Заря
  • Рус Тат
  • Әфганстан сугышы хатирәләре Язмыш, язмыш...

    (Дәвамы. Башы газетабызның 18нче, 27нче март саннарында) Зәки абый Нәбиуллинның шул исемдәге мәкаләсен бирүне дәвам иттерәбез. Мондагы вакыйгалар куерганнан-куера бара һәм ул беркемне дә битараф калдырмас, дип уйлыйбыз.

    Ә җибәрелгән кеше куелган бурычны уңышлы гына үтәп, ике атнадан исән-имин кайтып та җитте. Ул җаен табып, Алиям белән очрашкан (Алиям дә, минем фатирым да тегеләрнең күзәтүе астында икән) һәм минем хатны тапшырган. Хатыным минем хатны укып, бик шатланган һәм үзе дә кыска гына җавап хаты язып җибәргән. Хатта аны үзе дә, ике баласы: кызы Гүзәлия белән улы Рәхим дә яратулары, түземсезләнеп көтүләре турында язган. Әти-әниләрдән һәм туганнардан сәлам куйган. Барысының да исән-сау булуы, мине сагынулары турында әйткән.

    Шул хат-хәбәрдән соң мин тынычлап-шатланып эшкә керештем. Ходайга шөкер, Абдулла ярдәме белән үзем турында гаиләмә хәбәр бирә алдым. Ничә еллар билгесезлектә яшәп, чит-ят җирләрдә, чит-ят кешеләр арасында бик авыр иде. Абдулла мине беркем белән дә аралашмаска, кем һәм кайдан булуым турында сөйләмәскә кисәтеп куйган иде. "Беркемгә ышанып булмый, арада әллә нинди шымчылар бардыр, башкаларның язмышында аларның кайгысы юк. Ниндидер гамәл кылганчы минем белән киңәш ит, мине ничек табарга икәнен онытма, нишләргә икәнен үзем әйтермен. Минем белән дә сакланып кына аралаш, безнең үзара мөнәсәбәтне белмәсеннәр, чөнки безне тирә-яклап төрле шымчылар: бер яктан - махсус хезмәтләр, икенче яктан Совет КГБсы күзәтеп тора", - дип, Абдулла миңа шундый күрсәтмәләрен биреп, үз эшләре белән китеп бара иде.

    Шулай итеп, әфган җирендә сугышлар дәвам итте. Еллар үтә торды. Безне эшсез тотмадылар, яралыларны ташып кына тордылар. Мин үз эшемне белеп башкардым, ризасызлык белдерүче булмады. Без, әсир табиб һәм шәфкать туташларын кораллы кешеләр саклады, куркыныч вакытта тынычрак башка урынга күчерәләр иде. Минем хатларны тагын берничә тапкыр Алиягә тапшырдылар һәм Алиямнән дә җавап хаты алып кайталар иде. Ун елга сузылган әсирлектә андый бәхет һәркемгә эләкмәгәндер әле. Әгәр дә Абдулла булмаса, белмим, минем белән ниләр булып бетәр иде, дип уйлана идем моңсу чакларда", - дип сүзен тәмамлый Әхмәт.

    - Берничә елдан соң Әхмәтемнән хәбәр алгач, дөньям яктырып, тормыш-көнкүрешем үзгәреп, күңелем күтәрелеп китте. Урамга чыгып, "Ул исән!" - дип кычкырасым килде. Ләкин кычкыру түгел, ул турыда да әйтергә ярамый иде. Әле болай да күзәтүләрен гел сизеп һәм күреп тора идем. Балалар үсте, берьялгызым дип зарлана алмыйм, Аллага шөкер. Әти-әниләребез һәм туганнарыбыз барысы да булышты. Үзем гел шул хастаханәдә эшләдем, эшем яхшы барды, мактыйлар иде. Ирем китеп югалганга хезмәттәшләрем дә кызганалар иде. Алар, әлбәттә, аның кайда икәнлеген чамалыйлар иде. Тик хаты-хәбәре булмау гына борчый иде безне. Үлгән булса, хәбәре булыр, югалса, югалды, дип белгертерләр иде. Юк шул, билгесезлек газаплый, йөрәгемне телгәли иде. Ә хәзер ул исән-сау. Тик яши һәм эшли торган урыны бик каты сер итеп саклана икән, ул турыда беркем дә белергә тиеш түгел. "Кайчан кайтасым әлегә билгесез", - дигән бит. Соңгы елларда тагын берничә тапкыр: "Исән-саумын, көтегез, кайтырмын", - дигән хәбәрләре килгәләде. Ә без шул хәбәрләр белән кайтасына өметләнеп яшәдек. Балалар үсте: кызыбыз Гүзәлиягә - 12, улыбыз Рәхимгә дә ун яшь була инде. Ә алар: әтисе белән улының берсен-берсе күргәннәре юк әле.

    Кайту

    - Менә, ниһаять, 10 елга якын сузылган мәгънәсез сугышны туктаттылар, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башладылар. Ләкин безнең, ягъни әсирлектә булган табибларның язмышы башта билгеле түгел иде. Без үз вазыйфаларыбызны ул мәсьәлә хәл ителгәнче башкардык. Аннары сөйләшүләр аркылы безне дә туган якларга кайтарып җибәрделәр. Шулай итеп, Ходай рәхмәте белән сугыш та бетте, безне дә әсирлектән азат иттеләр.

    Безне башкалар каршы алды, тикшерә, сорау ала башладылар. Адресыбызны һәм анда кемнәр яшәвен язып алдылар, өй телефонын сорадылар, чөнки ул мине үзләренә кирәк вакытта чакырып алу өчен кирәк икән. Аннары: "Әсирлектә булуыгыз, анда ниләр күрүегез, эшләвегез турында сөйләмәскә, беркая да китмәскә, дип кисәттеләр, сез "под домашним арестом" һәм беркая да китмәскә дигән язу бирделәр. Чакырган вакытка килергә боердылар, килмәсәң, җәза алачаксың, хәтта ябып та куярлар, диделәр.

    - Менә Әхмәтем өйгә кайтты, барыбыз да өйдә идек, ул керүгә: "Минем кадерлеләрем Алия, кызым Гүзәлия һәм беренче тапкыр күрешәбез улым Рәхим белән", - дип кочаклап үпте һәм "Алиям, бәгърем минем, син олыгайгансың, кызыма ике генә яшь иде, хәзер инде унике тулган, ә улым минем әсирлегем белән яшьтәш, икебезгә дә унар ел, дигәч, Әхмәтемнең күзләренә яшьләр тулды, күңеле нечкәреп китте һәм аннары барыбыз да елый башладык. Мин аны кызганып кочаклап елыйм, ә балалар мине кызганып елыйлар, беребез бер сүз әйтә алмый. Ун ел - бушка әрәм булган вакыт, ун ел гомер, нәрсә өчен? Шулай елый-елый төнне уздырдык һәм йоклап кына киткән идек, телефон шалтырады, трубканы мин алдым һәм: "Әхмәтем, сине телефонга дәшәләр", - дип аны уяттым. Ә телефонда: "Нәрсә, сиңа закон юкмы әллә, давай сюда с документамы! - дип җикерделәр таң белән уятып.

    Кара көннәр, йокысыз төннәр...

    Шуннан башлады инде. Һәр көнне диярлек допроска чакыралар, барган саен гел бер нәрсә: "Нигә безнең дошманнар ягында эшләдең, нигә качмадың, нигә әсир булдың, нигә атылмадың?" - дип газаплыйлар. Хәтта йокыдан уятып төнлә дә чакыралар иде. Шул мыскыллауларга түзә алмыйча, Әхмәт телефонны бәреп ватты, ә тегеләр: "Саботаж", - дип бәйләнделәр. Яңа телефон куярга вәгъдә иттеләр, "кулга алабыз!" - дип куркыттылар. Мин еладым, "Зинһар, түз инде, Әхмәтем, гел шулай булмас, бәлки, - дип үтендем. - Балалар да елыйлар, курка башладылар", - дим. Чөнки Әхмәт эчеп кайткалый, әлегә кадәр, миңа эчәргә ярамый, мин - хирург, дия иде. Ә хәзер йөреп-йөреп караса да, эшкә дә алмыйлар. "Син әсирлектә булгансың, безгә каршы якта эшләгәнсең, без сиңа ышанып скальпель тоттыра алмыйбыз", - гына диләр. Бу хәлләр Әхмәтне чыгырыннан чыгара иде. Ул эчеп кайта башлады, кызып китүчәнгә әйләнде, өйгә кайткач, тавыш чыгара, миңа да, балаларына да кычкыра, бәйләнә, начар сүзләр әйтә. Мин аптырашта калдым, нишләргә дә белмәдем. Әти-әниләргә белгертеп, аларны кайгыга салырга теләмәдем. Аларга сөйләргә туры килмәде - Әхмәтнең ничек үзгәргәнен үзләре килгәндә күрделәр. Ул аларны да тыңламады, һаман бозыла барды. Без инде балалар белән өйдә кунарга да курка башладык. Безгә төнлә дә тынгы юк иде. Без инде күршеләрдә дә кунгаладык, подъезд баскычы астында, җыештыручының чиләк-швабралары арасында да төн уздырдык. Аннары мин балаларны әби-бабаларына илтеп бирдем.

    Ә Әхмәтне тәүлекнең төрле вакытында чакыруларын дәвам иттерделәр, әгәр ул исерек булса, машинага салып, айныткычка илтәләр һәм берничә көн өйгә кайтармыйлар иде. Кайтканда аның күз төпләрендә "фонарь"лар була иде. Аны шулай "айнытканнар", күрәсең. Берни дә булышмагач, аны берничә айга "хулиганлык" өчен ябып та куйдылар...

    Психушка

    Төрмәдә ялгызы гына ябулы булгач, бөтенләй психик авыруга әйләнгән, үзен-үзе белештерми башлаган, тынычландыра торган уколлар кадаганнар. Аннары психушкага урнаштырганнар һәм шуннан соң аны өйгә дә кайтармадылар, янына да кертмәделәр. Анда инде аларны башкача карыйлар: тыныч кына ятсын, артып мәшәкать тудырмасын, дип, уколларны һәм медикаментларны жәлләмиләр. Мин үзем дә, әти-әниләр дә төрле инстанцияләргә йөреп карадык, беркем берни әйтә алмый: кайсы - закон шундый, кайсы -боерык, ди. Шулай итеп, айлар узды, ә аны чакырмадылар да, күрсәтмәделәр дә, гел "лечили" һәм... "залечили".Саубуллашырга да булмады...

    Шуннан соң тормышыбызда тагын кара көннәр башланды. Дөньяның яме дә, кызыгы да калмады. Еллар уза торды, балалар зурайды, үзем гел шунда - хатын-кызлар янында: карыйбыз, дәвалыйбыз, бала табарга булышабыз. Ә күңелемдә бушлык. Башкалар минем халәтне күреп кызганалар, кайгы-хәсрәтемне уртаклашалар, кайсы төрле киңәшләр бирә, ә кайсысы, тап үзеңә берәрсен, ялгыз яшәмәссең бит гомер буе, ди. Ә минем җавабым бер: "Алар кайгысы түгел әле миндә", - дим.

    Әлбәттә, миңа туры караучы ир-егетләр дә юк түгел иде. Алар мине сынап карыйлар кебек тоела иде миңа. Минем андыйларга исем китмәгәнне күреп, үзләрен кыен хәлдә калдырасылары килмидер. Шулай да берсе - миннән яшьрәге, өйләнмәгәне (минем белән бер хастаханәдә эшли иде) миңа якынаерга теләвен башкаларга караганда күбрәк сиздерә башлады. Аның белән коридорда очрашканда берничә җөмлә белән сөйләшеп тә алганыбыз бар иде. Ул сүз белән бик ышандыра белә, кем әйтмешли, хатын-кызларның "башына җитә торган" кеше иде. Менә шуңа мин дә ышанып куйдым, яныбызда бер иптәш булыр, кайгы-хәсрәтләрем бераз онытылыр, дигәндәй, мин моның белән сөйләшеп йөри башладым. Сәбәп табып, бу минем өйгә дә килгәли, балаларны да "ярата", күчтәнәчләр алып килә. Балалар зур бит инде: кыз - 15тә, ә малайга - 13 яшь. Аллага шөкер, үсәләр.

    (Ахыры бар)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: