Заря
  • Рус Тат
  • Белем көне күчерелми

    Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.

    Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә Белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак.
    Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Фәридә Ишморатова:
    - 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырылачак. Ә 2 сентябрьдә укулар гадәти режимда уза. Атнага биш кенә көн белем алучы беренче сыйныф укучылары шимбә көнне ял итә, - диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: