Заря
  • Рус Тат
  • Бәхет рецептлары

    Гаилә - җәмгыятьнең һәркемне әхлакый яктан баетырга тиешле ячейкасы гына түгел, ә бәлки чын патриотлар булырга һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына эшләргә тиешле балалар өчен юл күрсәтүче йолдыз да. Сүзебез менә шундый гаилә хуҗабикәсе, Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Сөниева Бибинара Шәмсевәли кызы турында.

    Бибинара Шәмсевәли кызы - бик әйбәт һәм якты күңелле, авылда иң өлкән һәм хөрмәтле кеше. Аңа 20 майда 94 яшь тула. Бибинара апа - хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне.

    Ире Җәүдәт Сибгат улы белән алар 55 ел бәхетле гомер кичерделәр. Гаилә башлыгының арабыздан киткәненә дә тугыз ел инде. Ләкин ул ире турында һәрвакыт җылы сүзләр белән искә ала. Җәүдәт абый уңган-булган кеше иде, аның кулыннан килмәгән эше юк иде.

    Хуҗалыкта бөтен корылмаларны ул үзе төзеде. Бибинара апа исә һәрвакыт, тормышта үзеңнең яртыңны табу - әле ул ярты бәхет кенә, ә менә ул хисне гомерең буена саклау, бик күп сынауларны лаеклы үсү мөһим, дия торган иде.

    Аның яраткан чәчәкләре - ләләләр, чөнки ире аларны үзе үстергән һәм туган көнендә аларны хатынына өзеп бүләк иткән. Хәзер бу традицияне балалары һәм оныклары дәвам иттерә. Ул балаларының һәм оныкларының шатлыгына сөенеп яши.

    Аның өлешенә авыр сынаулар төшә: авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы җимереклекләр. Аның кебек сугыш чоры балалары бик иртә олыгая. Яшьтәшләре белән бергә ул урман кисә, җир сөрә, бригадир булып эшли. Фидакарь хезмәте белән тылда Җиңүне якынайта. "1941-1945 елларда хезмәттәге батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

    Бибинара Шәмсевәли кызының тормыш кыйммәтләре бик гади: якыннарыңны, тирә- юнеңдәге кешеләрне хөрмәт итү һәм ярату, өең һәм гаиләң турында кайгырту, бары тик намус белән генә эшләү һәм яшәү. Нәкъ менә шул сыйфатлары өчен ул авылдашларының хөрмәтен казанды да инде.

    Ата-бабаларының истәлеген олылап искә ала ул. Шуңа күрә үзенә дә игътибар һәм ихтирам күрсәтелә, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын тоеп яши.

    Әлеге искиткеч кеше Бибинара Шәмсевәли кызы үз өлешенә тигән барлык кыенлыкларга да карамастан,ире Җәүдәт абый белән бик тә тәрбияле, акыллы дүрт бала тәрбияләп үстерделәр, аларга һәр көнне шәхси үрнәкләре белән вөҗдан кушуы буенча бер-береңне ничек хөрмәт итеп яшәргә икәнлеген күрсәттеләр, балаларын кайгыда да, шатлыкта да бер-берсе белән янәшәдә яшәргә өйрәттеләр, аларга беркайчан да җәза бирмәделәр. балалар әти-әниләреннән курыкмаска, ә аларны ихтирам итәргә тиешләр, дип санадылар.

    Менә шундый бер-берсенә игелеклелек һәм үзара аңлашу атмосферасында балалар намуслы, дус-тату, бәйсез, бер-берсенә теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булып үстеләр. Бибинара апаның алты оныгы, 10 оныкчыгы бар.

    Әлеге гаиләдә искиткеч әйбәт традиция яшәп килә - туган көннәр һәм бәйрәмнәр ата-ана өендә үткәрелә. Иртәгә, ягъни 20 майда, өстәл янына дүрт буын җыелачак, алар бер-берсенең мәнфәгатьләрен хөрмәт итәләр, гаилә традицияләрен изге саклыйлар.

    Бибинара апа хәзер кызы Энҗе белән бик матур, шәһәрчә җиһазланган һәм эшләнгән, бөтен уңайлыклары булган зур өйдә яши. Казанда яшәүче кызлары Роза белән Луиза кайтып, бөтен эшләрендә булышып китәләр...

    Хуҗаның кемлеге бусагасыннан яки йортына килеп керүгә үк күренә, диләр. Биниһая зур ишегалдындагы һәм өендәге чисталыкка һәм тәртипкә хәйран калырлык. Бибинара апа гомергә бик чиста һәм уңган кеше булды. Көзге пычракларда да аларның болдырларына кадәр сап-сары итеп юылган булыр иде. Ул балаларында да чисталык һәм пөхтәлек тәрбияләде.

    Балалары һәм оныклары яраткан, кадерле әниләрен туган көне белән котлыйлар, аңа сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар, авырлыклар әниләрен һәм теләсә кайсы башка өйне читләтеп үтсен, өйдә бер-береңне аңлау, мәхәббәт һәм яхшылык кына хөкем сөрсен, дип телиләр.

    Котлауларга без дә кушылабыз һәм Бибинара апага бәхетле, бәрәкәтле озын гомер, исәнлек-саулык телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: