Заря
  • Рус Тат
  • Чаллыда алма белән тончыккан бала комадан чыккан

    Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән бала сәламәтлегендә уңай динамика бар, дип хәбәр иттеләр. Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр ителгән иде.

    21 февраль көнне иртән бала комадан чыккан һәм аңына килгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсеннән бала сәламәтлегендә уңай динамика бар дип хәбәр иттеләр. "Аны реанимациядән хастаханәнең бер бүлегенә күчерүгә әзерлиләр", дип аңлатты әңгәмәдәш.

    Исегезгә төшерәбез, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында утырган.

    «Бала алма кисәгенә тончыккач әбисе ярдәм итәргә тырышкан, кулы белән алмакчы булган. Нәтиҗәсе булмагач, ашыгыч ярдәм чакырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, табиблар аныКама балалар медицина үзәгенә озаткан», - дигән иде Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле. Бала анестезиология һәм реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән иде.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: