Заря
  • Рус Тат
  • Гөлсинә Тәлгат кызы Шамаеваны юбилее белән котлыйлар

    Әниебез – олы бәхетебез. Әниләрнең җылы кочагы безне гомер буена җылыта.

    «Әни», «әнием», «әнекәем» сүзләре җир йөзендә иң борыңгылардан саналса да, барлык телләрдә дә алар бертөсле матур, ягымлы яңгырыйлар. Никадәр яхшылык, эчке җылылык яшеренгән бу сүзләрдә! Юк, сүзләрдә дип кенә әйтү дөрес булмас, болар барысы да олы йөрәкле кешедә - безнең әниебездә! Әйе, безнең иң кадерле кешебез - әниебез Гөлсинә Тәлгат кызы Шамаева.

    Әниләр турында сүз башлаганда, иң элек туып-үскән йорт, чәчәкле-чирәмле ишегалды искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул - берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат. Әниләрнең җылы кочагы безне гомер буена җылыта. Әниләребез безгә киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирә, безнең өчен гомер буена борчыла, кайгырта.

    1960 елның 17 июнендә, ямьле җәй аенда Фәүзия һәм Тәлгат Кыямовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә әни. Акыллы, тырыш бала булып үсә ул. Мәктәпне тәмамлап, 17 яшьлек кыз Чистайга тегүчелек һөнәре буенча эшкә китә. Биредә озак эшләргә туры килми аңа, ел ярым хезмәт куйганнан соң, әниебез, туган авылына кайтып, әтиебез Рәфкат белән гаилә корып җибәрәләр. Шул көннән башлап, гап-гади, тыйнак, сабыр, игелекле әниебез тормыш юлы буйлап горур атлый башлый. “Алга” колхозында дуңгызчылык фермасына дуңгыз караучы булып эшкә керә һәм утыз ел буе биредә хезмәт куя. Алны-ялны белмичә, көн дә иртүк фермага йөри. Авыл җирендә эш урынын сайлау мөмкинлеге юк, эшнең булуы үзе зур бәхет. Беренче елларда ук тырыш һәм хезмәт сөючән әниебез югары күрсәткечләргә ирешә. Хезмәттәшләре белән дә уртак тел табып, дусларча аралашып, ярдәмләшеп эшли алар. Сынауларны да нык көч, зур ышаныч белән җиңеп яши белә, хезмәтне дә сөеп, җиренә җиткереп башкара. Дуңгызчылык фермасы беткәннән соң, әни терлекчелек фермасында башта орлыкландыручы, соңрак – сыер савучы булып эшли башлый. Бүгенгесе көндә инде әниебез лаеклы ялда.

    Шатлык-кайгыларны да күп күрергә туры килә әниебезгә. Аеруча да 1998 ел аның тормышында иң авыр елларның берсе булгандыр, мөгаен. Иң башта зәмһәрир суыклы гыйнвар аенда бертуган абыйсы Әлхат якты дөньялардан китеп бара. Аның ярасыннан арынырга да өлгерми, 38 яшендә әле белемле дә, тормышлы да булмаган ике кызын һәм кечкенә 6 яшьлек улын тотып тол кала әниебез. Әйе, көтмәгәндә генә әтиебезне югалту бик авыр булды. Әле җитмәсә, картаеп килүче кайнана һәм ерак кына туган тиешле әби дә (без аны Тәти апа дип йөртә идек) әни кулына кала. Әллә ялгыш, әллә язмыш... Әтиебез артыннан, ярты ел да үтми дәү әни, аның артыннан Тәти апа да ахирәткә күчә. Соңрак үз әти-әнисен дә зурлап соңгы юлга озатты ул.

    Әниебез өч баласын да акыллы, мәрхәмәтле итеп, хезмәтне яратырга өйрәтеп, үстерде. Язмышның бик күп сынаулары аша узса да, ачык йөзле, киң күңелле, ачу сакламаучы кеше булып кала белде ул.

    Бүгенгесе көндә дә әниебез һәрчак үрнәк булырлык уңган хуҗабикә, безгә, өч баласына, гомер бүләк итеп, җылы кочагында үстерүче газиз Ана, җиде оныгына назлы дәү әни. Һәркемне ул ачык йөз, сый тулы өстәлләр белән каршы ала. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, иң зур шатлыгыбыз, бәхетебез, горурлыгыбыз ул безнең. Еллар үткән саен күңел һаман да әле аның назына омтыла, аның барлыгын, җылысын тоеп яшәү безгә зур көч бирә.

    Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә исән-сау булып, якыннарыңның җан җылысын тоеп, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, шатлык-куанычларда озак еллар яшәргә насыйп итсен. Рәхмәтләргә hәм рәхәткә төренеп яшә әни!

    Иң изге теләкләр белән – балаларың, оныкларың, кодагыйларың.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: