Заря
  • Рус Тат
  • Бәйрәм символы - Сабан

    Шимбә көнне мәйданда озак көтелгән һәм алексеевскилыларның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе - Сабантуй булып узды. Бу көн бик күп матур вакыйгаларга бай булды. Алар турында җентекләбрәк сөйләрбез.

    Быел билгеле сәбәпләр аркасында Сабантуй гадәттәгедән шактый соңрак үткәрелде. Күпләр һава торышы сабан бәйрәмен карап хозурланырга мөмкинлек бирмәс инде, дип шөбһәгә төште. Ләкин алексеевскилыларның куркулары расланмады, алар мәйданны шау-шуга һәм күңелле авазларга күмделәр.
    Сабантуй бит ул очрашу һәм гаилә коруга, 50 ел бергә гомер итүгә, мәктәп белән саубуллашуга яки хезмәт уңышларына йомгаклар ясау урыны булып тора. Район башлыгы бәйрәм кунакларын котлап, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшенә йомгак ясады һәм, Сабантуй кешеләрне берләштерүче бәйрәмгә әйләнде, дип билгеләп үтте:
    - Хөрмәтле алексеевскилылар, бәйрәм кунаклары, авыл хуҗалыгы эшчәннәре! Миңа ничәнче тапкыр сезне дәүләт бәйрәмебездә, республикабыз территориясендә яшәүче барлык халыкларның бәйрәмендә котлау күңелле. Бу вакыйга алдыннан сигез авыл җирлегендә булып узган Сабантуйларда йомгаклар ясалды.
    Моннан тыш, без керәшеннәрнең кичке сабан туе - Тройсынны, чуашларның "Уяв" бәйрәмен үткәрдек. Алдыбызда тагын Питрау көнен билгеләп үтү тора, ул Родникида булачак. Сабантуй милли бәйрәм генә түгел хәзер. Бу - районыбыз һәм республикабыз территориясендә яшәүче барлык халыкларның зур вакыйгасы да.
    Йомгакларны без уңышны җыеп алгач ясаячакбыз, ә хәзер игеннәребез бик матур булып үсеп килә, дип әйтә алам. Моның өчен авыл хуҗалыгының барлык хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтәм. Бүген әле тагын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә, аның белән барыгызны да котлыйм!
    Татарстан Республикасы Президенты исеменнән район кешеләрен сабан бәйрәме белән Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин котлады:
    - Сабантуй - туганнарың һәм шул җирдән чыккан кешеләр белән җыелышырга сәбәп тапкан хезмәт ияләре бәйрәме ул. Миңа республикабыз Президенты исеменнән легендар алексеевскилыларны иң мактаулы бәйрәм белән котлау бурычы йөкләнде. Әлеге бәйрәм белән шәхсән үз исемемнән дә котларга телим. Яхшы эшли торган кешеләр яхшы ял итәргә дә тиешләр! - дип сүзен йомгаклады Казан кунагы.
    Айрат Радин улы, котлаудан тыш, бу көнне районның мактаулы гражданы, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Михаил Константиновка "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены медален тапшырды.
    Иң яхшыларның яхшысы
    Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, кыр хезмәтчәннәре мәйданда бәйрәмнең төп батырлары булып торалар. Традиция буенча легендар "ГАЗ-69"да чәчү батырлары мәйданны әйләнеп чыгалар. Быел алар - "ВЗП Южное Алексеевское" авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Виктор Иванов, "Алга" колхозы тракторчысы Ирек Вәлиуллин һәм "Алексеевск" халык предприятиесе механизаторы Владимир Савельев.
    Алар ук дәүләт әләмнәрен күтәрү хөрмәтенә лаек булдылар. Алар белән бергә мәйданга авыл хуҗалыгы берләшмәләренең иң яхшы хезмәтчәннәре һәм район фермерлары, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары алдынгылары, барлыгы 40 хезмәтчән чыкты, аларны район башлыгы Владимир Козонков котлады. Шунысын да әйтергә кирәк, алар өйләренә лаеклы бүләкләр белән кайтып киттеләр.
    Экология елында мәйданда төзекләндерү эшләренә йомгак ясалды. Авыл җирлекләре арасында беренче урынны Лебедино авыл җирлеге алды, икенче һәм өченче урыннар Зур Полянка һәм Урта Тигәнәле авыл җирлекләренә эләкте. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләкләргә лаек булды.
    "Алексеевск керамикасы" "Экопредприятие" булды, "Экомәктәп" һәм "Эко балалар бакчасы" номинацияләрендә Урманасты Шунталысы мәктәбе һәм "Бал корты" балалар бакчасы җиңеп чыкты, ә Ольга Турнинаның гаиләсе иң яхшы "Экогаилә" дип табылды.
    Спорт
    Спорт бәйгеләре Сабантуйның аерып алгысыз өлеше булды. Бәйрәм кысаларында традицион конкурслар һәм ярышлар: волейбол, армрестлинг, гер күтәрү, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, капчыклар сугышы, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, стритбол һәм башка уеннар оештырылган иде. Көрәш бәйрәмнең бизәге булды.
    Спортның бу төре елдан-ел популярлаша бара һәм келәмгә бик күп тамашачыларны җыя. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки симез сарык өчен дөнья һәм Россия чемпионнары бил алыша бит. Каты көрәшләрдә планетаның иң яхшы көрәшчесе исемен Габдеҗәлил Сөләйманов раслады, ул Сабантуйның абсолют батыры булды. Яшүсмерләр арасында беренче урынны дөнья чемпионы Алексей Абрамов алды.
    Ат чабышлары, конкурслар, концерт!
    Бер генә Сабантуйны да ат чабышларыннан башка күз алдына китереп булмый, алар бәйрәмнең иң кызыклы, иң тамашалы өлеше булып торалар. Быел ат чабышында 32 ат катнашты. Җирле юртаклар арасында "Граф" атында (Батталов Р.Ф. крестьян-фермер хуҗалыгы) Шәриф Хәсәнов җиңде, "Колиастр" атында Гомәр Баһавиевка ("Алексеевск" халык предприятиесе) икенче урын эләкте.
    "Альма"да Илдус Кадриев (хуҗасы Минталип Миндубаев) өченче булып килде. Ипподром юртакларында бөтен өч урын да "Алексеевскдорстрой"га бирелде. Беренче урынны "Берлиоз"да - Дмитрий Булыгин, икенче урынны "Асоль"да Сергей Хныченков алды, ә Олег Иванов "Посыльный" белән өченче булып килде.
    Көтү көтә торган җирле менге атларда (атланып йөри торган) финишка беренче булып "Красотка"да (Биләр урман хуҗалыгы) Михаил Недорезов килде, Олег Филькин "Талисман"да (Гобәйдуллин крестьян-фермер хуҗалыгы) һәм "Ветерок"та "Алексеевск" халык предприятиесеннән Владимир Багоршин шул рәвешчә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
    Саф токымлы һәм яртылаш саф токымлы атлар арасында "Тендер"да (хуҗасы Кыр Шунталысыннан Марс Ибраһимов) Николай Ухьяновка тиңнәр булмады. Владимир Александров "Фишка"да (хуҗасы Николай Александров) финишка икенче булып килде. Гафиятов Марат һәм аның "Алинә"се (Закиров крестьян-фермер хуҗалыгы) өченче урынны алды.
    Ат чабышларыннан соң бәйрәм тамашачылары һәм кунаклары концерт карарга, күңелле һәм традицион конкурста катнашырга китте. Сүз уңаеннан әйткәндә, гадәттәгечә концерт программасы берьюлы ике мәйданчыкта барды.
    Үзәк сәхнәдә Казан артистлары чыгыш ясады, "Рус ишегалды"нда районның үзешчән артистлары рус, татар, чуаш һәм мордва халыклары җырларын башкардылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: