Заря
  • Рус Тат
  • «Электр куркынычсызлыгы һәм балалар»

    Хәзерге заманны электрдан башка күз алдына китерүе дә кыен. Электр тормыш өчен куркыныч булса да, без аннан башка яши алмыйбыз: ул өйдә дә, урамда да, мәктәптә дә кулланышта.

    Ата-аналар өчен иң кыйммәте - аларның балалары, без алар исән-имин һәм бәхетле булсын дип кайгыртабыз. Җәйге каникул чорында ата-аналар гел генә баласы янәшәсендә булып бетә алмый, шунлыктан аларга урамда үз- үзеңне тотуның гади кагыйдәләрен төшендерергә кирәк, аларны үтәү исә электр тогы сугу очрагын булдырмый калуга ярдәм итәчәк:
    1. Трансформатор подстанцияләре территориясенә һәм бинасына керү, электр җайланмаларының ишекләрен ачу, койма һәм барьерлар аша үтеп керү катгый тыела.
    2. Электр линияләре баганаларына менү тормыш өчен куркыныч.
    3. Электр линияләре янында уйнарга, алар астында учаклар ягарга ярамый.
    4. Электр үткәргечләренә тимерчыбык яки башка әйберләр ыргытырга, изоляторларны ватарга, йорт подъездларында булган электр щитларын ачарга ярамый.
    5. Энергия объектларында кисәтү билгеләре һәм плакатлар урнаштырылган, аларны һич кенә дә алып ташларга ярамый. Бу башка кешеләр гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин.
    6. Салынган, өзелеп җиргә төшкән электр чыбыклары, электр җайланмаларының ишекләре һәм люклары ачык булганны, шулай ук баганаларга зыян килгәнне күрсәгез, кичекмәстән бу хакта өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк. Өзелгән тимерчыбыкка 10 метрдан да якынрак килү, бигрәк тә аңа орыну тормыш өчен куркыныч.
    Балаларыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
    «ЧЭЧ «Челтәр компаниясе» ААҖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: