Заря
  • Рус Тат
  • Безнең тарих, безнең фестиваль

    Алексеевск җирендә уналтынчы тапкыр “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестивале булып узды.

    Быел әлеге гаять зур бәйрәмнең темасы “Гасырларда балкы, Изге Русь” дип аталды.
    Һәм ул патша газапларына түзгән изгеләрне искә алуның – 100, Воскресение чиркәве Престолын изгеләндерүнең 10 еллыгына багышланган.
    Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен бәйрәмнең почетлы кунаклары булдылар. Алексеевскилыларны, фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны район җитәкчесе Сергей Демидов сәламләде:
    – Хөрмәтле кунаклар, кадерле алексеевскилылар! Менә уналтынчы ел инде Воскресение чиркәве чаңнары кунакларны кунакчыл Алексеевск җиренә чакыра. Ләкин артка борылып карасаң, 2003 елда беренче чаң манарасы куелуын һәм районыбызда беренче тапкыр кыңгырау чыңы яңгыравын искә төшерергә була. “Алексеевск чаң тавышлары” фестивале күптән инде район бәйрәме чикләреннән чыкты. Ул визит карточкасына әйләнде. Фестивальдә катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Ә бу “Алексеевск чаң тавышлары” белән кызыксынуның артуы турында сөйли. Безнең фестивальне, һичшиксез, зур, якты киләчәк көтә. 1996 елда чиркәвебез нигезенә беренче таш салынды. Ә быел без аны изгеләндерүнең ун еллыгын билгеләп үтәбез. Чиркәү төзү башында Герман Сергеевич Боровиков, Алексей Иванович Демидов һәм, әлбәттә инде, чиркәвебезнең өлкән побы Павел атакай торды. Алексеевскилылар исеменнән сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Гомер-гомергә кыңгырау тавышы рухи гына түгел, ә бәлки практик әһәмияткә дә ия булган: ул бәла-казалар турында да, шатлыклар турында да хәбәр иткән. Мин кыңгырау тавышының барыбызга да шатлыклы хәбәрләр турында гына хәбәр итүен теләр идем. Бәйрәм белән, хөрмәтле кунаклар, кадерле алексеевскилылар!
     Алексей Песошин бәйрәм кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән мөрәҗәгать итте:
    – Сезне шушы искиткеч матур, чын халык бәйрәме – кунакчыл Алексеевск җирендә уналтынчы тапкыр уздырылучы кыңгырау чыңы фестивале белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу – халыклар арасындагы тынычлыкка һәм православие традицияләрен рухи яктан торгызуга булышлык итүче тагын бер уникаль мәдәниара диалог мәйданы. Республикабызның әйбәт традициясенә әйләнгән “Алексеевск чаң тавышлары” фестиваленең даны бөтен Россиягә таралды. Моңа дәлил – бирегә илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән фестиваль кунаклары. Кадерле дуслар, район җитәкчелегенә, аның кешеләренә, кунакларына халыкның гореф-гадәтләрен сакларга теләвегез һәм шуңа булыша алуыгыз өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Барыгызга да уңышлар,  ә фестивальгә озын гомерле булуын телим.
     Аннары Алексей Валерьевич Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Алексеевск благочениесе протоиерее Павел Чурашовка, шулай ук фестиваль режиссёры Елена Метельковага күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм Алексеевск муниципаль районында конфессияара килешүне рухи яктан торгызулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
    Ел саен Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен фестивалебезгә кунакка килә. Ул да кунакларны сәламләде:
    – Мин Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофанның тирән ихтирам сүзләрен һәм догаларын тапшырам. Бүген без сезнең белән әлеге бәйрәмне уналтынчы тапкыр уртаклашабыз. Халкыбыз бердәмлекне үзара аңлашу, кыңгырау чыңы һәм иҗат итү аша саклый. Дәүләт һәм чиркәү өч кит өстендә – иман, ышаныч һәм мәхәббәттә тора. Моннан соң да шулай булсын иде. Бәйрәм белән, кадерле алексеевскилылар!
     Идел буе епискобы Феофан, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий почетлы кунаклар булды.
    Бәйрәм ачылыр алдыннан архиерейлар катнашында Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу булды.
    Бәйрәмне ачканнан соң Россия, Белоруссия, Украина чаң кагучылары үз осталыкларын күрсәттеләр. Сәхнәдән моңлы халык көйләре һәм дини музыка яңгырый. Авторлар һәм башкаручылар, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары үз талантлары белән сөендерә. Шулай ук казак җырлары, дини җырлар һәм канталар, төрле традицияләр һәм мәктәпләрнең кыңгырау чыңнары яңгырый.
     Бәйрәмгә килә алмаган кешеләрне күчмә кыңгырау манарасы сөендерде. Ул алдан планлаштырылган маршрут буйлап узды.
    Традиция буенча Алексеевскига осталар һәм һөнәрчеләр килде. Үз эшләрен – чын сәнгать әсәрләрен алар “Осталар шәһәре”ндә күрсәттеләр. Мастер-класслар, балалар күңел ачу мәйданчыгы эшләде.
    Хәрби-патриотик клублар катнашында “Казаклар бистәсе” проекты гражданнар сугышының тарихи реконструкциясен тәкъдим итте. Ә “Живоносный источник” кинофестивалендә мәхәллә һәм яшьләр студияләре эше тәкъдим ителде.
     Район кешеләре һәм кунаклары, көн салкын һәм яңгырлы булуга карамастан, кич белән булган концертка да бик теләп килделәр. Сүз уңаеннан әйткәндә, аны үткәрү сорау астында торды. Ләкин Чиркәү мәйданына килгән тамашачылар, шулай ук яңгыр астында чыгыш ясарга курыкмаган артистлар аркасында концерт бик шәп узды.
    Василий Жданкин, “Раздолье” казаклар ансамбле, Анна Сизова, Ирина Леонова, Станислав Бартенев һәм башка артистлар фестиваль кунакларын үз иҗатлары белән сөендерделәр.
    Ләкин фестиваль моның белән генә тәмамланмады. Икенче көнне якшәмбе мәктәбенең актлар залында “Живоносный источник” яшьләр правослау киносы фестивале кысаларындагы эшләрне карау өчен кыска метражлы фильмнарны яратучылар җыелды. Анда яшьләр студияләре вәкилләре үз эшләрен күрсәттеләр.
    Аннары район мәдәният йортында да халык җырлары һәм көйләре концерты булды, анда халык белән шыгрым тулы зал фестиваль дуслары: Камышинодан “Раздолье” казаклар ансамбле, “Тере су” ансамбле гөсләчеләре иҗатыннан ләззәт алдылар.
     Бәйрәм кунаклары тәэсирләре белән уртаклаштылар:
    – Без Алексеевскига ничәнче ел инде рәттән киләбез һәм сездә шундый матур традиция – кыңгырау чыңы фестивале булуга шатланабыз. Сезнең чәчәк атуыгызны телибез. Бу бәйрәм мөмкин кадәр озаграк яшәсен иде, – диде Ставропольдән Анастасия.
    Күңел – кыңгырау чыңына, ә күзләр искиткеч бәйрәмгә сөенә. Менә дигән осталар шәһәре – бу юлы да бернәрсә дә сатып алмыйча китмәдек. Сезгә бәйрәмгә Кырымнан икенче ел рәттән киләбез һәм киләсе елларда да биредә

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: