Заря
  • Рус Тат
  • Без хезмәт иткән җирләр...

    - Ватанны саклаучылар көне якынлашып килә. Без үскәндә ул Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә иде. Исеме үзгәрсә дә, мәгънәсе һич кенә дә үзгәрә алмый инде мондый изге төшенчәнең. Туган ил, Туган җир, Туган нигез, әти-әни кебек кыйммәтләрен беркайчан да югалтмый торган, йөрәк түренә кереп урнашкан...

    - Уйлар ташкыны бөтереп яшьлек елларына алып кереп китте. 1968 елның талгын язы. Мәш килеп Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумында белем эстәп йөргән чаклар. Инде шәһәргә дә өйрәнеп җиттек, укулар да көйле генә бара, яши торган фатирыбыз да җайлы. 23 апрель көнне курстан һәм группадан берничә егетне, Чистай хәрби комиссариатына чакыртып, кулларыбызга хәрби хезмәткә алынуыбыз турында повестка тоттырдылар. 2 нче курс өчен имтиханнарыбызны, зачётларыбызны тапшырып, хушлашырга өйләребезгә таралыштык. Татар халкында олылап армия сафларына озату үзе бер мәртәбә бит. Үткән елда 10 нчы сыйныфны бетергән җиде егет арасыннан бәхет билетын беренче булып мин тартып чыгардым... Игътибар үзәгендә мин. 1 нче Май бәйрәмнәре тирәсе дә булганга авыл гөр килә. Атна буе гармун тавышы тынмады. Яз үзенең көчендә. Күңелләрне алгысытып, авыл өстенә моң тарала:
    "Түгәрәк күл әйләнәсен бергәләп үттек,
    Син кайтырга, мин көтәргә вәгъдә беркеттек.


    6 май көнне без, егетләр, арба тирәсенә тезелешеп утырып, җырлап урам әйләндек, баш очында армиягә киткәндә бүләк ителә торган, затлы итеп чигелгән кулъяулыклар "букет"ы җилфердәде. Капка төбендә энем һәм ике сеңелем кул болгап калды. Әти-әни мине Чистай шәһәренә озата китте.
    ...Тыныч, талгын Чистай киче. Дуслар белән Чулман яры буенда дулкыннарның серләшүен тыңлый-тыңлый гәпләшеп торабыз. Ерак юлга чыгар алдыннан гына була торган бер халәт ялмап алган. Елга ягыннан язгы җил битләргә кагылып үтте. Хәерле юл тели бугай. Шулай була күрсен!


    Иртән 8 нче яртыларда Чистай шәһәре хәрби комиссариаты янына җыелдык. Әти-әни монда, курсташ дуслар, Чистайда яшәүче сыйныфташ кызлар... Кулларыбызга кызыл тышлы хәрби билетларыбызны тапшырдылар. 7 май көне иде бу. Автобусларга утырышып, Казан тарафына юл алдык. Республика хәрби комиссариатында медкомиссия үтү, шуннан соң командаларга бүлү процедуралары. Дүрт тәүлек дигәндә эшләр тәмамланып, автобуслар белән тимер юл вокзалына алып килделәр. Электричка белән Сызраньга алып килгәннән соң поезд - эшелонга утырту башланды.
    Эшелон формалашып беткәч, поезд, дәвамлы гудогын биреп, кузгалып китте. Кая барабыз - тәгаен генә беркем дә әйтүче юк. Купеларда Казаннан, Татарстанның төрле районнарыннан җыелган егетләр. Шунысы кызыклы, юл дәвамында, төбәкләр аша үткәндә хәрби хезмәткә чакырылучылар эшелонга өстәлә тора. Төрле шәһәрләрдә төшеп калучы төркемнәр дә бар. Златоуст, Уфа, Чиләбе, Свердлау шәһәрләрен үтәбез. Инде юлыбызның да көнчыгыш юнәлештә икәнен чамаладык. Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск шәһәрләре артта калды. Инде атнадан артык барабыз. Чита, Биробиджан, Хабаровск шәһәрләрен үтәбез. Поезд көньякка борылды. Приморский крайга юнәлеш алдык. Иман районы, Бикин шәһәрендә эшелон тукталыш ясап, тагын бер төркемне төшереп калдырды. Иң-иң соңгылары без булып чыктык. Шулай итеп, 12 тәүлек дигәндә ике ел дәвамында хәрби бурычыбызны үтәргә тиешле Уссурийск шәһәренә килеп җиттек. Тарихи факт:
    12-13 нче гасырларда Чжурчжень (Кытай) империясенең бер губернасының үзәге булган Суйпин шәһәре булган икән ул ерак тарихта ...


    Приморский краеның Уссурийск шәһәре Ханкай яны тигезлеге казанлыгында сопкалар арасында Владивосток шәһәреннән 112 чакрым ераклыкта урнашкан. 1866 елда Никольское авылы буларак барлыкка килә. 32 елдан соң Никольск-Уссурийск шәһәре буларак формалаша. 1934-1943 елларда Уссурийский өлкәсенең баш шәһәре. 1935 елдан Ворошилов, 1957 елдан Уссурийск шәһәре. 2016 елда 168 мең кеше. Бу Россия шәһәрләре арасында 110 нчы урында тора.
    Вагоннардан чыккач, тезелергә боерык бирелде. Махсус утыргычлар белән тәэмин ителгән хәрби ЗИЛ-157 автомобиле килеп туктады. Җентекләп барлаганнан соң машина әрҗәсенә менеп кунакладык һәм әлегә безгә таныш булмаган сержант җитәкчелегендә кузгалып та киттек.


    Шәһәрне чыгып, берничә чакрым үткәч, бер елгага килеп җиттек. Безне каршы алган сержант таныштырып барды. "Бу Суйфун елгасы була". Географик факт: Раздольная - 1972 елга чаклы Суйфун (Суйфэн - Уэ), РФ, Приморский краеның көньягындагы елга, Манчжуриядән (КХР) башлана. Озынлыгы 245 километр. Елганың тирәнлеге 0,5 метрдан 5 метрга чаклы. Төбе вак таш һәм ком белән капланган. Ярлары текә: 0,5 метрдан 5 метргача. Елганың башланган урынында кайчандыр "Суйфун-хе" кабиләләре яшәгән. Татар теленә тәрҗемәсе "без"("шило") дигәнне аңлата. Бу елгада без бер генә тапкыр колач салмадык...


    ...Ярларыңда басып торган булды
    Тыңлап дулкыннарның серләрен.
    Һәр очракка шартлап өзелмәслек
    Солдат җебен шунда эрләдем...
    - дип минем тарафтан язылган юллар да Суйфун елгасына багышланган.


    ... Машина алга йөгерә. 10-15 чакрымлап үткәч, ике ел дәвамында без "солдат җебе"н эрләргә тиешле урынга - хәрби частькә килеп җиттек. Сопкалар кочагына чумып утырган берничә казарма, солдат ашханәсе, офицерлар яши торган өй, уку-укыту корпуслары һ. б.лар кечкенә генә хәрби авылны хәтерләтә. Шушы үзе була инде монастырь, дип серле итеп елмайды сержант. Нигездә бу без хәрби бурычыбызны үтәргә тиешле өч ротаны, бер хуҗалык взводын берләштергән, тыныч чорда да хәрби бурычны үтәүче махсус элемтә батальоны булып чыкты. Ә хәзер рәсми документка мөрәҗәгать итик:


    Кызыл тышлы хәрби билетымда 01300 санлы хәрби частькә килеп урнашу 23 май көне белән тәгаенләнә: Пөхтә генә почерк белән "01300. Курсант. Рядовой. Приказ № 145", - дип язылган.


    Тамакларыбызны туйдырганнан соң мунчага алып киттеләр. Аннан инде без өр-яңа солдат киемнәреннән "чын солдат"лар булып килеп чыктык. Төп яшәү урыныбыз булган солдат казармасы белән танышу башланды. "Учебка" айларын без Татарстаннан, Сахалиннан, Амур өлкәсеннән чакырылган егетләр белән бергә үтәчәкбез икән. Беренче эш итеп туган өйләребезгә хатлар юлладык. Ул елларда хәбәр алышу өчен бу бердәнбер чара иде. Хат ике арада егерме көннәр тирәсе йөри...


    Шулай итеп, мин янә "парта" арасына кереп утырдым, һәм морзянканы үзләштерү башланды. Дәресләр уку үзәгендә үтә. Укытучыларыбыз - офицерлар, сержантлар. Яратып, бирелеп үзләштердем мин бу һөнәрне. Солдат тормышының калган атрибутлары: караулга йөрү, тактик, саф әзерлекләре, автомат белән эш итәргә өйрәнү һ.б. уку белән үрелеп бара. 3 июльдә хәрби антны кабул иткәннән соң хәрби хезмәткә җаваплылыгыбыз тагын да артты. "Морзянка җыры" белән җәй сизелмичә дә үтеп китте. Хәрби билеттагы ике язма укуның тәмамлануын ассызыклый: "3-й класс радиотелеграфист. 16.11.68. Пр.№ 327. Правительственные награды и награждения нагрудными знаками..." дигән 9 нчы биттә түбәндәге юллар бар: "Награжден знаком Отличник Советской Армии. Пр.№ 312 от 16.11.68". Иллеләп курсант арасыннан 4 кешегә (2 рус, 2 татар егете) шундый күкрәккә тага торган билге тапшырылды. Бу инде олы мәртәбә һәм зур шатлык иде.


    Укып чыкканнан соң безне хәрби ротага күчерделәр, һәм инде без радиотелеграфистлар буларак хәрби бурычыбызны үти башладык. Бу эшне яратып, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкардык.


    ... Кайтырга да күп калмады инде. Көннәр тизрәк үтсен иде! Алда нинди күрешүләр көтә! Акрын гына кич җитеп килә. Кояш үзенең соңгы нурларын сибә. Яшьлек дәвам итә. Башта - йолдыз таккан солдат бүреге. Әйе, һәркем туган ил алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Бу үзе бер шатлык! Чистай сәгате (1970 елның гыйнварында ялга кайткач, Чистай шәһәреннән "командирлар сәгате" сатып алган идем, күрәсең, шуңа ымлыйм) кичке 6 нчы 26 минутны күрсәтә. 1970 ел, 24 март. Минем көндәлектән).


    Эпилог
    Берничә ел элек интернетта казынып утырам. Ерак Көнчыгышта калган яшьлек эзләремне эзлим - таба гына алмыйм. Төрле вариантлар кулланам. Безнең частькә чокыр (коры елга) аша гына булган янәшәдәге авылның исемен куеп карыйм әле... Ленивичи авылы. Тарихи факт: "Линевичи. Рождество-Богородицкий Южно-Уссурийский женский монастырь. Год основания между 1900 и 1903. Монастырь был закрыт советскими органами после 1923 года и передан воинской части под клуб. В декабре 1990 года располагавшаяся на месте монастыря войсковая часть вернула церкви четыре здания с прилегающей территорией...


    Шулай итеп, 1968 елның 23 маеннан 1970 елның 29 маена чаклы мин хезмәтне үткән хәрби берәмлек үзенең яшәвен туктата. Ә инде шушы монастырь бинасы безнең частьнең клубы иде. Шунда ук штаб урнашкан, частебезнең хәрби байрагын да шунда саклый идек. Яңа чорлар, яңа кыйммәтләр... Тарих серле..."

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: