Заря
  • Рус Тат
  • Хадичә Баһаветдинованың авыр юллары

    Күптән түгел хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне һәм күп балалы ана Хадичә Габдрахман кызы Баһаветдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Хадичә ишле гаиләдә туа. Әтисе - столяр, әнисе ипи пешерүче булып эшли. Татар мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлаганнан соң әти-әнисенең кушуы буенча укуын Биләрнең җидееллык мәктәбендә дәвам иттерә.

    Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләрдә эшләп йөри. Шулай ук шушы авыр елларда аңа Чистайда аэродром төзелешендә эшләргә туры килә, ә аннары кызны Мәскәү янына торф чыгарырга җибәрәләр.

    Сугыш тәмамланганнан соң кече ватанына кайта, анда Вахитов исемендәге колхозда эшли башлый. Озакламый сугыштан кайткан Гаязга кияүгә чыга. 1947 елда яшь гаилә Алексеевскига күчеп килә. Баштан Хадичә Габдрахман кызы район газетасында эшли.

    Ләкин хезмәтенең күп өлешен әзерләүләр конторасына багышлый. Аларның гаиләсендә алты бала туа, һәм Хадичә апа I дәрәҗәдәге "Ана" медале белән бүләкләнә. Аның барлыгы 13 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар. Өстәвенә олы оныкчыгы ВУЗ тәмамлап, аспирантурада укый, икенчесе Кирилл армиядә хезмәт итә. Туган көнендә аны юбилее белән котлау өчен туганнары һәм якыннары бик күп килде. Юбилярша үзе әйткәнчә, бу көнне ул котлаулар кабул итә-итә арып беткән, ләкин бу аңа бик ошаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: