Заря
  • Рус Тат
  • Биләрдәге Изге чишмәдә “Секреты татарской кухни” тапшыруы төшерелде

    Узган җомгада Биләрдәге Изге чишмәдә "Секреты татарской кухни" телевизион тапшыруы төшерелде.

    Тамашаның төп геройлары - поварлары токмачлы һәм бәрәңгеле тавык шулпасы пешергән Резидә Ястребова белән туклану буенча директор урынбасары Агыйдел Турнина иде.

    Агыйдел татар халкының милли ризыгы - казылык әзерләү серләрен ачты.Төшерү мәйданчыгында бик тә үзенчәлекле халәт хөкем сөрде: үзенең урманнары һәм Хуҗалар тавы белән дан тоткан Биләр тыюлыгы пейзажлары халык кулинариясе осталыгы серләрен ачу өчен гүзәл җирлеккә әйләнде.

    Бүген легендар өчпочмаклар һәм чәк-чәкләр республикабыздан читтә еракта да билгеле. Ә менә гомер-гомергә татар халкының милли ашлары булган казылык һәм токмачны ничек әзерләргә кирәклеге турында программаны алып баручы Руслан Шәрәфетдинов белән "Эдем" хезмәткәрләре уртаклашты.
    Резидә Ястребова белән Агыйдел Турнина әлеге ризыкларны әзерләү технологиясе турында гына сөйләп калмадылар, ә бәлки аларны әзерләп тә күрсәттеләр. Борынны ярып, тирә- якка тәмле ис таралды. Токмачлы тавык шулпасы да, казылык та әзер булгач, кунаклар талантлы поварларның кулинария осталыгы шедеврларын татып карадылар.
    Изге чишмәдә булып, аның борынгы тарихын белеп китмәү дөрес булмас иде. Шуңа күрә тәҗрибәле экскурсовод Миләүшә Хөснетдинова кунакларга тыюлык җирләренең бөтен серләрен ачып бирде.
    Татар кухнясының кулинария традицияләре йөз ел гына барлыкка килмәгән. Алексеевск кулинария осталары бу традицияләрне үтәп һәм хөрмәтләп кенә калмыйлар, ә бәлки аларны тамашачылар белән дә бик теләп уртаклашалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: