Заря
  • Рус Тат
  • Фатыйхов Марс Касыйм улы бүген үзенең алтын яшен билгеләп үттә

    Гомер баскычлары.

    Күпләргә таныш Җәлил хәзрәт Фазлыев “Гомер баскычлары” дигән хезмәтендә кеше гомерен 100 яшь дип алып, аны мөһим этапларга бүлә. 13 нче баскычка адәм баласы 60 яшендә менеп баса икән. “Пәйгамбәребез (с.г.в) өммәтенә бирелгән гомер 60 ел. Артканы – бүләк. Аллаһның бүләгенә бүләк белән җавап бирү тиеш”, - ди заманыбыз аксакалы. Алтмыш яшь – алтын яшь.

    Аллаһ бүләгенә каршы бүләк – ул синең яшәешең, кылган гамәлләреңдер. Бүген алтын яшен билгеләп үтүче Марс Касыйм улы да үзенең бүләкләренә зарлана алмыйдыр. Җәлил хәзрәт атап үткән 12 баскычны матур гына атлап үткән ул. Түбән Тигәнәленең хезмәт итеп яшәүче Фатыйхов Касыйм абый белән Галия апа гаиләсендә апасы, абыйсыннан соң өченче бала булып дөньяга килә. Авыл мулласы (ул чорда саклык белән генә) аңа заманында популяр булган исемне куша.

    5 яшь - икенче баскыч. Балалар ул чорда намаз укымаса да үзләре белән яшәүче әбисенең биш вакыт намаз укуын, кунакка кайткан әби-бабаларының да комган тотып тәхарәт алуларын күреп, догалар ишетеп үсәләр. Шул чорда аны Аллаһы Тәгалә тагын бүләкли: бер энесе, бер сеңелесе дөньяга килә.

    10 яшь – өченче баскыч. Уңны сулдан, яхшыны яманнан аерыр чор. Аны мәктәп, беренче укытучысы Салахиева Җүвәйрә апа намуслы, тырыш октябрят, соңрак пионер булырга өйрәтеп үстерә. Иртә таңнан торып эшкә китүче, бик еш кына ерак рейслардан кичке эңгер төшкәч кенә кайтып керүче әтисе, ишле гаиләне бары тик тәртип, тырышлык булганда гына тиешле дәрәҗәдә тотып булганын үзенең үрнәге белән күрсәтеп торучы әнисе, әти-әнигә ярдәм итәргә, эне-сеңелләрне карашырга кирәгенә юл күрсәтүче абыйсы-апасы аңа бары тырыш, намуслы хезмәт белән генә бу дөньяда лаеклы яшәргә мөмкин икәнен төшендерәләр.

    15 яшь – һөнәр сайлау, мәктәп тәмамлау чоры. Һөнәрнең иң гоманлысын сайлый ул: Урта Тигәнәле урта мәктәбен тәмамлагач Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1981 елда аны тәмамлап Түбән Кондрата урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый, Казан дәүләт университетының юридик факультетына читтән торып укырга керә. Киләчәккә зур өметләр баглый ул. Нишлисең, тормыш юлы борма-борма, сикәлтәле дип юкка гына әйтми халык. Адәм баласын борылышларда киртәләр дә, шатлыклар да көтеп тора. Шуның белән кызыклы да инде ул тормыш. Әгәр барысы да шома гына барса, кызыгы да булмас иде, мөгаен. Иң әһәмиятлесе: тормыш җилләре көтмәгәндә каккач, егылмыйча тураеп басу өчен үзеңдә көч табу, бөгелмичә сайлаган юлыңнан алга атлау. Бу бар кешегә дә хас түгел.

    Гомер баскычлары әнә шулай бер-бер артлы яулана тора. Борма юллар Марс Касыйм улын, баштан Родники мәктәбенә, ә аннан Коры Көрнәле авылына алып килә. Коры Көрнәле мәктәбендә 3 ел мәктәп директоры, 12 ел тарих, җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгәч яраткан һөнәреннән аерылып торырга туры килә. Көрнәле үзидарә советы рәисе вазифасын 8 ел башкарырга туры килә аңа. Шушы елларда авылга асфальт юл салу, авыл мәдәният йортына зур ремонт үткәрү, күп еллар җир астында ятып искергән су трубаларын алыштырып яңа системага күчү кебек авыл өчен әһәмиятле булган эшләр эшләнә. Авылның кырыкмаса-кырык төрле мәшәкатьләре санап бетерә торган түгел... 2005 елдан ул кабат Коры Көрнәле мәктәбендә, тарих, җәмгыять белеме, хезмәт укытучысы була. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше Дәмирә Гайфуллина болай ди: “1985 елның августында Коры Көрнәле сигезьеллык мәктәбенә дурт яңа белгеч килдек. Безнең арада мәктәпнең яңа директоры Фатыйхов Марс Касыйм улы да бар иде. Минем хезмәт кенәгәсендәге беренче язу да аның кулы белән язылган. Шул көннән ул безнең мәктәпкә, авылга тугры калды. Монда үзенең мәхәббәтен тапты. Гаилә корды.

    Резидә Салаховна белән үзләре кебек үк тәрбияле, эш сөючән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзер оныклар сөяләр. Без күп еллар Марс Касыйм улы белән бергә эшләдек. Ул - үз фәнен тирән белүче, балаларны үз янына туплаучы чын педагог. Ул балаларда тарих фәненә кызыксыну уятты. Шулай ук хезмәт дәресләрендә егетләрне кул эшләренә өйрәтте. Укучылары аны бүген дә ихтирам белән искә алалар. Марс Касыймовичны якынлашып килүче юбилее белән котлыйм. Резидә Салаховна белән пар канат булып, сау- сәламәт, бәхетле тормышта, балалар, оныкларга сөенеп озын-озак яшәүләрен телим. Мәктәбебез эшләп торган булса, бу котлаулар бар коллектив исеменнән, башкачарак яңгырар иде” ди ул.

    Әйе, 2013 елда авыл мәктәбе башлангыч мәктәп итеп үзгәртелгәч, дистәгә якын укытучы эшсез, кирәксез булып калды. Урау юллар Марс Касыйм улын кабат үзенә белем һәм тәрбия биргән Урта Тигәнәле урта мәктәбенә алып килә. Шушында кышкы бураннарда, язгы юлсызлыкта 6 ел 25 чакрым йөреп эшләү алтын яшенә җитеп килүче кеше өчен җиңел түгел, әлбәттә. Тик без бит чыдам булырга, башлаган юлыңны ахыргача үтеп бетерергә өйрәнеп үскән буын. Шөкер бу юллар да артта калды.

    Гомер баскычларын узганда Аллаһы Тәгалә мул бүләкләгән шул Марс Касыйм улын: баксаң, 55 яшенә кадәр әти киңәшенә таяну, 60 яшькә кадәр һәркөн “әни” дип дәшү һәркемгә насыйп әйбер түгел. Апа, абый, эне, сеңелле булып барысына урта булып тору да бар кешегә эләкми. Ниһаять, “улым”, “кызым” дияргә улы-кызы, кулына алып сөяргә ике оныкасы, тупылдап торган ике оныгы бар аның. Шушы үзе бәхет түгелмени. “Әти безгә нотык укымады, сүз белән артык йогынты ясамады. Ул үзенен үрнәге белән безгә кешеләр арасында кеше булып кала белергә, үз-үзенне, гаиләңне, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Үзенең әти-әнисенә, туганнарына мөнәсәбәте белән гаиләңне яратырга, аннан да кадерле нәрсә юк икәненә төшендерде. Без гаиләдә ямьсез, күңел кайтаргыч күренешләр күреп үсмәдек” диләр балалары.

    – Минем игътибарымны тарткан сыйфатлары шул булды: тәлинкәдән беркайчан соң кисәкне алып капмады (башкаларга ризык калсын), бик ачуы килгән кешегә дә чокыр казымады, кешенең өметен өзәргә ашыкмады. Ә андый моментлар булмады түгел. Еш кына башкалар хакына үзенә кыен эләкте. Балаларны үстергәндә йомшаклык белән, яхшылык белән эш итте, каты куллы булмады. Минем белән очрашканнан алып бүгенге көнгә кадәр, шөкер, карашларыбыз бергә юнәлгән булды. Бер-беребезне хөрмәт итеп, ят хисләр белән рәнҗетешмичә яшәдек. Холыкларыбыз төрле булгач, килешмәүләребез дә булмады түгел, савыт-саба шалтыраулар да булгандыр, ләкин соң чиктә без уртак фикергә килә белдек. Мин аңа рәхмәтле. Хәер, нигә әле үткән заман белән сөйлим. Җырдагыча, “алда гомер бар әле”! Балаларыбызга булышасы, оныкларыбызны үстерешеп, тормышка бастырышасы бар. Тормыш дәвам итә!”

    Ир кеше йорт салырга, агач утыртырга, ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар халыкта. Марс Касыйм улы йорт та салган, лаеклы ул да үстергән, өе гөрләп җимеш бакчасы эчендә утыра. Аның туган көненә йорт тутырып чәчәкләр үскән, җыеп бетергесез алмалар коелып тора.

    Язлар, җәйләр, көзләр, кышлар

    Мизгелләр кебек кенә.

    Узалар да китәләр шул

    Ияреп бер- берсенә.

    Әле генә кергән идек

    Шау чәчәкле язларга,

    Шул чәчәкләр кай арада

    Әйләнделәр алмага.

    Әйе гомеркәйләр бик тиз уза, баскычларың алда таза, нык булсын дисәң, һәр адымыңны уйлап, ашыкмыйча-каударланмыйча атларга кирәк шул. Алдагы гомер баскычларыннан атлаганда Коры Көрнәле авылында гомер итүче Марс Касыйм улына нык исәнлек, гаилә бәхете, тигезлек, муллык, уңышлар, иман байлыгы телисе килә.

     

    Гомерегезнең олы туе булсын котлы!

    Куанычлар һәм шатлыклар булсын потлы!

    Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да

    Йөрәгегез бүгенгедәй булсын утлы!

    60 яшь ул — картлыкларның сабый чагы,

    Шуның кадәр яшәп була димәк тагы.

    Кайда гына яшәсәгез торсагыз да

    Һич онытмас сезне яше- карты.

     

    Фалия ХӘСӘНШИНА,

    Алексеевск-Коры Көрнәле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: