Заря
  • Рус Тат
  • Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының алтын призерлары

    20 июльдән 24 июльгә кадәр Казахстанның Астана шәһәрендә зур ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты булып узды.

    Татарстан спортчылары биш алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар. Ике югары бүләк тагын Алексеевск спортчыларында. Габдеҗәлил Сөләйманов һәм Илнар Закиров -дөнья чемпионнары! Әлеге дөнья чемпионатында барлыгы 30 илдән 350 көрәшче катнашты.
    Ирекле стильдә 62 килограмм үлчәү категориясендә Габдеҗәлил Сөләймановка тиңнәр булмады. Финалда да безнең спортчыбыз Кыргызстан көрәшчесен җиңде.
    Ә хәзер классик стильдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионы турында, ул 62 килограмм үлчәү категориясендә Илнар Закиров булды, ул да Казахстан көрәшчесен җиңеп, мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде.
    Әлеге көрәш Илнарга бер дә җиңел генә бирелмәде. Чөнки көрәштә аңа үзе кебек бик нык әзерләнгән көндәш туры килде. Монда инде характерлар ныклыгы тикшерелде. Безнең спортчыбыз үз-үзен кулга алып көндәшен җиңә алды.
    Әлбәттә, җиңүдә егетләрнең генә уңышлары түгел, ул тренерның тырыш хезмәте, аның яшь буында спортка дәрт уятуы, тәртипкә дә өйрәтү тора, ә бу спортта иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Өстәвенә тренер Бари Равилевич Сөләйманов бүгенге көндә Россиянең 12 спорт мастерын тәрбияләгән.
    Әлеге кеше ярдәмендә Алексеевскиның билбау көрәше мәктәбе бөтен дөньяга танылды.
    Көрәш бит ул спорт төре генә түгел. Ул сәнгать, көрәш тәртибе, ул моннан өч мең еллар элек барлыкка килгән. Тик гасырлар үтсә дә әлеге сәнгать үзенең тәрбияләнүчеләрен һәм осталарын таба. Шулар арасында безнең егетләр дә бар. Алар әле өстәвенә дөнья чемпионнары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: