Заря
  • Рус Тат
  • Бәхетле гаилә – җирдә җәннәтнең чагылышы

    Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур. Кешенең иң зур бәхете, иң зур байлыгы – аның гаиләсе.

    Гаилә нык һәм тату булса, бәхет тә бермә-бер арта. Шундый гаиләсе булган кеше генә шатлыгын бүлешүчесе, кайгысын уртаклашучысы барлыгып белеп, тоеп тыныч күңел белән гомер итә.

    Безнең Гадеевлар гаиләсе 1971нче елның 8нче апрелендә оеша. Моннан 50 ел элек әтиебез Рәфгать һәм әниебез Мәйсәрә тату, нык һәм матур гаиләбезгә нигез салып бергә яши башлыйлар. Гаилә корганның беренче көненнән башлап бүгенге көнгә кадәр алар бер-берсенә карата мәхәббәт, тирән хөрмәт хисләрен югалтмыйча, без – балалары өчен үрнәк булып яшиләр.

    Гаилә нык һәм тату булсын өчен, иң беренче чиратта, ир-атның акыллы, ә хатын-кызның зирәк булуы мөһим. Безнең әти белән әни нәкъ шундыйлар. Берсе башлаган эшне икенчесе хуплап күтәреп ала, фикерләре бер, эшләре уртак аларның.

    Безнең гаиләдә беркайчан да кем нәрсә тели, шуны эшләп йөрү гадәте булмады. Әти белән әни һәрвакыт үзара киңәшләшеп бергә эшләделәр, безне дә шуңа өйрәттеләр. Шуңа күрә дә без – балалары, олы яшьтә булсак та, әти-әни киңәшеннән башка, аларның хәер-фатихасын алмыйча эш башламыйбыз. Булган эшләребезне бергәләшеп өмә белән эшлибез һәм ялларны да бергә үткәрәбез. Һәр эшне җайлап, тәртипләп эшләү йорттагы язылмаган кануннарның берсе.

    Тормыш итү – диңгез кичү, диләр. Илле ел гомер эчендә авыр вакытлар да, җиңел вакытлар да аз булмагандыр. Ничек кенә булса да, матур итеп өй дә салынган, агачлар да утыртылган, малай (һәм ике кыз) да үстерелгән. Һәркайсына белем биреп, олы тормыш юлына озатылган. Бүген алар шул балаларының уңышларына шатланып, оныклар сөеп яшиләр.

    Төп нигездә калганлыктан әби-бабайларны соңгы юлга озату да, туганнарны уртак нигезгә җыеп тору да аларның изге бурычы булып торды. Килгән һәр кешегә аларның ишекләре ачык, сый-хөрмәте әзер булды. Бүгенге көндә дә әлеге күркәм гадәт югалмый. Туганнар белән дә, күрше-күлән белән дә гөр килешеп тату тормыш итә алар.

    Әти белән әни икесе дә гади авыл кешеләре, эшләп үскән авыл балалары. Әтиебез гомере буе совхозда тракторчы, ә әниебез сәркәтип булып эшләде. Үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен алар хезмәттәшләре һәм җитәкчеләренең ихтирамын, хөрмәтен яуладылар. Әтиебез бик күп тапкырлар алдынгы сабанчы буларак мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Без дә аларның йөзенә кызыллык китермичә, эшебезне җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз.

    Бүген безнең кадерле кешеләребез алтын туйларын билгеләп үтә. Безнең барыбыз өчен дә бу олы бер бәйрәм – гаилә бәйрәме. Кадерле әти-әниебез, сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Безнең өчен сез бар яктан да үрнәк булдыгыз. Киләчәктә дә якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, саулык-сәламәтлектә тигез гомер итүегезне телибез. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

    Иң изге теләкләр белән балаларыгыз һәм оныкларыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: