Заря
  • Рус Тат
  • БӘЙРӘМ КҮҢЕЛЛӘРГӘ ХУШ КИЛДЕ

    КЕРӘШЕННӘРНЕҢ ДИНИ ҺӘМ КҮҢЕЛ АЧУ БӘЙРӘМНӘРЕ ШАКТЫЙ КҮП. ШУЛАРНЫҢ ИҢ БОРЫНГЫЛАРЫНЫҢ, ИҢ КЫЗЫКЛЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ - НАРДУГАН БӘЙРӘМЕ. ШУШЫ КӨННӘРДӘ БУ БӘЙРӘМ КР.БАРАН АВЫЛЫНДА ДА БУЛЫП УЗДЫ. БУ ХАКТА АВЫЛ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ЯЗЫП ҖИБӘРГӘН.

    - НАРДУГАН - "НАР" (КОЯШ) ҺӘМ ТАТАРЧА "ТУУ" СҮЗЛӘРЕННӘН ЯСАЛГАН ДИП АҢЛАТУ БАР. ДИМӘК, НАРДУГАН, "КОЯШ ТУГАН" ДИГӘН СҮЗ БУЛА. БОРЫНГЫ ХАЛЫКЛАР КОЯШНЫҢ КЫШ КӨНЕ АЗ ЯКТЫРТУЫН, КӨН ҮЗӘГЕНДӘ ГЕНӘ КҮРЕНЕП АЛУЫН ТОРГЫНЛЫК ЧОРЫ ИТЕП, Ә УЛ ЧОРНЫҢ ҮТӘ БАШЛАВЫН "ЯҢА ТУУ" ДИП АҢЛАГАННАР ҺӘМ АНЫ ЕЛ САЕН БИК ЗУРЛАП, ТАНТАНАЛЫ ТӨСТӘ БИЛГЕЛӘП УЗДЫРГАННАР. НАРДУГАН КИЧӘЛӘРЕ 7 ГЫЙНВАРЬДАН БАШЛАНЫП КИТӘ. ЙОРТ САЕН НАРДУГАНЧЫЛАР ТЕЛӘНЕП ЙӨРГӘННӘР.

    Нардуган йола-бәйрәме Кр. Баран авылында да безнең көннәргә кадәр сакланып килә. Ата-бабаларыбызның рухи байлыгы, традицияләре елдан-ел байый гына бара. Нардуган бәйрәмнәребездә кеше танымаслык булып киенеп, йорттан-йортка кереп, теләнеп йөргәннәр, сыйлаган хуҗаларга җыр-теләкләрнең иң яхшыларын, иң изгеләрен җиткергәннәр.

    Кичләрен кызлар Нардуганы башланган, алар аулак өйдә тукталып, йөзек салып, багу багып, язмышлары турында күрәзәлек иткәннәр. Егетләр - кызлар булып, картлар яшь кәләш булып киенгәннәр, мөмкин кадәр көлкелерәк, куркынычрак булырга тырышканнар. Ата-бабаларыбыз явыз көчләрне, кояшның юлын буарга тырышучы көчләрне шулай куркытырга була, дип ышанганнар.

    Йөзек салу, фал ачулар ярты төн үткәнче барган. Йөзекне соңгы тапкыр салгач, суны түккәннәр. Суда калган акча һәм йөзек ничек төшкәнне караганнар. Әгәр күн төшсә, фаллар рас киләчәк, дип юраганнар. Нардуган иртәсендә коймак пешергәннәр һәм беренче коймак белән урамга чыкканнар: аркалары белән карга ятканнар, әгәр арка эзе тигез төшсә - ире тыныч була, ә кар басылса, җәнҗалчы була, дигәннәр.

    Нардуган, Нардуган,
    Нардуган хуҗалар,
    Котлы, мөбарәк булсын,
    Тормыш түгәрәк булсын.

    Кр. Баран мәдәният йортында уздырылган Нардуган бәйрәмебезгә нардуганчы бабайлар әнә шундый теләкләр белән килеп керделәр Марҗый түти белән Метри дәдәйләргә. Марҗый түти җырлый-җырлый төрле пешкән тәм-томнардан өстәл әзерләп, самавырын гөрләтеп, мич алдында Нардуган боткасы пешереп, нардуганчыларны көтеп йөри, ә Метри дәдәй чыра телеп, өй суынып беткән, дип, кабат мичне кабызырга маташа иде.

    Атлар җиктем, чыгып киттем,
    Барып кына җиттем мин гуртка.
    Нардуганчылар килә,дигәч,
    Бер чуен пешереп куйдым ла ботка.

    Нардуган бабайлар теләкләр теләп, хуҗалардан риза булып, биешеп-җырлашып күңел ачтылар. Кайсы мич япкычны кырды, кайсы кер угычта көй чыгарды, кайсы агач кашык сукты.

    Нардуган, Нардуган,
    Телибез туклык.
    Бир каз, күкәй,
    Марҗый түтәй.

    Хуҗалар Метри дәдәй белән Марҗый түти аларны, Нардуган шишәрәләрен капчыкларына салып, матур теләкләр теләп, озатып калдылар. Кр. Баран мәдәният йортындагы Нардуган бәйрәмебез шулай башланып китте.

    Аннан соң инде өлкәннәребезгә - әбиләребезгә сүз бирелде. Чыршы тирәли керәшен җыруларын, Нардуган көйләрен, элек-электән сакланып килгән үзебезнең җырулар белән мәдәният йортыбыз гөрләп торды. Үзебезнең керәшен такмаклары белән җырлы-биюле бәйрәмебез дәвам итте.

    Керәшен бәйрәмнәре сый-нигъмәтле өстәлләрсез үтми. Авыл халкын Нардуган күчтәнәчләре белән чәй эчердек.

    Атларымны мин лә җиктем, ай, җаратып,
    Кайтыр җулларыма каратып.
    Сезләрне лә без көттек, ай, җан атып,
    Сезләр китәрсез микән җаратып.

    Менә шулай итеп, бәйрәм бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Кунаклар оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә кайтып киттеләр.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: