Заря
  • Рус Тат
  • Бәкедә коену – җан һәм тәнне чистарта

    Кичә правослау динен тотучылар халыкның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе - Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр. Гадәт буенча өч көн буена һәр кеше изгеләндерелгән суга кагыла: кемдер юына һәм изге суны өенә алып кайта, ә инде кемдер салкын көндә бәкегә чумып, иорданьда коенып та чыга ала.

    Традиция буенча Алексеевск кешеләре Хач мануны Ахтыр коесында каршыладылар. Төн уртасында, соң һәм салкын булуга да карамастан, алексеевскилылар бер-берсен Аллаһының күренү бәйрәме белән котлау һәм иордань суына чуму өчен изге урынга җыелдылар. Протоиерей Павел Чурашов суны изгеләндерде, шуннан соң унлап тәвәккәл кеше изге суда арулану-чистарыну йоласын үтәде. Әйтергә кирәк, быел төнлә суда коенырга теләүчеләр аеруча күп булды. Иң кыюы Воскресение чиркәвендә Павел атакайның ярдәмчесе Геннадий Савиных булып чыкты, ул салкын суга беренче булып керде. Бераз соңрак аның әнисе Людмила да улы артыннан иярде.


    Ә инде иртә белән бәйрәм гыйбадәтеннән соң мәхәллә кешеләре тәре йөреше белән Ахтыр коесына киттеләр, анда догалар белән су изгеләндерелде. Протоиерей Павел Чурашов, алексеевскилыларны бәйрәм белән котлап, әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында сөйләде һәм район җитәкчелегенә хач ману йоласын үтәү урынын оештырганы өчен рәхмәт әйтте. Андый урыннар районда сигезәү, болар - изге Герман Казанский часовнясы һәм Ахтыр коесы, Кр.Баран, Лебедино һәм Войкинода чишмәләр, шулай ук Ар. Баранда, Кыркүлдә, Биләрдә һәм Мурзихада бәкеләр. Павел атакай шулай ук коммуналь хезмәт эшчеләренә Ахтыр шәһәрчеге ясаганнары өчен рәхмәт әйтте, анда бәкедән тыш боздан зур тәре, фәрештә һәм кечкенә чиркәүләр ясап куелган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: