Заря
  • Рус Тат
  • БИЛӘРНЕҢ ИЗГЕ ЧИШМӘСЕНДӘ БИШЕНЧЕ ТАПКЫР «ЧИШМӘЛЕ ҖӘННӘТ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК

    22 ИЮЛЬДӘ КӨНДЕЗГЕ 10 ДА БИЛӘРНЕҢ ИЗГЕ ЧИШМӘСЕНДӘ БИШЕНЧЕ ТАПКЫР «ЧИШМӘЛЕ ҖӘННӘТ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК. СИГЕЗЕНЧЕ ТАПКЫР "ЯКТАШЛЫК" СОВЕТЫНЫҢ КИҢӘЙТЕЛГӘН УТЫРЫШЫ БУЛАЧАК.

    Бәйрәмне оештыручылар кунакларны сәгать 10 нчы яртыга көтеп калалар. Алар анда иҗат күргәзмәсен карый, шулай ук милли ашлар белән дә таныша алачаклар. Кунаклар өчен шулай ук нәфис әйберләр туку фабрикасы эшләнмәләрен сату күргәзмәсе дә оештырылачак. Кунакларны шулай ук милли кухняларда пешкән ризыклар да сөендерәчәк.

    Үзешчән сәнгать концерты, фольклор коллективлары һәм солистлар чыгышы оештырылачак.

    Ә 12 нче 20 минутта азан әйтү һәм Коръән уку башлана. Конкурска йомгак ясалгач һәм бүләкләр тапшырылгач, "Хуҗалар тавы"на баскычлардан бергәләп күтәрелү каралган.

    Район башлыгы Владимир Козонков сүзләренчә, «Чишмәле җәннәт» - ул гади бәйрәм генә түгел, ә халыкларны, аларның динен, милләтен берләштерүче зур вакыйга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: