Заря
  • Рус Тат
  • Дөньяга караш

    Югары Татар Майнасы авылы имам-хатыйбы Әдип хәзрәт ШАКИРОВ редакциябезгә даими төстә үзенең эчтәлекле вәгазьләрен җибәреп тора. Шуның чираттагысын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

    - Аллаһы Тәгалә җир йөзенә яратканнар арасында иң өстен булган зат -кешедер. Кешенең тәне һәм бу тәннең эчендә күзгә күренмәгән, бик теләсәк тә, тотып карый ала алмаган рухы бар. Ислам дине кешенең тәнен зарардан саклый, рухын да үстерә.

    Бу дөньяны, тормышны аңлау өчен тәнебезнең сәламәтлеге генә җитми, рух дигән сәламәтлек тә кирәк. Кешенең тормышка карашын белер өчен аның яшәү рәвешенә күз салырга кирәк. Ул шул биеклектән, үзе төзегән манарадан гына тирә-якны бәяләр.

    Мәсәлән, әгәр мәчеттә намазда утырган җәмәгать эчендә берәү төзүче булса, ул мәчетнең рәвешен карар һәм тагын да матуррак итеп төзү хакында уйланыр. Табиблар, психологлар, сатучы-сәүдәгәр дә үзләрен кызыксындырганны күрерләр.

    Без моны бер урында, бер җиргә төбәлгән караш дип әйтәбез. Сүз карау рәвеше, үзенчәлеге хакында. Бу бер ясалган рәсемгә карап тору кебектер. Без рәсемгә бик якыннан карасак, аны тулысынча күрә алмаячакбыз, аның аерым әйберләре генә күзгә күренәчәк.

    Безнең тормышыбыз да шул рәсем кебек: күз карашыбыз белән генә караганыбыз өчен күп нәрсәне күрә алмыйбыз.

    Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Аллаһы белер, сез белмәссез," -дип әйтә. Аллаһы бөтен нәрсәгә хаким, ә без исә аның аерым өлешләрен генә күрербез, белербез. Әмма дә ләкин туганнар, без кечкенә әйберләргә карап олы булганнарны фикерләргә, бар ителгәнебезне һәм ни өчен бар ителүебезгә кадәр аңларга бурычлыбыз. Кешедә матди һәм мәгънәви караш булырга тиеш.

    Мәсәлән, берәү бик матур итеп чигелгән тукыманы күреп исе китеп хәйран калыр. Ул чигелгән тукыманың матурлыгыннанмы, әллә чигүченең осталыгыннанмы? Һәр икесенә дә дип әйтсәк, бу матди һәм мәгънәви караш булыр.

    Бер вакыт Гайшә р.г. Корбан чалдыра. Пәйгамбәребез с.г.в. аның итен таратырга куша. Гайшә анабыз тарата. Пәйгамбәребез с.г.в. сорый: "Безгә ни калды?" Гайшә анабыз: "Берничә сөяк калды," -дип әйтә. Пәйгамбәребез с.г.в. аңа каршы: "Юк, Гайшә, безгә бөтенесе дә калды, син кыямәт көнендә Аллаһы безгә нинди сәвап бирәчәге ягыннан кара" -ди.

    Ә без туганнар корбан чалганда, зәкәт, садакалар биргәндә шулай эшлибезме соң? Әллә күпме өлешен үзебезгә калдырып, кешегә таратып, кешенең күзен генә буабызмы?

    Әйе, кем ничек карый - шулай күрә. Берәү әйтә: "Минем бер күршем бар. Мәчет юлын белми, Аллаһыны танымый. Ләкин аңа Аллаһы һәрвакыт бирә. Эшләре, тормышлары бик уңышлы. Мин исә хәләлне хәрамнан аерып яшим, гөнаһлы эш эшләргә Аллаһыдан куркам.

    Әмма Аллаһы миңа аңа биргән кадәр бирми". Бу сорауга җавап бирер өчен шуны аңларга кирәк: без, үзебезне мөселман дип танысак, бер әйбер тапсак: "Әлһәмдүлилләһ," - дип шөкер итәбез. Бер әйберне югалтсак, Аллаһыга хәмед әйтәбез.

    Аннары бит, тормышта гел күпне, яхшыны гына өмет итәбез, әйтерсең без бу дөньяга рәхәт күрергә генә килдек, соры корт кебек алып кайтып биргәнне ашар өчен генә туганбыз. Бу дөньяны сынау, сынау мәйданы икәнлеге турында уйламыйбыз туганнар! Бөтен кеше дә сынала, бал белән май эчендә яшәүче дә, ярлы да. Байлык та, фәкыйрьлек тә кешегә сынау рәвешендә җибәрелә.

    Кайбер кешеләр фәкыйрь булып та бик матур итеп намаз укып, кушканнарын үтәп яшиләр. Бар шундый кешеләр бай булып та тормышларының бәрәкәте юк, кайгы-хәсрәт, мәшәкатьтән чыкканнары юк, булган акчаларын кая куярга белмичә нәфес тозагында яшиләр. Байлык бит ул кеше өчен бик тә авыр сынау. Аның өчен бит әле кайчан булса да безнең хисап тотачагыбыз бар. Байлык та, фәкыйрьлек тә икесе дә Аллаһы Тәгалә каршында сынау.

    Гомеребезне күз алдыннан үткәрик әле: яшь вакытта нәрсәләрне генә теләмәдек, сорамадык, булдырырга кызыгып йөредек. Уйласаң, оят та булып китә. 10-15 ел элек сораган, теләгән әйберләребез өчен бүген: "Ник мин шуны теләдем, бер нәрсәгә кирәге булмаган икән, дип көлеп, уңайсызланып куябыз.

    Мәсәлән, бер егет чибәр, бай кыз сорый, әмма әдәпле иманлы булсын дими. Әмма Аллаһы Тәгалә бу кызны башка егеткә насыйп итә. Кызны теләгән егет, кызның ничек итеп яшәвенә карый. Күрә -тормышының да, холкының да һич тә кызыгырлык нәрсәсе юк.

    Егет моннан гыйбрәт алып: - "Йә Раббым, ярый әле миңа насыйп итмәдең, ул кыз минем башыма бәла булыр иде"-ди. Әйе туганнар, Аллаһы белә, ә без белмибез. Фанилыктан бакый дөньяга күчкәч, ахирәттә Аллаһы: "Әй колым, кил, кара. Сиңа шуларны, син теләгәннәрне биргән булсам, менә нәрсәләр булыр иде," -дип күрсәтәчәк.

    Кеше дөньяда яшәгән вакытта сораган әйберләрнең бирелгән очракта үзенең нинди хәлдә калачагын, хәтта җәһәннәмгә керәчәген күрер дә, Аллаһыга шөкер итәр иде. Шуңа күрә дә без дөньяда, тормышты Аллаһы бирсә шөкер итәбез, бирмәсә Аллаһыга хәмед мактауларыбыз, пәйгамбәрләребезгә салават әйтәбез.

    Аллаһы Тәгаләне олыларга, пәйгамбәребезгә салават, әрвахларыбызның рухларына дога кылырга безнең мәчетләребез бар. Туганнар! Җомга намазларында катнашып, бер Аллаһыга гына сәҗдәгә итик, Аллаһы Тәгалә биреп тә, бирмичә дә безне сынап тора. Әмин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: