Заря
  • Рус Тат
  • Фотофакт: алар тапкан акча янчыгына 71 ел. Аның эчендә нәрсәләр булган...

    Теләсә кайсы намуслы кеше, урамда чит-ят нәрсә очратса аны хуҗасына кайтарырга омтыла.

    Эшчеләр акча янчыгы тапкач, аны хуҗасына кайтарырга теләгәннәр. Дөрес, аларның берсе дә бу янчыкның хуҗасы табылуга ышанмый, чөнки акча янчыгына - 71 ел!

    Бу хәл Айоведа (Talent Factory Theater) "Фабрика Талантов" дигән театрны реставрацияләү вакытында килеп чыга. Акча янчыгы идәндәге ике такта арасындагы ярыкка төшкән була.

    Эшчеләр бу табышны кулларына алгач, ул бөтенләй башка вакытныкы икәнлеген аңлыйлар.

    Аның эчендә ике төсе чыккан фотосүрәт, бойскаутлар карточкасы һәм хәтта сугыш чорындагы азык-төлек карточкалары булган.

    Клэр МакИнтош исеменә кулдан язылган визит карточкасы.

    Егетләрнең максаты: янчыкның элеккеге хуҗасын эзләп табу була. Кызганыч, карточкада язылган телефон номеры искергән һәм кулланылмый.

    Авыр эзләнүләрдән соң алар 85 яшьлек Клэрны барыбер табалар. Янчыгын югалтканда Клэрга нибары 15 яшь була.

    http://vmirechudes.com/oni-nashli-etot-koshelek-kotoromu-71-god-vot-chto-bylo-vnutri-nego-2/ чыганагыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: