Заря
  • Рус Тат
  • Бәдерхәят апаның байлыгы

    Шушы көннәрдә сугыш чоры баласы Бәдерхәят апа Сөниева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Бәдерхәят апа 1925 елның июль башында Коры Көрнәле авылында ишле гаиләдә туып-үсә. Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлый, кече яшьтән үк кул арасына керә, бераз үсә төшкәч, колхозда эшли башлый.

    Сугыш елларында төп авырлык Бәдерхәят апа кебек кызлар җилкәсенә төшә. Ир-егетләр, эш урыннарын хатын-кызларга, яшүсмерләргә, карт әниләренә калдырып, фронтка китәләр.

    - Без, яшьләрне, баласызларны, беренче чиратта нинди авыр эш бар - шунда җибәрәләр иде, - дип искә ала Бәдерхәят апа. - 16 яшемдә урман кисүгә, окоплар казуга йөрдем. Окоп казырга Апас районына җибәрделәр. Эш авыр, шуның өстенә яшәү өчен бернинди шартлар да юк. Ачлыктан иза чиктек, туңдык-өшедек. Ул 1941 елның кышы да коточкыч салкын булды бит аның. Ташландык бер өйдә 18 кыз яшәдек. Түздек, сынмадык, сынатмадык. Аллаһы Тәгалә мондый газапларны күрергә беркемгә дә язмасын иде, дип авыр сулап куя ул.

    Сугыш беткәннән соң үзенең туган Коры Көрнәле авылы ындыр табагында үлчәүче булып эшли. Ирләр берәм-берәм фронттан кайта башлыйлар. Сугышта яраланган Галимулла абый да кайтып төшә. Көрнәледә яшәүче апасы янына кунакка барган җирендә авылның акыллы, чибәр, сабыр кызы Бәдерхәят апаны очрата һәм бер күрүдә үк аңа гашыйк була. Озын-озак йөреп тормыйлар, Галимулла абыйның әнисе авыру сәбәпле өйгә хатын-кыз кулы кирәк була, һәм алар өйләнешеп тә куялар.

    Сугыштан соңгы авыр еллар. Ашарга да, кияргә дә юк заман. Гаиләне шатлыкка күмеп, беренче балалары - Ринат туа. Аңардан соң тагын алты малай һәм бер кыз: Әсхәт, Әлфәт, Әхнәф, Әлхәт, Әлфир, Әлфия, Рәмис дөньяга аваз сала.

    - Бөтен авыр эшне кайнатам белән бергә җигелеп тарттым. Аның белән печәнен дә чаптык, бакчасын да бастык, - дип сүзен дәвам иттерә ул. - Ирем сугыштан яраланып кайтканлыктан, ачка үлмәс өчен тамак ялына эшләп йөрде. Аннары гомере буе пенсиягә чыкканчы әзерләүләр конторасында әзерләүче булып эшләде. Эше район белән бәйле булганлыктан, гел юлда булды, өй эшләрендә әллә ни ярдәме тимәде. Суны көянтә-чиләк белән инештән һәм чишмәдән ташыдым, терлек күп булгач, су күп кирәк иде. Өйдә бернинди шартлар да юк иде.

    Уллары Ринат бераз үсә төшкәч, әнисенең ярдәмчесенә әйләнә: балаларны да караша, өйдәге эшләрне дә эшли. Хәзер дә аның рәхәтен күреп яши Бәдерхәят апа.

    ...Ул авыл кибетендә ун ел җыештыручы булып эшли. Колхозның чөгендерен дә сирәкли, бәрәңгесен дә ала. Балалары күп дип, аларга бәрәңге, чөгендер җирен дә күп бирәләр. Йортларында гомерләре буе ат, сыер, сарыклар асрыйлар. Ринат абый армиядә хезмәт итеп, Казанда сельпо рәислегенә укып кайтканнан соң Алексеевскида райпо рәисе урынбасары булып эшли башлый, аннары рәис була. Ире дә, улы да Алексеевскида эшләгәнлектән, бирегә күчеп килергә уйлыйлар һәм 1975 елда өй салып, монда килеп урнашалар. Галимулла абый пенсиягә чыккач, бистә мәчетен салдыруда башлап йөри. Аннары анда мулла булып тора.

    Инде әйткәнемчә, Бәдерхәят апа бик тә сабыр, акыллы кеше була. Ире белән дә, кайната-кайнанасы, күршеләр, киленнәре белән дә дус-тату яши. Күршеләре дә, белгән кешеләр дә аны хөрмәт итәләр, яраталар.

    - Сабыр булдым, үземә тисәләр дә, каршы дәшмәдем, - ди ул. -Киленнәрем белән дә бик тату яшәдем, алар да бик әйбәт булдылар. Сабыр итә белсәң, дәшми кала алсаң, барысы да уза ул.

    Балалары бик тәртипле, акыллы, эш сөючән, тыңлаучан булып үсәләр. Урам буенда тәртип бозып, трай тибеп йөрмиләр.

    - Алар аракы эчеп, тәмәке тартып, тәртип бозып, мине хәсрәткә салмадылар, - ди Бәдерхәят Идият кызы. - Бик тырыш (Ринатым аеруча да - бөтен балама юлны да ул күрсәтте) булдылар. Кечкенә чакта ук инде акча эшләү җаен таба белделәр. Бер эштән дә җирәнеп тормадылар. Бәлки шуңа күрәдер дә, барысы да бизнесменнар һәм директорлар булып киткәннәрдер. Һәммәсе югары һәм махсус урта белем алдылар. Үсеп җиткәч тә үз тормышларын үзләре көйләделәр, безгә дә гел матди ярдәм күрсәтеп тордылар. Хәзер дә ярдәмнәреннән ташламыйлар.

    - Ничек итеп шундый тәртипле балалар тәрбияли алдыгыз? - дигән соравыма: "Без алай бала тәрбияләп утырмадык - гомер буе эшләдек тә эшләдек. Алар безнең үрнәгебездә тәрбияләнделәр", - дигән җавап алдым.

    - Ә ирем тормышта терәгем, арка таянычым булды. Ул миңа җил-яңгыр тидермәде. Мине саклап, кадерләп кенә яшәде. Бер эшне дә минем белән киңәш-табыш итмичә эшләмәде...

    Галимулла абый сугышта полк разведчигы булып хезмәт итә, аннан II төркем инвалид булып кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен күп кенә орден-медальләргә лаек була.

    Тормыш булгач, кайгы-хәсрәте дә килми тормый. 39 яшендә Түбән Кама шәһәрендә райпо рәисе булып эшләүче уллары Әсхәт көтмәгәндә үлеп китә. 2009 елда 86 яшендә Галимулла абый вафат була. Әле былтыр гына бизнесмен уллары Әлфәт каты авырудан соң якты дөнья белән хушлашты. Ул тормышын "Левашево" совхозында директор булып эшләүдән башлаган иде. Күптән түгел оныкасы Ләйсәннең (Әлфиянең кызы) ире белән кечкенә улы юл фаҗигасендә һәлак булдылар. Бәдерхәят апа бу кайгыларны бик авыр кичерә. Хәзер дә шул турыда сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп кала алмый. Ләкин балалары, оныклары аңа бу хәсрәтен җиңәргә көч бирәләр, аның яныннан бер генә минутка да китмиләр.

    - Чи иткә ут капмый, - ди Бәдерхәят апа. - Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорыйм, Әлфирем күршемдә генә яшәгәч, хатыны да, балалары да гел кереп йөриләр, Әлхәт улым да хатыны Резидә белән гел янымда.

    Бәдерхәят апа - балаларының бик кадерле, сөекле әнисе, оныкларының һәм оныкчыкларының яраткан дәү әнисе һәм әбисе. Балалары аны кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр. Алар барысы да үз тырышлыклары белән зур кешеләр булып җитештеләр. Ул шундый балалар биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә бик тә рәхмәтле. (Иң олы рәхмәтен Ринат абыйга юллады ул).

    Инде билгеләп үткәнемчә, Ринат әфәнде Сөниев баштан Алексеевск райпосы, аннары гомере буе Алабугада райпо рәисе булып эшләде, ә хәзер - сәүдә үзәгендә директор, Әхнәф - Аксубай районында колхоз рәисе, Әлхәт - сөт компаниясе директоры, Әлфир белән кызы Әлфия - шәхси эшмәкәрләр, Рәмис баштан "Левашево" совхозын җитәкләде, ә хәзер Алексеевск районында фермер. Оныклары да барысы да яхшы урыннарда эшләп, үз көннәрен үзләре күрәләр.

    Бәдерхәят апа тормыштан канәгать. Барлык уңайлыклары булган өендә улы Әлхәт һәм килене Резидә белән яшәп ятышы. 90 яшендә булса да, күзе күрә, колагы ишетә. Өй эчендә йөреп тора. 16 оныгы, 11 оныкасы бар.

    Менә туган көнендә дә аны котларга барлык балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Район башлыгы Владимир Козонков исеменнән башлык киңәшчесе Рәфкат Мифтахов та килеп, юбилярны туган көне белән котлады, аңа бүләк тапшырды. Ул шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын да укыды.

    Саубуллашыр алдыннан Бәдерхәят апа, күңелендәге әрнүләрен белдергәндәй, бер җыр да җырлап бирде:

    Кердем карурманнарга,

    Кермәдем аланнарга.

    Бала югалтудан да

    авыррак

    Хәл бармы икән дөньяда?

    Бу җыр минем йөрәгемне телгәләде. Мин аның ачы хәсрәтен бөтен барлыгым белән аңладым. Без дә Бәдерхәят апага исәнлек-саулык, бу рәхәт тормышында бәрәкәтле озын гомер теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: