Заря
  • Рус Тат
  • Чүп үләннәр белән көрәшү

    Яз җитүгә, бакчада чүп үләннәр баш калкыта. Алар белән җәй буе көрәшәбез. Әмма берсе дә бирешергә уйламый. Әмма, икенче яктан караганда, табигатьтә кирәк булмаган үсемлекләр юк бит.

    Менә шул хакта һәвәскәр бакчачы Зәк и абый Нәбиуллин белән сөйләшәбез. Безнең карашка иң "явыз" булып күренгәннәре дә бик файдалы булырга мөмкин. Бакчада үскән үләннәрнең кайберләре, киресенчә, яшелчәләр үсешенә яхшы йогынты ясый икән.

    Ялган сөйләп ятмагыз, кайсы чүп үлән яшелчәне яхшы үстерсен инде, киресенчә, комачаулый, дип әйтер кайберәүләр. Чыннан да, алар беренче айларда чәчеп үстергән культураларның үсе­шен тоткарлаячак. Әмма бер­ни­кадәр вакыттан соң ярдәм итәргә дә мөмкин.

    Бик эссе көннәрдә аларның күләгәсе яшелчәләрне кояштан саклый, яфраклары дымны югалтмый. Ләкин чүп арасында әйбер үсмәгәне һәркемгә мәгълүм. Алардан котылмыйча да булмый.

    Бәрәңгенең дошманы
    Бакчачылар бәрәңге түтә­лендә эт эчәге күп булудан зарлана. Аннан ничек котылырга белми аптырыйлар. Ул бәрәңге сабагын бер "буып" алса, үсүенә комачау итеп ята. Әмма белгеч­ләр әйтүенчә, "икенче икмәк"нең төп дошманы - сарут (пырей), халык телендә аны кыяк үлән дип тә атыйлар. Ул бәрәңге үсешенә шулкадәр нык комачау итә ки, тамырлары белән бүлбеләрне дә чорнап, булган барлык кирәкле матдәләрне үзенә туплап ята.
    Кыяк үлән бик әрсез, ул хәтта бетонны да тишеп чыгарга сәләтле. Аңа каршы ныклап көрәшергә кирәк. Басу-кырлар­да махсус гербицид сипсәләр, бакчада исә аның тамырын чүпләп кенә бетереп була. Ә менә эт эчәгенә килгәндә, аның тамырын күпме генә чүпләсәң дә, бетерү мөмкин түгел. Эт эчәген, яшел­чәләргә зыян китерми генә, керосин белән юк итәргә була.
    Бакчада үскән чүп үләннә­ренә килгәндә, тузганак, кычыткан, ромашка, сәрдә кебекләрен бакча туфрагын яхшырту өчен кулланырга мөмкин. Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов белдергәнчә, аларны җыеп, суга салып әчетеп, яшелчәләр үсешен яхшыртырга була. Шулай ук җәй буе бер күчкә җыеп, черемә ясап, икенче елда туфракны баетыр өчен куллансагыз, менә дигән ашлама барлыкка килә.
    Туфракка ни җитми?
    Үзләренннән үзләре тишелеп чыккан үләннәр бакча туфрагына "диагноз" куярга да сәләтле. Һәр үләннең яраткан туфрагы була. Әгәр дә моңа кадәр үскән үлән бакчагызда күренми башласа, димәк, туфрак составы үзгәргән. Аңа нидер җитми башлаган.
    Наратбаш белән бака яфрагы үскән бакчаларда туфрак ачы була. Үги ана яфрагы, сарут, билчәнле бакчаларда ачылык тиешенчә. Бәрәңге бакчагызда алабута күпләп үсә икән, димәк, бәрәңге урынын үзгәртергә вакыт җиткән. Гадәттә, безнең бәрәңге бакчаларын әнә шул алабута баса да инде.
    Бәрәңге үстереп арыган туфрак, ирексездән "чаң" суга, алабута үстереп, халыкка "хәбәр" бирә. Әмма без моны аң­ламыйбыз, анда бәрәңге үстерүне дәвам иттерәбез. Җәй ахырында, көз айларында бакчагызда чәчәк атучы чүп үләннәре күренә башласа да уйланыгыз, бу - туфрак ярлылаган, аңа черемә кертергә кирәк, дигәнне аңлата.
    Хәзер күп кенә бакчаларда тузганак баш калкытты. Азып китмәсен өчен, аны бүгеннән үк юк итү чарасын күрергә кирәк. Чәчәк атканнан соң ул бөтен орлыгын бакчага чәчәргә мөмкин. Тамырын җыеп ташларга. Ә яф­рак­ларын ваклап, туфракка кү­мәсең икән, ул кирәкле бөтен минераль матдәләр барлыкка китерергә сәләтле.
    Куркыталар
    Бакчагызда укроп, тмин үс­терегез. Аларның исе корткычларны китерми. Укроп исә кыярны үз иткән корткычларны да куркытуга сәләтле. Шулай ук корт­кычлар әрем исен дә яратмый. Агач төбендә әрем үсә икән, аны беркайчан да йолкырга ярамый. Кәбестәгә корт төшмәсен дисәгез, аның янәшәсендә әлеге үсем­лекләр үсәргә тиеш. Ә менә кычыткан лайлач, әкәм-төкәмнәрне бакчага якын китерми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: