Заря
  • Рус Тат
  • Газетага язылу төгәлләнүгә ике атна калды

    Район башлыгы Владимир Козонков үзенең катнашуы белән "Әти-әниләреңне һәм туганнарыңны язылдыр" акциясенә ярдәм итте. Владимир Константинович район һәм республика басмаларының берсенә үзенең туганнарын язылдырды. Моннан тыш, "Заря" газетасына районыбызның почетлы гражданнарын яздырырга да карар ителде.

    Исегезгә төшерәбез: гадәти язылудан тыш, укучыларыбыз альтернатив язылудан да файдалана алалар. Болай иткәндә бәя нибары 450 сум гына тәшкил итәчәк. Мондый бәя почта хезмәтләрен исәпкә алмаганлыктан килеп чыга. Хөрмәтле укучыларыбыз, "Заря" һәм "Таң" газеталарына сез редакциябезнең реклама бүлегендә языла аласыз.
    Мәгълүматлы булу һәрвакыт җәмгыятьтә кешенең тоткан урынын һәм әһәмиятен билгели торган күрсәткечләрнең берсе булды. Бүген мәгълүмат ташкыны кеше аңын томалый, аны интернет продукциясенә бәйле итә, ә ул, йомшак кына итеп әйткәндә, гел гадел һәм файдалы да булмаска мөмкин.
    Ресурслар файдаланучыда агрессия, канәгатьсезлек хисе тудыра. Аңарда (бигрәк тә яшьләрдә) хезмәткә һәм иҗат итү сәләтенә зәгыйфьлек китерә.
    Район матбугаты һәм интернет-басмалар бүген укучыга уңай һәм дөрес мәгълүмат бирергә тырышучы хәзерге заман массакүләм мәгълүмат чараларының бик аз вәкилләренең берседер, мөгаен. Кайбер укучыларның шелтәләүләренә дә карамастан, без нигезсез тәнкыйтьтән гади генә бер сәбәп аркасында качабыз.
    Элек матбугатның тәэсир итү көче дигән төшенчә бар иде. Ул җирле совет хакимияте чаралары системасында, кайчак финанс инструментыннан (өстәмә акча алырга мөмкинлек бирүче кыйммәтле кәгазьләр һәм активлар) башка эшләде. Бүген каты бюджет шартларында район җитәкчелеге бөтен тырышлыгын беренче чираттагы бурычларны хәл итүгә юнәлдерә, бу хакта газета язып тора.
    Без кешегә акыл сатмыйча яши алмаучы, үзләренең борын төпләрендә генә нәрсә булганын күрмәүче тәнкыйтьләүчеләр, ярый әле алар аз, сүзенә колак салмыйбыз.
    Басмабызда өстенлек элеккечә үк райондагы уңай казанышларга һәм кешеләргә бирелә, без аларның хезмәтләре турында һәрдаим язып торабыз. Без район җитәкчелеге, күп кенә хезмәтләр белән актив хезмәттәшлек итәбез.
    Үзара аңлашып яшәү һәм эшләү безгә райондагы бөтен вакыйгаларны белеп торырга һәм яктыртырга мөмкинлек бирә. Без әллә ни күп акчасы булмаган кешеләргә ярдәмгә килеп, түләүле мәгълүматны түләүсез бастырабыз, моның өчен аны әңгәмәгә яисә социаль әһәмиятле мәкаләгә әйләндерәбез.
    Без моны үзебезгә зыян китереп эшлибез, чөнки безнең хезмәт хакыбыз нигездә рекламадан килгән керемгә бәйле. Яңа 2017 ел алдыннан Татфондбанктагы азмы-күпме акчабыздан колак каксак та, безгә үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләрне аңлыйбыз һәм аларның хәлләренә керәбез.
    Бүген безнең 3500 мөштәриебез бар, бу асылда 10 меңнән күбрәк укучы дигән сүз. Әгәр сез, җитәкчеләр, хезмәтчәннәрегезнең райондагы барлык уңай вакыйгаларны белеп торуына булышсагыз, алар тагын да күбрәк булачак.
    Моның өчен без альтернатив язылу оештырдык. Аның бәясе - ярты елга 450 сум. Сезнең шул арзан бәягә турыдан-туры безнең редакциядә язылу һәм газетаны атнага ике тапкыр шулай ук редакциядән килеп алу мөмкинлегегез бар.
    Бу авыл хуҗалыгы идарәсе белән янәшәдә яшәүчеләргә бигрәк тә уңайлы. Газетага почта аша язылу белән редакциягә килеп язылу арасында аерма 200 сумнан артык. Халыкның аз тәэмин ителгән катлаулары өчен бу зур сумма.
    Хәзер редакциядә зур булмаган яшьләр коллективы эшли. Чиктән тыш оптимальләшергә туры килде. Әгәр сизгән булсагыз, газета артык корылыктан, рәсмилектән арына бара. Без тырышабыз. Ә бу - иң мөһиме.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: