Заря
  • Рус Тат
  • Гөлшат белән Назлыгөл – ОЛИМПИАДА ПРИЗЕРЛАРЫ

    КҮПТӘН ТҮГЕЛ БАШКАЛАБЫЗ КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА ҮТКӘРЕЛГӘН ОЛИМПИАДАГА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ. ОЛИМПИАДАНЫҢ МАКСАТЫ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮ, 8-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА УКУЧЫЛАР АРАСЫНДА СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАРНЫ АЧЫКЛАУ ИДЕ. ПРИЗЕРЛАР АРАСЫНДА 2 НЧЕ АЛЕКСЕЕВСК УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ ТАЛАНТЛЫ, ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ, БАЛАЛАРГА БЕЛЕМ БИРҮДӘ ҮЗЕН АЯМЫЙЧА ЭШЛӘҮЧЕ УКЫТУЧЫСЫ...

    - ОЛИМПИАДАДА РЕСПУБЛИКАНЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫ ҺӘМ ШӘҺӘРЛӘРЕННӘН МУНИЦИПАЛЬ ТУРДА ҖИҢЕП КИЛГӘН УКУЧЫЛАР КАТНАШТЫ. КЫЗЛАРГА ҖИҢҮ ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ, ЧӨНКИ ИҢ КӨЧЛЕЛӘР ЯРЫШТЫ. ОЛИМПИАДА ЗУР ӘЗЕРЛЕК ТАЛӘП ИТӘ. ИҖАДИЛЫК, ЛОГИК ФИКЕР ЙӨРТҮ, ӘДӘБИЯТ ТЕОРИЯСЕ БУЕНЧА ТИРӘН БЕЛЕМГӘ ИЯ БУЛУ, ЯЗУЧЫ ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘРНЕҢ ИҖАТЫН АНАЛИЗЛЫЙ БЕЛҮ СОРАЛА.
    БЕЗНЕҢ УКУЧЫЛАР СЫНАУНЫ УҢЫШЛЫ ҮТТЕЛӘР. ҮТКӘН ГАСЫРЛАРДАГЫ ВАКЫЙГА ҺӘМ КҮРЕНЕШЛӘРНЕ БҮГЕНГЕ КӨН БЕЛӘН БӘЙЛӘП, ҮЗ ФИКЕРЕҢНЕ БЕЛДЕРҮГӘ НИГЕЗЛӘНГӘН БИРЕМ ДӘ БАР ИДЕ. БУ МӘСЬӘЛӘДӘ КЫЗЛАРГА УҢЫШ БИГРӘК ТӘ ЕЛМАЙДЫ. ЧӨНКИ БУ СОРАУГА БЕЗ БИК НЫКЛАП ӘЗЕРЛӘНДЕК. УЛ ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ БУЕНЧА ИДЕ. БЕЛГӘНЕБЕЗЧӘ, АНЫҢ ТУУЫНА БЫЕЛ 200 ЕЛ ТУЛДЫ. ИСЕМНӘРЕ ГАСЫРДАН-ГАСЫРГА КҮЧЕП БАРГАН ОЛЫ ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ ШАКТЫЙ.
    АЛАР - КӨЧЛЕ РУХЛЫ, ҮЗ СҮЗЕН ӘЙТӘ АЛА ТОРГАН ЗЫЯЛЫ ШӘХЕСЛӘР. ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ - ГАЛИМ, ДИН ӘҺЕЛЕ, ФИЛОСОФ, МӘГЪРИФӘТЧЕ, ЭТНОГРАФ, АРХЕОГРАФ, МӨГАЛЛИМ. АНЫ "ТАТАР ТАРИХЫ АТАСЫ" ДИЯРГӘ МӨМКИН. ЧӨНКИ ЗАМАНЫНДА ШИҺАБЕТДИН ХӘЗРӘТНЕ БОРЫНГЫ ГРЕК ТАРИХЧЫСЫ, "ТАРИХ АТАСЫ" ГЕРОДОТ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРГАННАР, ҺӘМ БУ ДӨРЕС ТӘ.
    ШУЛ УК ВАКЫТТА АНЫҢ ЭШЧӘНЛЕГЕН ТУЛЫСЫНЧА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ АЛМЫЙБЫЗ ӘЛЕ, ЧӨНКИ ИҖАТЫ ӨЙРӘНЕЛЕП БЕТМӘГӘН. ШИҺАБЕТДИН ХӘЗРӘТНЕҢ "ҮТКӘНЕН БЕЛМӘГӘН ХАЛЫКНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК", ДИГӘН СҮЗЛӘРЕН БЕЗ ИНДЕ ИКЕ ГАСЫР БУЕ АСЫЛ БЕР КАГЫЙДӘ КЕБЕК КАБУЛ ИТӘБЕЗ.
    АНЫҢ " ТЕЛ БЕТСӘ, ДИН ДӘ, МИЛЛӘТ ТӘ БЕТӘ" ДИГӘНЕН, ТАТАРНЫҢ ДӨНЬЯДА ЛАЕКЛЫ УРЫН АЛЫРГА ТИЕШЛЕГЕН ТӨП МАКСАТ ИТЕП, БӨТЕН ГОМЕРЕН ҮЗ ХАЛКЫНА БАГЫШЛАВЫН ТАГЫН БЕР КАТ ИСКӘ ТӨШЕРӘБЕЗ. ТАТАР ТЕЛЕНӘ БЕТҮ КУРКЫНЫЧЫ ЯНАГАНДА, БЕЗ КЫЙБЛАБЫЗНЫ ШУНДЫЙ ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗГӘ КАРАП ТУРЫЛАРГА ТИЕШБЕЗ. ШУЛ ФИКЕРНЕ АНАЛИЗЛАРГА ТЫРЫШКАННАР КЫЗЛАР.
    Минемчә, Гөлшат һәм Назлыгөл үзләренең татар әдәбиятын, аның үткәнен яхшы белүләрен, үз туган телләренә тугрылыклы булуларын күрсәттеләр. Форсаттан файдаланып, аларның гаиләләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Гаилә ярдәменнән башка мондый нәтиҗәне күз алдына да китереп булмый. Чөнки Лилия һәм Гөлфия үрнәк әниләр генә түгел, ә бәлки татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр дә. Кызларыбызның бүгенге уңышы - унбер ел бергәләп эшләүнең нәтиҗәсе ул.
    Гөлшат, Назлыгөл, сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз! Уңышлар телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: