Заря
  • Рус Тат
  • Электрон дәүләт хезмәтләре

    Игътибар итсәгез, ай ахырында почта, банк бүлекләрендә була торган озын чиратлар кимеде. Бу - халыкның электрон түләү юлына күчү нәтиҗәсе.

    Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша район гына түгел, республика хастаханәсендә дә чиратка язылырга, чит ил паспорты алу өчен дәүләт пошлинасы түләргә, кәрәзле телефонга акча салырга, төзелешкә рөхсәт алу өчен гариза бирергә, салымнар буенча мәгълүматлар алырга, балагызның билгеләрен тикшереп барырга һәм башка бик күп эшләр башкарырга мөмкин.

    Чыннан да, нишләп әле озын чиратларда басып торып,вакытыңны бушка сарыф итү. Мин өч бала анасы буларак, вакытымның бер минутын да бушка үткәрәсем килми. Шуңа күрә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша барлык эшләремне башкарырга тырышам.

    Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчергәч, көндәлек проблемалар минимум вакыт таләп итә торган күңелгә ятышлы эшкә әверелде.

    Бәдертдин Шәйхетдинов:

    - Чыннан да, интернет-ресурслар белән эшләү - бүгенге көн таләпләренең берсе. Моңа өйрәнергә кирәклеге көн кебек ачык. Тик бит төрле яшьтәге кешеләр бар. Моны үзләштерү мөмкинлекләре дә төрлечә. Авыл өчен бу авыррак проблема, гәрчә авыллар өчен бу кирәгрәк тә әле. Урта Тигәнәле авылында почтада кешеләр алышыну сәбәпле, почтаның эше тукталып торды.

    Кешеләр квитанцияләре белән район үзәгенә барып түләргә мәҗбүр булдылар. Пенсияңне алу өчен банкомат та юк. Куйганнар иде - талап чыкканнан соң бетерделәр. Картаеп бара торган авылда пенсияне өйгә китереп бирү, әлбәттә, җайлырак форма.

    Ничек кенә булмасын, тормыш электрон формаларны таләп итә һәм инде моңа өйрәнегә дә кирәк. Тик иске формаларны да бер кизәнүдә юк итү дөрес булмас иде. Һәр эштә әзерлек булырга тиеш!

    Гөлнара Җаббарова:

    - Мин инде куптәннән электрон хезмәт аша түлим. Бу минем өчен бик файдалы һәм уңай. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бу эшне башкарып була, каядыр барасы да түгел, чират та көтәргә кирәкми.

    Дилбәр Бәдретдинова:

    - Мин бу электрон хезмәтләрне бик уңайлы дип саныйм һәм бик теләп кулланам. Чиратларсыз гына өйдән чыкмый, үзебезгә уңай вакытта бик рәхәт. Үземнекен генә түгел, туганнарымның коммуналь түләүләрен дә түләргә булышам. Бик җайлы хезмәт.

    Порталда мондый мөмкинлекләр бар: хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне "on-line" түләргә ( дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә (телефония, Интернет, телевидение һ.б. лар) өчен түләргә, электрон чиратларга язылырга (дәүләт һәм муниципалитет учреждениеләре белгечләренә) була.

    Әнә шулай тормышыбыз көннән-көн җайлана. Интернетны бер яктан яманласак, икенче яктан ашыгыч, вакыт тар заманда файдасы да күплегенә төшенәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: