Заря
  • Рус Тат
  • Хезмәтләре билгеләп үтелде Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән

    Хезмәтләре билгеләп үтелде Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Хәйруллин Рәвис Нәкиулла улы бүләкләнде.

    "Алга" колхозының баш бухгалтеры әлеге бүләккә Алексеевск муниципаль районының агросәнәгать комплексында күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен, шулай ук 50 яше тулу уңаеннан лаек булды.

    ***
    Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Шәйхетдинова Чулпан Гаптелгазиз кызы бүләкләнде.

    Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты әлеге бүләккә Алексеевск районы халкының санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүдә күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен һәм Россия дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте оештырылуның 95 еллыгы уңаеннан лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: