Заря
  • Рус Тат
  • Бәхетлеләр серләре

    Җенләнү хакында бик күп сүзләр бар һәм бу хакта төрле-төрле аңлатмалар бирелә. Ләкин, шәхсән мин, ул сүзләрнең күбесен буш һәм ялгыш күзаллаулар дип саныйм. Ягъни, соңгы елларда кешедән җен чыгару модасы барлыкка килде. Христьян динендә булган поплар, кайбер муллалар һәм өшкерү белән шөгыльләнүче кешеләр, имештер кешенең эченә кереп оялаган шайтанны...

    Асылда бу бик дөрес эш түгел. Чынбарлыкта, кешенең эченә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эчебездә тумыштан бар. Нәкъ сул кулыбыз кебек. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, хатыны Гайшә белән ашап-эчеп утырганда, Гайшә анабыз, сул кулы белән сузылып, өстәлдән нәрсәдер алмакчы була. Шул вакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм:

    - Шайтан кулын сузды, - дип әйтә.

    Хатыны Гайшә, гаҗәпләнеп:

    - Ничек инде, минем эчемдә шайтан бармы? - дип сорый.

    Пәйгамбәребез галәйһиссәләм:

    - Һәрбер кешенең эчендә шайтан бар, - дип әйтә.

    Шуннан соң Гайшә янә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән:

    - Синдә дә шайтан бармы? - дип сорый.

    - Әйе, ләкин минем шайтаным миңа буйсынды, - дип җавап кайтара пәйгамбәребез галәйһиссәләм.

    Башка бер хәдисендә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Һәрбер кешедә фәрештәдән һәм шайтаннан да өлеш бар. Шулай булгач, күңелегезгә яхшы уңай фикер килсә, белегез, ул фәрештәдән. Аның өчен Аллаһка шөкерана кылыгыз. Әгәр дә начар уй килсә, ул шайтаннан. Аңардан исә Аллаһка сыгыныгыз", дип аңлатма биргән. Әйе, чыннан да, кешенең эчендә тумыштан булган шайтанының азып китүе бар. Шуны кайбер тәҗрибәсез һәм белемсез кешеләр, шайтан кергән дигән булып, ялгышалар. Кабатлап әйтәм, ул керми, ул азып, көчәеп китергә генә мөмкин. Гади генә әйткәндә, берәүләр шайтаннарын буйсындыралар, икенчеләр эчләрендә булган шайтаннарын аздырып, аңа буйсынып яши башлыйлар. Нәкъ менә шушы халәтне кайберәүләр шайтан кергән дип ялгышалар. Шәхсән мин, ул халәтне җенләнү дип атар идем.

    Югарыда аңлаткан фикерне киңрәк ачыклар өчен тагын бер гади мисал. Дәү әти булган кеше оныгын итәгенә утырта һәм:

    - Улым, сиңа бер нәрсә әйтәм, шуны беркайчан да исеңнән чыгарма, һәрбер кешенең эчендә ак, ягъни яхшы һәм кара, ягъни начар бүре бар, алар үзара кыйнашалар, көрәшәләр, - ди. Оныгы исә:

    - Дәү әтием, ахыргы чиктә ул бүреләрнең кайсысы җиңә соң, агымы яки карасымы? - дип сорый.

    - Кайсын ашатсаң, шунысы җиңә, - дип җавап кайтара ак сакаллы, хикмәтле карт.

    Әйе, табибларның әйтүе буенча, кешедә барлыкка килгән авыруларның барысы да бар, алар кешенең иммунитеты беткәч, азып китәләр һәм кеше билгеле бер авыру белән хасталана. Шуның мисалында шайтан бөтен кешеләрдә бар һәм адәм баласының рухы, иммунитеты юкка чыкканда яки зәгыйфьләнгәндә кеше җенләнә, шайтанының идарәсе астына эләгеп чирли башлый. Шуңа күрә, җенләнергә теләмәгән яки җенләнгән кеше, шайтанын ашатып тукландырудан тыелырга тиеш.

    Берничә сәбәпләр.

    1. Гөнаһлар эшләү. Белә торып, гөнаһлар эшләү, бигрәк тә аракы эчү, урлау, нахакка кешене рәнҗетү, сихер белән шөгыльләнү һәм башкалар.

    2. Тәкәбберлек, хөсетлек, усаллык, дошманлык, икейөзле булу. Бигрәк тә тәкәбберлек шайтанның иң яраткан сыйфаты. Башка төрле әйткәндә, иң яраткан туклана торган ризыгы. Әгәр дә, бер кеше, үзен башкалардан өстенрәк куеп, үзеннән түбәнрәк булган кешеләрне күңеле белән, сүзе белән һәм хәрәкәтләре белән кимсетә икән, димәк, ул үзенең шайтанына көч бирә, аны ашата-эчертә, үрчетә дигән сүз. Хәтта, диндә булган, күп еллар буе намаз укыган кешеләрнең җенләнүләрен күреп, шаккатам. Намазда-догада булган кешенең җенләнүе, чыннан да, бик гаҗәп. Ни өчен диндә булган хәлдә бу кешеләр җенләнәләр?! Шуңа күрә, намаз укучы шайтан булып йөрмәсәк иде.

    3. Рәнҗеш. Белә торып кешеләрне, хайваннарны рәнҗетү. Чын күңелдән тәүбәгә килеп, күп эчкерсез изгелекләр эшләргә кирәк.

    4. Дөньяны артык ярату. Дөнья өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүләр кешене җенләнүгә алып килә.

    Мәхмүт Шәрәфетдинов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: