Заря
  • Рус Тат
  • Дәүләт казнасын саклауда

    Июньдә республика Хисап палатасы беренче юбилеен - төзелүенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Шул дата уңаеннан әлеге дәүләт органының төзелү тарихы һәм эшчәнлеге турында районның Контроль-хисап палатасы рәисе Валерий СЕРГЕЕВ белән сөйләшәбез.

    - Валерий Ермолаевич, бу учреждениенең ничек һәм нинди максатта оештырылуы турында сөйләп бирегез әле?


    - Баштан ук Татарстанның Хисап палатасына бик мөһим вазыйфа - бюджет акчасын максатлы һәм нәтиҗәле файдалануга контрольне оештыру һәм тормышка ашыру, шулай ук үз компетенциясе чикләрендә коррупциягә каршы көрәшү чараларын тәэмин итү йөкләнде.


    Аның рәисе вазыйфасына республика Президенты Минтимер Шәймиев районыбыз хакимияте башлыгы Алексей Демидовны тәкъдим итте (сүз уңаеннан әйткәндә, Алексей Иванович моңа кадәрге чакырылышта Татарстан Республикасы Парламенты җитәкчесе урынбасары булып торды). Дәүләт Советы аны хуплады һәм аның кандидатурасын раслады. Ә быелның 21 апрелендә хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән һәм депутатлар яклавында якташыбыз өченче срокка сайланды. Республика законнары нигезендә аның вәкаләтләре чоры тагын 6 ел тәшкил итәчәк.


    Парламент өч аудиторны да билгеләде. Болар - Сергей Колодников, Илнур Мөбәрәков һәм Дамир Шәмгунов.


    - Әлеге хезмәтнең эшчәнлеге нәтиҗәле булып чыктымы соң?


    - Вакыт күрсәткәнчә, әлеге дәүләт органының эше үз җимешләрен бирә инде: соңгы биш елда гына да, 2009 елдан алып 2013 елга кадәр, республика Хисап палатасы ачыклаган бозулар 13801 млн. сум тәшкил итте, ә бюджет акчасын кире кайтару буенча күрелгән чаралар республика казнасына 9958 млн. сум акчаны кире кайтарырга мөмкинлек бирде.


    Ә 2006 елның 15 мартында район Советы карары белән Алексеевск Контроль-хисап палатасы булдырылды. Безнең вәкаләтләребез муниципаль берәмлекләр һәм аның авыл җирлекләре бюджеты үтәлешенә контрольлек итүдән тыш, район милкендә булган мөлкәткә идарә итүгә һәм аның белән эш итүгә, муниципаль хокук актлары проектларына, еллык хисапка финанс-икътисадый экспертиза үткәрүгә, шулай ук хәтта социаль-икътисадый хәлгә анализ ясауны да кертеп, Алексеевск бистәсен, аның авылларын үстерү программаларын һәм планнарын тормышка ашыру барышына һәм йомгакларына һәм күп кенә башка бурычларга контрольлек итүне дә күздә тота.


    Төзелгән вакытыннан алып быелның 1 гыйнварына кадәр без җирле бюджетка һәм 624 учреждениегә 111 ревизия һәм тикшерүләр үткәрдек. 13284,8 мең сумлык финанс бозулар ачыкланды. Шулардан максатлы файдаланылмаган бюджет акчасы күләме - 2575,6 мең сум, нәтиҗәсез файдаланылган акча 7217 мең сум тәшкил итте. Тикшерү барышында бюджетка 3492,2 мең сум акча кире кайтарылды. Ә бу елның алты аенда 5 ревизия оештырылды, алар барышында 32 учреждение тикшерелде. 220 мең сумнан артык бозулар ачыкланды. Киләчәктә коллективыбыз районның финанс контроле системасы нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аны тагын да камилләштерү өчен бөтен тырышлыгын куячак.

    Игътибар:

    Алексей Демидов үзенең төп эшеннән тыш әле тагын республиканың бадминтон федерациясенә дә җитәкчелек итә. Спортның әлеге төре Татарстаныбызда лаеклы урын алсын өчен үзенә бәйле булганның барысын да эшли. Моннан тыш, шушы еллар дәвамында ул "Кайгырту" приютында тәрбияләнүче балаларга да гел ярдәм итеп тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: