Заря
  • Рус Тат
  • Хезмәт итү кирәкме?

    Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр элек-элек­тән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы бул­дыңмы, димәк, син сау-сә­ламәт, таза егет. Андыйларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур булган. Армия хезмәтенә былтыр җәй китеп,...

    Ранил Әхмәтшин:

    - Пар канатлы гаиләдә яшим мин. Әти белән әниемнең тату гаилә коруына шатланам. Мәктәпне тәмамлап, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз булыр, дип, шофер һәм эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. 2014 елның июнь аенда армия сафларына алындым. Хезмәтемне Мәскәү шәһәрендә башлап җибәрдем. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәндем. Нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант бирдем. Яшь солдат курслары үткәннән соң, шул ук илебез башкаласында хәрби хезмәтнең соңгы көннәренә кадәр эчке эшләр бүлегендә хезмәт иттем. Башта әти-әни, туганнар, дуслар, туган җир бик сагындырды, әлбәттә. Аннары әкренләп ияләштем. Анда да бик күп дуслар таптым. Туган өемдә мине әти-әнием, энем, сеңелләрем көтте. Туганнар да сагындырган, билгеле.

    Ватанны саклау - ир- егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе - ныклыкка сынау үтү ул. Безнең гаилә шәҗәрәсенә күз салсак, бабаларым да, әтием дә туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр, ил чакырса, кулларына корал тотып, Ватан сагына басканнар, "Туган ил өчен!" дип сугышка кергәннәр. Ил, Ватан алдындагы изге бурычны һәр буын батырларча үтәгән. Карт бабаларым Әхмәтшин Җиһанша Гарифулла улы белән Гатин Гарифулла Гата улы Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Мин алардан үрнәк алып яшим. Иң зур рәхмәтемне әтием Рамилга әйтәсем килә. Безне, дүрт баланы, кечкенәдән спорт белән дус булырга, авырлыклар алдында куркып калмаска, түземле булырга өйрәтте.

    Әйтергә теләгәнем шул: армия - һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе ул. Әмма сез армия тормышы бик җиңел генә була икән дип уйламагыз. Анда иртән йокың туймаса да җитез генә сикереп торырга, эшлисең килмәсә дә эшләргә кирәк. Шулай да армиядән куркырга кирәкми. Армия чын ир- егет ясый. Якыннарыңның йөзенә туры карап сөйләшерлегең, теләсә нинди эшкә курыкмыйча урнаша алуың үзе бер бәхет.

    Минем теләгем бер - җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын, яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, әти-әниләр кайгы яше түкмәсен иде.

    Айдар Насыйбуллин:

    - Солдат өчен армиядә бер ел хезмәт итү әллә ни озак вакыт түгел. Бер җәй, бер кыш, бер көз, бер яз гына ич ул. Әле узган җәйдә генә хәрби хезмәткә чакырылып, инде туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайттык. Бер ел сизелмичә дә үтеп китте. Мин мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы институтында дүрт ел укып, бакалавр белгечлеге алдым. Аны тәмамлау белән армия хезмәтенә алындым. Екатеринбург шәһәрендә электрон көрәш радиосы гаскәрләре бүлегендә йөртүче булып хезмәт иттем. Урал машинасында йөрдем. Һәрбер йөртүченең машинасында станция бар, минем автобаза станциясе дип атала иде. Исеме (1л222). Шуның белән без кырларга чыга идек. Анда палаткаларда яшәдек. Армия минем өчен чын тормыш мәктәбе булды. Ул мине чыныктырды, авырлыкларга каршы торырга өйрәтте. Ир кешене эшкә алганда да беренче чиратта армия хезмәтен үткәнме-юкмы икәнлеген карап алалар бит. Димәк, кичәге солдатларны тәртипкә өйрәнгән, җитәкчене җитәкче дип белә торган кешеләр, авыр минутта иптәшенә ярдәмгә килергә әзер торучы шәхесләр, дип таныйлар. Армия хезмәте ир-егетне сабыр булырга өйрәтә, чыныктыра, авырлыклары булса да түзәрлек. Заманында армия сафларында хезмәт итмәгән егетләргә кызлар да карамаган. Бүген исә хәрби бурычны үтәмәү модада. Минем фикеремчә, егетләр үз гомерендә хәрби бурычларын үтәргә тиешләр. Яшь-җилкенчәк малайлар аннан чын егетләр булып кайталар. Кешенең фикерләү дәрәҗәсе, характеры да яхшы якка үзгәрә. Егетләргә шул гына кирәк тә бит. Уйлап карагыз: меңәрләгән акчалар түгеп, төрле авырулар уйлап тапканчы, барып кайту күпкә отышлырактыр. Туган ил алдында хәрби бурычыңны үтәп, тыныч күңел белән яшәүгә ни җитә?! Һәр ир-егетнең хәрби белеме булырга тиеш дип уйлыйм мин. Ул автоматны сүтеп-җыя һәм аннан ата белергә тиеш. Әмма аны тормышта кулланырга Ходай язмасын. Армия характер, ныклы ихтыяр көче тәрбияли. Болар тормыш өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе. Армиядә тормышның кадерен белергә өйрәндем.­

    Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә бәхетле яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең мәңге төзәлмәс йөрәк яралары. Тынычлык! Дөньяда аннан да изгерәк нәрсә бар микән? Тынычлык ул - әти- әниләрнең тырыш хезмәте, аяз күк йөзе, бер-беребезгә булган яхшылык, изгелек, барыбызның да сау-сәламәт булуы. Илләр тыныч булсын иде!

    Салават Вальщиков:

    - Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә кирәк. Сынаулар алдында сыгылып төшмәскә, авырлыкларга каршы көрәшергә, кешеләргә игелекле гамәлләр кылырга, һәртөрле очракта да кешелек дәрәҗәсен югалтмыйча, чын кеше булып калырга кирәк. Кеше күңеле бик күп хатирәләр саклый. Алар сәйлән кебек берәм-берәм, сайланып кына җыела. Бер дә онытылмас, югалмас кебекләре дә бар. Ә менә күңелгә сеңеп калганнары, гомер сукмагын үзгәрткәннәре җанда кадерләп саклана. Армия хезмәте дә егетләр тормышында бик зур урын алып торадыр, минемчә. Чын ир-егет нинди булырга тиеш? Ул гаиләнең башлыгы, киендерүче, ашатучы, яклаучы һәм саклаучы. Егетләрдә шушы сыйфатларны тәрбияләүдә армия хезмәтенең роле бик зур. Мине армиягә 2014 елның 30 июнендә озаттылар. Омск шәһәрендә присяга кабул итеп, өч атна эчендә Улан-Удэ шәһәренә җибәрделәр. Хезмәтемне бер ел десант-штурм гвардия бригадасы бүлегендә үттем. КамАЗ машинасы йөрттем, хәрби хезмәттә барлык сынауларны да уңышлы үттем, самолеттан парашют белән сикерергә дә насыйп булды. Парашюттан сикерү турында хыялланмаган ир-егет бармы икән ул?! Күрсәгез икән ул күкнең матурлыкларын... Монда физик яктан көчле, сәламәт, психикасы ныклы егетләрне генә алалар. Парашют белән идарә итү җигүле атта йөрүгә тиң. Дилбегәнең кайсын тартсаң, шул якка борыласың. Парашют белән сикергәндә иң мөһиме - кыюлык, сәламәт тән һәм көч кирәк. Мин парашюттан ун тапкыр сикердем. Беренче тапкыр сикергәндә үземне кош итеп хис иттем. Бар дөнья тып-тын, самолет инде күздән югалган була. Җирдә бар нәрсә кечкенә нокталар булып кына тоемлана. Күпме адреналин, күпме эмоция, күпме ләззәт кичерәсең. Аны болай гына аңлатып бетереп тә булмый.

    Бер ел ул әз диючеләр бар. Кемгә ничек? Көннәреңне кайда, нинди гаскәрдә, нинди кешеләр белән уздырасың бит. Миңа армия бик ошады, барганыма бер дә үкенмим. Машинада меңәр км юл үттем, дөнья күрдем. Икенче взводта "старший" булдым. Бурятиядә зур янгыннарны сүндерүдә катнаштым. Армиядә тормышны, аның кыйммәтен ныграк аңладым. Шушы бер ел миңа да тормыш мәктәбе булды, дусны дустан, иптәшне иптәштән аера белергә өйрәтте. Безнең частьта спортның бөтен төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар иде.

    Әти-әниемә миңа шундый тәрбия биргәннәре һәм бигрәк тә әтиемә файдалы киңәшләре өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Егетләргә сүзем шул: армиягә барырга курыкмагыз. Барысы да үзеңнән тора. Мин хезмәт иткән взводта тәртип бозулар, кимсетүләр булмады, безнең взвод кисәтүләр алмады. Кече яшьтән үк үзегезне армиягә әзерләгез, Ватан алдында бурычыгызны үтәгез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: