Заря
  • Рус Тат
  • Хатирәләр йомгагын сүткәндә

    Авыр сугыш еллары турында истәлекләрне миңа әнием сөйләде. Дөрес, минем әнием сугыштан соң күп еллар үткәч дөньяга килгән. Әниемә бу турыда бабаем Шамил сөйләгән. Кайбер истәлекләрне бабаем миңа да сөйләде.

    Миңа әнием истәлекләрнең икенче төрле "хатирәләр" дип аталуын әйтте. Шуңа күрә, үземнең бу язмамны мин " Хатирәләр йомгагын сүткәндә" дип атарга булдым.

    Менә шул хатирәләрне, үзем аңлаганча, мин сезгә дә сөйләргә телим, - дип башлап җибәргән "Җиңү җыры" әдәби конкурсына язган эшен 3 нче Алексеевск урта мәктәбе укучысы Камилә Хәсәншина (җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Кутуева).

    - 1941 елның 22 июнь иртәсе... Кешеләргә кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоелган. Бөтен авыл буенча таралган куркыныч хәбәр авыл халкын борчуга салган: сугыш башланган.

    Авыл халкы ыгы-зыгы килгән. Бөтен кеше эшен ташлаган. Колхоз идарәсе ишеге өстенә эшләпәле радиоалгычны көйләгәннәр һәм аннан сугыш хәбәрләрен өзлексез хәбәр итеп торганнар.

    Шул җан өшеткеч хәбәрнең икенче көне. Түбән Тигәнәле авылында аркасына биштәр аскан ир-атларны авыл очындагы кыр капкага әти-әниләре, хатыннары, бала-чагалары, сөйгән кызлары, авыл картлары тәкъбир әйтеп озата килгәннәр.

    Алар фронтка китүчеләр булганнар. Бабайлар авылдашларына исән барып, исән кайтыгыз, дип изге теләкләр теләп, догалар кылып калганнар. Авылда көн саен шул хәл кабатланган. Көн саен 7-8 ирне сугышка озатканнар.

    Һәр йорттан диярлек кем дә булса сугышка киткән. Өйләрдә: "Менә бүген иремне озаттым", "Иртәгә улларым китә", - дигән борчулы сөйләшүләр ишетелеп торган.

    Җәй аеның аеруча саф һәм сандугач сайравы белән тулган аяз иртәсе. 1941 елның 24 июне, сишәмбе көн. Кечкенә генә салам түбәле йорттан үксеп-үксеп елаган кечкенә бала тавышы ишетелә. Сабыйның әнисе үз баласын күкрәгенә алып, юата- юата, әкрен генә бишек җырын суза.

    Аннан әтисе дә, кызын юатыр өчен, көчле, киң күкрәгенә кыса. Бала бер мәлгә тынып кала һәм үзенең үтә яшел күзләре белән әтисенә карый. Әйе, шушы күзгә- күз очрашу мизгеле минем карт бабам тормышында соңгысы булган.

    Карт әбием Хәнифәнең кызчыгы белән өч кенә ел бергә яшәп калган ире Хәйдәрне соңгы тапкыр күрү мизгеле шулай булган. Карт бабам Хәйдәр: "Ярый, хушыгыз, ике чибәркәем, дип, әбием белән туган апамның бит очыннан "пәп" итеп алган да, атка утырып, Биләр хәрби комиссариатына киткән. Хушлашканда бабам карт әбиемнең карынында туачак ике игезәк малае калганын уйламаган да.

    ...1942 елның 9 марты. Фазуллиннар гаиләсендә таң атканда ике игезәк малай дөньяга аваз салган. Карт әбием аларга Камил һәм Шамил дип исем биргән. (Шамил - минем әниемнең әтисе, минем бабаем). Яшь әнинең бу сөенечен тизрәк иренә дә җиткерәсе килгән.

    Тик малайлар туып, берничә көн үтүгә әбиемә бабамның үле хәбәрен китергәннәр. Әбием, тол калган барлык яшь әниләр кебек, бу хәбәрне бик авыр кичергән, шулай да өч баланы ничек тә аякка бастырырга тырышкан.

    Шулай көннәрнең берсендә капкадан күрше авылдан Шәфыйк абый килеп кергән. Ул сугышның беренче көненнән үк бабам белән бергә булган икән. Шәфыйк абый әбием Хәнифәгә иренең ничек һәлак булганын сөйләргә килгән икән, чөнки ул бу хәлне үз күзе белән күргән (әнием әйтүенчә, бәлки бу абыйның исемен ялгышабыздыр, ул авыл кырыенда яшәгән).

    ...Алар берничә солдат окопта булган. Карасалар, ерак түгел дошманнар күренгән. "Хәйдәр түзеп тормады, окоптан башын тыкты, тик шулчак нәкъ аның янына снаряд төште һәм аның башын өзде..." - дип авыр хәбәрне сөйләгән Шәфыйк абый.

    "Шуңа да башка балалар әтиләрен сугыштан көткәндә безгә бик авыр иде. Чөнки безнең көтәр кешебез, өметебез юк иде. Билгеле, сугыш беткәч, безнең кебек ятимнәр белән авыл тулган иде", - дип искә алды Шамил бабаем.

    Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булган. Әтиләр башкара торган эшләрне балаларга башкарырга туры килгән. Барлык эшләр аларның җилкәсендә булган. Ходай ярдәм иткәндер инде, ачлыктан да, ялангачлыктан да котылып, исән калганнар.

    Бер-берсенә карата гадел булып, игезәк сыңары Камил белән булганны тигезләп бүлеп яшәгәннәр. "Шулай да, әтилеләр пальто киеп йөргәндә, без сырган фуфайка киеп үстек, әле ул фуфайканың мамыклары чыгып коела иде", - дип моңсу гына искә алды дәү әтием. Әтилеләр мәктәпкә йокыларын туйдырып килсә, ике игезәк бала ишегалдындагы бөтен карны көрәп, малларны карап килә торган булганнар.

    "Аллага шөкер, бала-чакта сыналсак та, үсеп җиткәч, һичкайчан әниебезне ташламадык, йөзенә кызыллык китермәдек. Шунысына сөенәм: хәзер үзебез дә, балаларыбыз, оныкларыбыз да - әтием Хәйдәр һәм әнием Хәнифәгә догачылар", - дип тәмамлады үзенең сүзен сугыш еллары хатирәләре йомгагын сүткән кадерле бабаем Шамил Хәйдәр улы Фазуллин.

    Мин, 5 нче сыйныф укучысы Камилә, бәхетле тормышта яшим. Безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән Хәйдәр бабаем кебек батырларга мин бик рәхмәтлемен. Намаз укыганда мин алар рухына да дога кылам. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләмнән әти-әниемә, бабама, абыема һәм барлык кешеләргә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш сорыйм.

    Җир йөзендә сугышлар булмасын, безнең балачакта Шамил бабаем кебек сугыш елы балаларының язмышы кабатланмасын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: