Заря
  • Рус Тат
  • Февральдә магнит давыллары

    Халык теленә магнит давыллары дип кергән табигать күренеше - Кояштан бүленеп чыккан зарядлы кисәкчәләрнең Җирнең магнит кыры белән бәрелешүеннән барлыкка килә. Февральдә, кыш фасылының тәмамлану чорында булачак магнит давыллары көчлелеге белән аерылып торачак.

    Бу көннәр:

    15.02 - хроник авырулы кешеләргә кирәкле медикаментлар запасын булдыру зарур.

    23.02, 28.02 - җирнең магнит кыры, шулай ук, бик үк тыныч түгел.
    Магнит давыллары йогынтысын минимумга калдыру юллары да бар. Әлеге кагыйдәләрне кояш активлыгы башланганчы бер тәүлек алдан үти башлаганда, андый көннәрне җиңелерәк кичерергә мөмкин:
    • Тозлы, ысланган, баллы ризыкларны күп кулланырга ярамый;
    • Спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмаска;
    • Авыр физик хезмәт белән шөгыльләнми торырга кирәк;
    • Энергияне күп таләп итә торган чаралардан читтә торуың хәерле;
    • Авыр физик күнегүләр һәм активлык сорый торган спорт төрләре белән шөгыльләнмәскә;
    • Тынычландыргыч эчемлекләр кулланыгыз (бөтнекле, мәтеле чәй, песи үләне (валерьяна) яки пустырник төнәтмәсе);
    • Мөмкин кадәр иҗтимагый чараларда катнашмаска, негатив табигать йогынтысы вакытында күбрәк өйдә калырга тырышыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: