бушлай - хатын-кызлар, ә якшәмбе көнне, 4 октябрьдә, ир-атлар бара алачак. 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр (1 октябрьдән 3енә кадәр -сәгать 2дән кичке 8гә кадәр, 4 октябрьдә -11дән 5кә кадәр) хатын-кызларга да, ир-атларга да бассейнда йөзү тәкъдим ителә. Шулай ук бушлай 5 октябрьдән 9ына кадәр (сәгать 3тән кичке 8гә кадәр) пенсионерлар өчен тренажер залы эшләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: