Заря
  • Рус Тат
  • Бер җылы сүз мең дарудан көчлерәк

    Мәдәният хезмәткәрләре авыл тормышы эчендә чын-чынлап кайный. Бер чара да, бәйрәм, истәлекле көн дә алардан башка үтми. Әле күптән түгел булып узган мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеген дә тырыш, актив мәдәният хезмәткәрләребез барлык авылларда да диярлек зур игътибар белән билгеләп үткәннәр. Урманасты Шонталысы авылы китапханәчесе Дилә НУРГАТИНАның редакциягә юллаган хаты шул...

    Назлы сүзне көтәдер шул һәр йөрәк,

    Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

    - Һәр кешенең бу тормышта яшьнәп яшисе, бәхетле гомер кичерәсе килә. Ләкин язмыш кына кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Язмышларны сынаулардан гына тора дияргә дә була. Көтелмәгән бәхетсезлекләр адым саен сагалый - адәм балаларын төрлечә сыный язмыш. Күп очракта бу бәхетсезлекләрне җиңеп тә булмый, килешергә генә кала, чөнки тормыш дәвам итә... Әле яңа гына дөньяга аваз салган сабыйларның да күбесе мөмкинлекләре чикләнеп, язмыш тарафыннан кыерсытылып, гомерлек якыннары яки тирә-юньдәге кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ булып тууы турында һәр көнне диярлек телевизор экраннарыннан күреп, матбугат битләреннән укып торабыз. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны илебездә елдан-ел арта бара. Алар өчен йөрәк әрни, күңел тетрәнә... Мәрхәмәтле булып, кеше дигән олы исемне йөртү олы бәхет икәнен аңлап, бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.

    Яшәү безгә авыр булыр иде

    Яхшылыктан башка.

    Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

    Без үзебез башта, - дип гади, аңлаешлы сүзләр белән танылган шагыйрь Роберт ага Миңнуллин "Яхшылык" дигән шигырендә шундый өндәү белән чыга.

    Элек-электән игелек кылу зур савап саналган, "Кылган игелек юкка чыкмый, меңе белән үзеңә кире әйләнеп кайта", -дип тәрбияләде безне әниләребез, без дә үз чиратыбызда бу сүзләрнең хаклыгына инанып үз балаларыбыз белән беррәттән, тирәбездә булган башка балалар-яшүсмерләрнең дә тәрбияле, миһербанлы, игелекле булып, киләчәгебезне кайгыртучан, саф күңелле булып формалашуларын теләп, аларга якынаябыз. "Алтыдагы - алтмышта" дигән халкыбызның бик гыйбрәтле мәкале бар, шуңа да игелекле изгелекләр эшләү, мәрхәмәтлелек сыйфатларын белгән хәлдә, без үз үрнәгебездә балаларыбызны да тәрбияләргә соңга калмасак иде.

    Без, Урманасты Шонталысы авылы мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә булып, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне барлап, алар янына барып хәлләрен белеп, күрешеп, сөйләшеп торабыз. Ел дәвамында аларны да төрле очрашулар, бәйрәмнәр белән сөендерергә тырышабыз.Чөнки авылыбызда өйдән чыгып йөри алмаган кешеләр байтак. Алар өчен сөйләшеп утыру да зур бәхет бит. Күптән түгел генә мәдәният йорты җитәкчесе Вәлиева Земфира белән бергә мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз Әхмәдиева Сәхия әби һәм Шәйхетдинов Рәфәгат абыйны күреп-сөйләшеп, шигырьләребезне укып очрашуда булып кайттык.

    Һәркемгә дә гомере буена җитәрлек сәламәтлек юлдаш түгел шул. Алар кырыс язмышның үзе белән күзгә-күз очрашкан - үз аякларының көчен тоеп, җиргә нык басып атлап йөрүдән һич уйламаганда мәхрүм ителгәннәр.

    Сәхия әби инде 84 нче яше белән бара - шуның 4 елын ул урын өстендә. Көчле инсульт алгач, аяклары йөрмәс була. Сәхия әби гомер агышында 5 балага якты тормыш бүләк иткән ана - хезмәтне, тормышны яратып яшәвен яхшы беләбез. Мәдәният йортында җыештыручы булып эшләгән елларын без килгәч тә сагынып сөйләп алды, үзе белән бергә эшләгән кешеләрнең язмышлары белән кызыксынды. Аның күргән хәсрәтләрен үз башыннан үткән кеше генә аңлар, вакытсыз гомерләре киселгән 1 улы һәм 2 кызын югалту ачысы ана күңелен мәңгелек сагышка сала, әле дә бу йөрәк түзә - үзе әйтмешли, "чи иткә ут капмый икән". Урынга калгач, Биләрдә яшәүче кызы Тәнзилә гаиләсендә, Ар.Баран авылында яшәүче улы Фәрдус гаиләсендә җылы караш, назлы сүз, ихтирам тоеп дүрт ел вакыт үтеп тә китә. Бер ай элек кенә ул яшәгән нигезенә кайтты. Нигезне саклап торучы үзе карап үстергән оныгы Ринат һәм аның хатыны Айгөл, үзләре дә берсеннән-берсе кечкенә 5 сабый тәрбияләүләренә карамастан, әбиләрен үзләренә чакырып алганнар. Кылган игелекләрегез юкка чыкмас, Аллаһы теләсә, - дип саубуллаштык бу гаилә белән. Алдагы гомерләренә ышанычлы таяныч булып, аны шатландырганнары өчен без дә бик куандык. Изге гамәлебезне дәвам итеп, Шәйхетдиновлар гаиләсенә юл тоттык. Биредә ачык йөзле, киң күңелле кешеләр яшәгәне күренеп тора. Гаилә башлыгы гарипләнеп якыннарының ярдәменә мохтаҗ булып калган. Әле балалар да урнашмаган, хәтта кече улы белән кызы әле мәктәптә генә укый. Замана белән бергә атлау бу гаилә өчен бик зур сынау. Ярый әле үзләре зарлануны белми, булганына шөкер итеп, һәр яңа туган көнгә ышаныч һәм өмет белән карыйлар. Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк - өмет көче.

    Сәламәтлеген югалтканнарга һәрчак ихтирам кирәк, ярдәм кирәк - шуны хәтеребездән чыгармыйча игелекләр, изгелекләр эшлик әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: