Заря
  • Рус Тат
  • Данлы тарихыбыз битләрен актарып...

    Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәре Миләүшә ханым ХӨСНЕТДИНОВАның Биләр җирлеге турында тәфсилләп язган мәкаләсенең ахырын укучыларыбыз игътибарына тәкдим итәбез. Әлеге җирлекнең тарихы турында күп нәрсәне белмәгәнбез икән әле, Миләүшә Нуховнадан алга таба да шундый кызыклы мәкаләләрен көтеп калабыз. Якын арада бу музейның кунаклары булырбыз дип уйлыйбыз.

    - Чит ил сәяхәтчеләре язып калдырган истәлекләрдә шәһәрнең матурлыгы, зурлыгы, кешеләрнең күплеге турында хәбәрләр калган. Монда елына берничә тапкыр зур базарлар- ярминкәләргә дип, читтән килүче караванчылар өчен барлык уңайлыклары булган Караван- сарай эшләнгән булган.
    10-13 гасырда ук анда идәннәре җылытылган бүлмәләрдә, мунчасы, су үткәргеч системасы булган кунакханә эшләгән. Караваннарга төрле төбәкләрдән товарлар төяп, озаклап килүчеләр монда рәхәтләнеп ял итә алганнар. Иртәгесен Олуг шәһәргә керу өчен алтын белән капка салымы түләгәннәр. Бу капка шуңа күрә Алтын капка исеме белән халык күңелендә сакланып калган.
    Тарихи урыннардан тыш, безнең район территориясендә бөек галимнәр - А.М. Бутлеровның һәм А.Е.Арбузовның да туган төбәге булып тора. Аларның туган йортлары да Биләрдән ерак түгел авылларда урнашкан булган. Кызганычка каршы, аларның имениелары сакланмаган. А.Е. Арбузов туган йорт исә, алар гаиләсе авылдан күчеп киткәннән соң, мәктәп булганга күрә генә сакланып калган.
    Аны 1976 елда сүтеп алып килеп, безнең Биләр музее территориясенә китереп, яңадан салганнар. 1977 елда академикның 100 еллык юбилеена багышлап музей итеп ачканнар. Хәзерге көндә бу бинада Бутлеровка һәм Арбузовка багышланган экспозиция эшли.
    Музейда тырыш, белемле, үз хезмәтләрен яратучы команда эшли. Монда эшләүче һәр кеше үз эшенең остасы, бу төбәкнең чын патриоты булып тора. Һәр ел саен безгә күп кешеләр килә. Аларның кайберләре зур кызыксыну белән, үз күзләре белән бу данлы төбәкне күрергә дип, кайберләре Изге чишмә суыннан сихәт алырга, кайберләре корбан чалу уе белән, кайберләре бу төбәктә ял итү өчен бөтен дус-ишләре белән бергә җыелышып, кайберләре корпоратив бәйрәмнәр уздырырга дип, кайберләре экскурсоводларны тикшерү өчен дә киләләр.
    Һәрбер килүчене теләсә- кайсы вакытта шатланып кабул итәбез, белгән кадәр аларга бу тарихи урыннар турында мәгълүмат бирергә тырышабыз. Килүчеләр арасында соңгы елларда чит ил кешеләре дә арта баруы, безнең өчен куаныч булып тора. Алар арасында Канададан, Алман иленнән, Һиндстаннан, Англиядән, Төркиядән, Африка илләреннән, якын чит илләрдән дә туристлар булуы безнең төбәкне күп кеше белергә тырышуы турында сөйли.
    Үзебезнең илдән безгә килүчеләрнең географиясе исә, Ерак Көнчыгыштан алып, Калининградка кадәр җитә һәм үзебезнең Татарстанның һәрбер районыннан, шәһәреннән бар.
    Кызганычка каршы, күп еллар безнең тарихи урыннар турында матбугат чараларында мәгълүмат булмау, Совет чорында атеистик рухтагы идарә даирәләренең әмере белән Изге чишмәгә килүчеләрне эзәрлекләүләр, ә чишмәнең үзен җир йөзеннән бетерү өчен бульдозер белән күмдерүгә кадәр барып җитүләр, безнең төбәкнең чын тарихының югалуына китерә язды.
    Ярый әле телдән телгә күчеп, гасырлар дәвамында халык күңелендә күп нәрсә сакланып калган. Тик ул мәгълүматны белучеләр дә елдан- ел азая бара. Галимнәрнең фидакаръ хезмәтләре нәтиҗәсендә генә тарихи вакыйгалар безнең көннәргә кадәр сакланып калуы зур шатлык.
    Бу төбәктә 3 гасыр буена чәчәк атып яшәгән зур шәһәр турында да мәгълүматлар бик аз сакланган. Елъязмаларны актара-актара гына тарих галимнәре, үзебезнең илдә сакланып калган урыс елъязмаларына, һәм башка илләрдә сакланып калган бай мәгълүматларга таянып, монда илаһи зур дәүләтнең башкаласы булуын, шәһәрнең яшәп, чәчәк атуын исбатлый алганнар.
    Кызганыч ки, бу шәһәрдәге бер генә монументаль корылма да сакланмаган. Хәзерге көндә Олуг шәһәр булган җирдә, аны әйләндереп алган һәм элегә кадәр биек булып сакланган үрләрне күрергә була. Үз вакытында, алар шәһәрне чит яулардан яхшы саклаучы, фортификация корылмалары булып торганнар.
    Бу төбәктә яшәүчеләр исә гасырлар буена азая барып, берзаман бөтенләй юкка чыгуы да бик ихтимал. Бары тик 1654 елда гына монда рус авылына нигез салына. Хәзерге көндә элеккеге шәһәр булган урынның ярты мәйданында Биләр авылы җәелеп ята. Соңгы елларда ул да кечерәя бара, алда ниләр язганын әлегә әйтергә кыен. Яхшы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: