Заря
  • Рус Тат
  • Хөрмәтләп искә алу Һәйкәл янында шәмнәр яңадан кабынды

    Дүшәмбе көнне, 22 июньдә - Хәтер һәм кайгы көнендә - алексеевскилылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ватанны саклаучыларны, чәчәкләр куеп һәм шәмнәр кабызып, бер минут тын торып искә алдылар.

    Көндез Мәңгелек ут янында узган митингка ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, яшь гвардия активистлары, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары җыелды. Илебезне саклап калган халыкның героик батырлыгы турындагы сүзләр белән җыелучыларга хәрби комиссар Дмитрий Дерунов, ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, Әфганстандагы һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыяте җитәкчесе Николай Гордеев, шулай ук Г. С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәп педагогы Ольга Боровикова һәм әлеге мәктәп укучылары Герман Боровиков белән Диана Мишаниналар мөрәҗәгать итте.
    Ә кич белән "Хәтер шәме" акциясендә катнашу өчен берничә йөз алексеевскилы Мәңгелек ут янына килде. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Сергей Кулев һәм аграр колледж укытучысы Геннадий Метельковның йөрәккә үтеп керерлек сүзләреннән соң бистә кешеләре, бер минут тын торып, сугыш фронтларында һәлак булган якташларын искә алдылар. Килгән һәр кешегә яшьгвардиячеләр шәмнәр тапшырдылар. Әлеге хәтер утын алексеевскилылар һәлак булган солдатлар обелискына куйдылар.
    74 елдан соң да Речное авылы кешесе Раиса Меркулова сугышның беренче көннәрен бик ачык хәтерли.
    Дүрт яшьлек кыз өчен Бөек Ватан сугышы Гроднода башлана. Аның хәрби училище тәмамлаган әтисе Георгий Федорович Листратовны 40нчы елларга кадәр Польшаныкы булган шушы шәһәргә күчерәләр. Гаиләсе белән ул анда 4 айга якын яши.
    Раиса Георгиевна сугышның беренче көнен хәзер дә хәтерли әле:
    - Иртә белән сәгать 7-8ләрдә беренче бомба без, ике офицер гаиләсе яшәгән өйнең ишегалдына төште. Бу вакытта кухняда утыра идек, кыйпылчык әнинең маңгаен тырнап үтте, ә күрше хатынының эченә эләкте. Удар стенага китереп бәрде, һәм өй ишелә башлады, мин аста күмелеп калдым. Ярый әле күрше апа мине тиз генә табып алып, казып чыгарды. Без барыбыз да бомбоубежищега йөгердек. Ишегалдында зур чокыр хасил булды, ә өйдә өстәл янында үтерелгән хатын-кыз утырып калды, ул нәрсәдер тегәме, бәйлиме иде. Шулай утырган килеш үлеп тә китте. Өйдән стеналар гына торып калды.
    Хәтеремдә, без бомбоубежищеда бүлмәләрнең берсенә кергән идек, безгә тизрәк башка бүлмәгә күчәргә куштылар. Без күчеп, ишекне яптык кына, убежищеның теге ягын бомбага тоттылар. Без анда озак утырдык. Бертуктамый носилкалар белән яралы солдатларны ташып тордылар. Алар арасында контузияләнгән әтием дә бар иде. Без аның янына йөгереп килдек һәм аның янында булдык. Берникадәр вакыттан соң ул аңына килде һәм яңадан югарыга, солдатлар янына менеп китте.
    Икенче көнне, 23 июньдә, хәрбиләрнең гаиләләрен эвакуацияләделәр. Гродноны немец гаскәрләре басып алган иде.
    Тимер юл станциясенә кадәр йөк машинасына утырып бардык, әти безне озата китте. Кырдан барганда самолетлар улавы ишетелде. Хәтта мин, 4 яшьлек кызның да, куркудан тәненә каз тиресе чыкты. Без биек булып үскән иген басуына сикереп төшеп, шунда качтык. Ә немец самолетлары безгә ата-ата берничә тапкыр өстебездән очып әйләнделәр. Әллә инде алар безне куркытырга гына теләделәр, әллә, чыннан да, могҗиза булды - барыбыз да исән калдык.
    Станциягә барып җиткәч һәм поезд китеп баргач та әле әти безгә кул болгый-болгый вагон белән янәшәдән озак йөгерде. Шуннан соң без аны бүтән күрмәдек... Аннары гына аның Белоруссия урманнарында чолганыштан чыгарга омтылганда һәлак булуын белдек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: